Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Район башлыгы Александр Шадриковның Корбан бәйрәме белән котлавы

    Мөхтәрәм мөселман райондашларыбыз!

    Сезне чын күңелдән Корбан бәйрәме белән котлыйм! Бу дини бәйрәм тынычлык һәм изгелек, гөнаһларны кичерү һәм якыннар турында кайгыртучанлыкны чагылдыра.

    Халкыбызның, ике милләт вәкилләренең бердәмлеге, хезмәттәшлеге-бәя биреп бетергесез байлыгыбыз. Дини кануннарны төгәл үтәп, үзара аңлашу, милләтара тынычлык шартларында, дус, тату яшәүгә һәркем үз өлешен кертер, киләчәктә дә Чүпрәле- туганлык, динара хөрмәт үрнәге булып калыр, дип ышанам.

    Бу бәйрәм мөселманнарның изге эшләрен, югары әхлакый максатларын гәүдәләндерә. Аллаһы Тәгалә сезгә һәм гаиләләрегезгә бәрәкәт һәм мәрхәмәт бирсен. Йортларыгызга иминлек һәм тынычлык иңдерсен. Чалган корбаннарыгыз-кабул, корбан гаете мөбарәк булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: