Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин Чүпрәлегә килде

    16 сентябрьдә район мәдәният йортында Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин һәм Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская республиканың Иделаръягы зонасына кергән районнарның хәрби комиссарлары, булачак призывниклар һәм аларның әти- әниләре белән эшлекле очрашу үткәрделәр.

    Кунакларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов җылы сәламләде. Быелның көзге чакырылышында Россия Федерациясенең Кораллы Көчләре сафларына дүрт мең тирәсе татарстанлы Ватанны сакларга барачак. Бу хакта мәдәният йортындагы очрашу вакытында республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин белдерде.

    Элек еллардагы кебек үк призывниклар һәм аларның әти- әниләре өчен "кайнар телефон" линиясе эшли. Үзләрен борчыган яки аңлашылмаган сораулар белән теләсә кайсы вакытта элемтәгә керү мөмкинлеге бар. Ул көнне дә очрашуга килгән булачак солдатлар һәм аларның әти-әниләре генералга һәм кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилгә үзләрен борчыган күпсанлы сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирелде.

    Иделаръягының биш районыннан килгән, тиздән хәрби хезмәткә чакырылачак яшүсмерләрнең үзләрен бик актив тотуын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Сораулар күбрәк хәрби хезмәт үтү шартларына кагылышлы иде, әлбәттә. Россиянең бүгенге хәрби гаскәрләре турында күрсәтелгән видеофильмны да яшьләр зур игътибар белән карадылар. Казан кунакларының чыгышларыннан мәгълүм булганча, Татарстан күп еллар дәвамында 60 тан артык хәрби часть белән шефлык элемтәләре тота. Безнең егетләр хезмәт иткән частьләрдә Татарстан делегацияләре дә еш була икән. Солдатлар чакыру пунктында кәрәзле телефоннар алалар һәм аларга ай саен 30 минут бушлай сөйләшү,10 СМС җибәрү мөмкинлеге бирелә. Татарстан егетләренең күпчелеге Үзәк һәм Көнбатыш хәрби округларда хезмәт итәләр.

    -Хәзер армиядә солдатлар хәрби һөнәри осталыкларын, күнекмәләрен камилләштерү өстендә күп эшлиләр. Чөнки заманча техника һәм жиһазлар шуны таләп итә. Берничә ел элек солдатлар кухняга, ашханәгә дежур булып йөрми башладылар. Ашау- эчүне профессиональ пешекчеләр әзерли.Мондый яңалыклар кертү хәрбиләр арасында Уставтан тыш мөгәлләмәгә киртә куйды. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил буларак миңа бу хакта мөрәҗәгать итүче солдатлар да, аларның әти- әниләре дә "юк" дәрәҗәсендә,- ди Сария Харисовна. Әле яңа гына хәрби хезмәтләрен үтәп кайткан Айрат һәм Рөстәм Хуҗиевлар залдагылар алдында бик эчтәлекле чыгыш ясадылар.

    - Сезгә түземлелек, кыюлык һәм көч телибез. Армиядә сез чын ир- егет булып җитлегерсез. Ватанны яклау һәр ир- егетнең иззге бурычы,- диделәр алар. Быелгы көзге хәрби чакырылышта район комиссариаты аша чагыштырмача 60 тан артык якташыбыз армия сафларын тулыландырыр дип планлаштырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: