Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Район башлыгы Александр Шадриков чүпрәлеләрне Ураза гаете белән котлый

    Хөрмәтле чүпрәлеләр!

    Мөселман дөньясы 25 июньдә ислам диненең иң күкәм, иң бөек бәйрәме - Ураза гаете бәйрәмен каршылый. Бу бәйрәмнең нигезендә игелек, мәрхәмәтлелек, якыннарыбыз турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Ураза гаете һәркемгә көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә өндәсен. Һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык, якты өметләр алып килсен.

    Һәммәгезгә ихлас йөрәктән бәхет, тынычлык һәм иминлек телим. Ходай күңелләребезне иман, миһербан, мәрхәмәт һәм мәхәббәт нуры белән яктыртсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: