Туган Як
  • Рус Тат
  • Печәнгә төштеләр

    Үткән еллардагы корылыкның ачы нәтиҗәләрен үз җилкәләрендә татыган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре агымдагы елда терлек азыгы әзерләүгә ныклап керештеләр. Моның шулай булуы 24 майда "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Зур Аксу филиалында үткән семинарда ачык чагылды.

    Семинарда район башлыгы Тимур Нагуманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов, белгечләр, район хуҗалыклары һәм җәмгыятьләре, агрофирма филиаллары җитәкчеләре катнашты. Ул көнне семинарга килүчеләр "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының барлык филиалларыннан да терлек азыгы әзерләүдә катнашачак 50дән артык техниканы карадылар. Һәм әйтергә кирәк, аларның һәрберсе тулысынча төзекләндерелеп беткән, механизаторлары билгеләнгән һәм бүгеннән кырга чыгарга әзер иде.

    Семинарны Исламетдин Низамов ачып, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының эшчәнлеген уңай бәяләп, барлык хуҗалыкларга да техниканы старт сызыгына бастыруны төгәлләүне һәм кичекмәстән печән чабарга төшүне бурыч итеп куйды. Шулай ук, бер үк вакытта башка кыр эшләрен дә читкә куймыйча, чәчүлекләрне чүп үләннәренә, корткычларга каршы эшкәртүне, сабан ашлыклары мәйданнарына ашлама кертү эшләрен тизләтү кирәклеген ассызыклады. Быел үткән еллар белән чагыштырганда үсемлекләрнең вегетация чоры иртә башланган.

    Шуңа да семинарда катнашучылар алдына Сабантуй бәйрәменә кадәр печәннең беренче катын чабуны төгәлләү бурыч итеп куелды.

    Аннан соң, үткән еллардан аермалы буларак, (корылык булу сәбәпле, печәннең сыйфатына аз игътибар бирелеп, күбрәк күләме турында кайгыртылган иде) агымдагы елда терлек азыгының күләменә түгел, сыйфатына ныграк игътибар биреләчәге турында да ассызыкланды семинарда. Шулай ук, хуҗалык җитәкчеләре алдына чәчү елы чыккан, ягъни искергән чәчүлек печән җирләрен кабат яңарту турында да сүз булды. Чөнки әлеге эш дәүләт тарафыннан бирелүче субсидияләргә дә турыдан-туры бәйле. Чәчү елы чыккан печән мәйданнары өчен субсидияләр кайтмаячак.

    Аннан соң семинарда катнашучылар кәҗә үләнен чабу һәм рулонлау процессы белән таныштылар. Зур Аксу филиалының беренчеләрдән булып печән чабуга керешүе турында газетада язган идек инде. Биредә Валерий Осипов "Магдон" тракторы, Илдар Таҗетдинов "ГВН" агрегаты, Валерий Чиржа пресс-подборщик белән 30 гектардан артык мәйданда эшне тәмамларга да өлгергәннәр.

    Семинарның икенче өлеше исә азык утарларын әзерләү һәм кышкы чорга малларга, яшь үрчемгә дару үләннәре әзерләүгә багышланды. Семинарда катнашучылар алдында Зур Аксу филиалында мәктәп укучылары ярдәмендә әзерли башланган дару үләннәре җыелмалары тәкъдим ителде һәм кайсы үләннең нинди авыру вакытында ярдәм итүе турында җентекләп аңлатылды. Чыннан да, кыйммәт бәягә сатып алынган препаратларга караганда, аяк астыбызда яткан һәм Ходай тарафыннан безгә бирелгән табигать даруларыннан файдаланырга өйрәнсәк күпкә отачакбыз, диделәр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.

    Семинарның өченче өлеше Зур Аксу филиалындагы пар җирләрен эшкәртү эше белән танышуга багышланды.

    Семинарны йомгаклап, район башлыгы Тимур Нагуманов "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының эшчәнлеген уңай бәяләде һәм барлык җитәкчеләр алдына кичекмәстән терлек азыгы әзерләргә керешү бурычын куйды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: