Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Республика православ җәмгыяте форумында Чүпрәледән дин әһелләре дә катнашты

    Казанда беренче тапкыр республиканың православ җәмгыяте форумы узды.

    "Татарстанда православие ислам белән бер дәрәҗәдә аерым урын биләп тора. Бу - безнең уртак рухи мирасыбызның аерылмас өлеше. Хәзерге заман шартларында рухи хәзинәләрне һәм дини культураларны саклау аеруча актуальләшә. Татарстан җитәкчелеге барлык дини конфессияләр үсеше өчен кирәкле шартлар тудырырга тырыша», - диде чарадагы чыгышында республика президенты Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук, ул бездә изге урыннарны торгызуга, җәмгыятьне рухи-әхлакый яктан үстерүгә зур игътибар күрсәтелә, дип белдерде.

    Республикада дәүләт ярдәмендә православ дине объектларын торгызу һәм төзү буенча зур эш алып барыла. 25 ел эчендә республикада 138 яңа храм төзелгән һәм тагын 39ы төзелеп килә. Дәүләт һәм муниципаль милектә булган 181 чиркәү дини карамакка тапшырылган. Казанда гына да соңгы 10 елда Казан епархиясенә храмнарны реставрацияләүгә 1,1 миллиард сум бүлеп бирелгән.

    Православ җәмгыяте форумында Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов җитәкчелегендә православие дин әһелләре: Алешкин-Саплыктан Николай Кадушкин, Зур Аксудан Иван Савельев, Матактан Иерей Вячеслав Кузьмин, Убидан Иерей Владимир Кудрявцев,Чуваш Чүпрәлесеннән Иерей Дмитрий Байгушев, Иске Чәкедән Иерей Олег Волков, Яңа Элмәледән Иерей Валерий Иванов катнашты.

    Православ форумы конференция форматында узды. Форум делегатлары резолюция дә кабул итте. "Корстон" комплексында оештырылган зур күргәзмә исә православ мәдәнияте белән якыннан танышырга мөмкинлек бирде. Шунысын да билгеләп узыйк, киләчәктә мондый дини форум ел саен уздырылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: