Өлкәннәр көне уңаеннан Чүпрәле район башлыгы Александр Шадриковның котлавы
Бу көн сезгә булган тирән ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне җиткерү мөмкинлеге биргән аерым бер бәйрәм.
Бай тормыш тәҗрибәгезне югары бәялибез. Сезгә сынаулар узарга туры килгән, район, республика, ил үсеше нигезен нәкъ менә сез салгансыз. Авыр тормыш юлы үтеп, югалтулар кичерсәгез дә, күңел көрлеген, киләсе көнгә ышанычны саклап кала алгансыз. Сез бүген дә рухи кыйммәтләр һәм әхлаклылык кебек сыйфатлар таратучылар. Эшкә җаваплы карашыгыз белән үрнәк булып торасыз, белемнәрегез, бай тәҗрибәгез белән бик теләп уртаклашасыз, үз үрнәгегез белән яшь буында хезмәт сөючәнлек, патриотизм, ихтыяр көче тәрбиялисез.
Бүген районда, һәр тармакта үсешкә ирешелә икән, монда сез - өлкән буын вәкилләренең дә өлеше зур. Өлкәннәребез бернәрсәгә дә битраф түгел, актив тормыш рәвеше алып барасыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел көрлеге, гаилә иминлеге телибез. Үткән елларыгыз сезнең горурлыгыгыз, ә тирә-юньдәгеләр өчен акыл зирәклеге һәм тормыш тәҗрибәсе чыганагы булып калсын. Балаларыгыз, оныкларыгыз уңышына шатланып, озак һәм бәхетле яшәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев