Өлкәннәр янында кунакта

90, 95, 100 яше тулган ветераннарга юбилейлары уңаеннан Россия һәм Татарстан Президентларының Котлау Хатларын һәм район башлыгының бүләкләрен тапшыру дәвам итә.
Районда быел мондый өлкәннәребезнең саны -52. Үткән көннәрдә: «Без Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган батырлар һәм җиңүчеләр буыны вәкилләре белән урынлы горурланабыз!»-дип язылган эчтәлекле әлеге Котлау Хатлары Шәфика апа Арслановага, Миннебаян апа Гобәевага һәм Лидия Муллинага тапшырылды.
Шәфика апа Арсланова бүгенге көндә Иске Кәкерле авылында оныклары белән мәш килеп, акыллы киңәшләрен биреп, килене һәм улы тәрбиясендә яши. Тормыш иптәше Рауф сугыш инвалиды, тыныч тормышта имам булып авыл халкына хезмәт иткән. Инде мәрхүм булганына да байтак еллар үтеп киткән.
Шәфика апа газетабызны яратып укучы да әле ул. Бу хакта улы Наил:-Әни газеталарны алгач, иң беренчеләрдән булып район яңалыклары белән таныша. Аллага шөкер, күзе күрә, күңеле көр, әнигә Ходайдан исәнлек сорыйбыз,-ди.
Миннебаян апа да гомере буе хезмәттә булып яшь буынга үрнәк күрсәтеп көн итә. Аның тормыш иптәше сугышта вафат була. 95 яшьлек Миннебаян апа туганнары карамагында гомер кичерә.
Лидия апа Муллина Хорновар-Шигали авылында яши. Бүген аның янәшәсендә улы һәм кызы, мин, калган балалары шәһәрдә урнашканнар, яллар саен кайтып йөриләр. Лидия апа барсыннан да бигрәк күршесе Нина Степановага рәхмәтле. Алай гына да түгел, ул аның гомере буена уң кулы булган икән. Нинди ярдәм кирәк булса, шунда ук килеп җиткән. Менә әле юбилей көннәрендә дә Нина Степанова Лидия апа янына чәчәк бәйләмнәрен күтәреп кергән.
-Күршем бик әйбәт, сүзебез дә, ашыбыз да бергә,-ди Лидия апа.
Гомер бәйрәмнәре көннәрендә өлкәннәрне котларга дип район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм авыл җирлекләре башлыклары килделәр. Җитәкчеләр әбиләргә олы рәхмәтләрен юллап, юбилейлы туган көннәрне алда да каршы алырга булсын дигән теләктә калдылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 15:45СНТ территориясе чикләрендә объектларны технологик тоташтыру Коммерциячел булмаган ширкәт территориясендә урнашкан энергия кабул итү җайланмасын (ЭПУ) технологик тоташтыру өчен гаризаларны караганда, һәрвакытта да, заявка бирү этабында да, чараларны үтәү барышында да сораулар һәм бәхәсләр килеп чыкты.5100
-
20 май 2022 - 09:43Авыл егете яңа планнар белән яши Районда бүгенге көндә гаилә фермалары булдыручылар шактый. Шуларның берсе – Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Леонид Мишкин42600
-
19 май 2022 - 15:06Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә.8100
-
18 май 2022 - 09:14Чүпрәледә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узачак Чара 20 май көнне 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында үтәчәк.13700
-
13 май 2022 - 09:34Чүпрәле районы Шланга авылында барлык буын чик сакчылары хөрмәтенә монумент ачтылар Авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов билгеләп үткәнчә, бу монумент барлык чик сакчыларына, илебезне саклаучыларга тирән рәхмәт йөзеннән булдырылган.13200
-
13 май 2022 - 09:25Чүпрәледә Бөек Җиңүгә багышланган спорт чаралары узды Чүпрәлеләр актив катнашты.13600
-
13 май 2022 - 08:24Матур гаилә - авыл күрке: Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылыннан Фаткуллиннар гаиләсе турында 15 май - Халыкара гаилә көне.33600
-
13 май 2022 - 08:21Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбендә Җиңү бәйрәменә багышланган чара узды 9 нчы Май - Җиңү көне12400
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.34200
-
9 май 2022 - 21:51Чүпрәлеләр Җиңү вальсын башкардылар Соңыннан Чүпрәле районының төнге күген бәйрәм салюты залплары бизәде.16900
-
8 май 2022 - 16:46Зур Чынлы урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышы ветераны Гәрәй Алимовны искә алу кичәсе узды Гәрәй Сибгат улы Алимовка 2022 елның 7 июнендә 100 яшь тулган булыр иде12800
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
24 май 2022 - 16:22Чүпрәле мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңладыБыел Чүпрәле районы белем бирү учреждениеләрен 95 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый.2900
-
20 май 2022 - 20:56Чүпрәледә Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды922 елның 21 мае рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең датасы дип санала.16100
-
23 май 2022 - 15:45СНТ территориясе чикләрендә объектларны технологик тоташтыру Коммерциячел булмаган ширкәт территориясендә урнашкан энергия кабул итү җайланмасын (ЭПУ) технологик тоташтыру өчен гаризаларны караганда, һәрвакытта да, заявка бирү этабында да, чараларны үтәү барышында да сораулар һәм бәхәсләр килеп чыкты.5100
-
24 май 2022 - 16:22Чүпрәле мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады Быел Чүпрәле районы белем бирү учреждениеләрен 95 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый.2900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика