Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Өч ай эчендә Чүпрәледә икенче участок ветеринар пункты ачылды

    Авылларда мал-туарның баш саны арткан саен аңа хезмәт күрсәтүче службаларга да эш арта. Эш арту берхәл, аны заманча шарталарда күрсәтү дә кирәк.

    Иске Кәкерле авылында ветеринария участок пункты ачылганда районның бу ягында мал табибы булып эшләүче Илдар Хузеев шатлыгын яшермәде.

    -20 еллаптыр инде бу тармакта эшлим. Һәм, Әйтергә кирәк, малларны дәвалауны, аларга кирәкле булган препаратларны өй шартларында ясый идек. Мондый төр заманча бина булгач, билгеле инде, безгә дә эшләве күңеллерәк булачак, хезмәт сыйфаты да яхшырачак.

    Быел мондый участок ветеринария пунктларының районда инде икенчесе ачыла. Республика бюджеты һаман саен шулай социаль юнәлешле булганда, бу әле соңгысы будмас, дип уйлыйм.

    -Мондый биналар ачылу авылның йөзен дә ямьләндерә бит. Дөрес, безнең авыл элек-электән матур авыл инде ул. Тик, шулай да ике катлы мәктәп, мәдәният йорты, балалар бакчасы, һаман саен яңартылып торган учреждениеләрне исәпләп, чагыштырып карасаң, шәһәрдәге бер район кебек ул безнең авыл. Хәтта, яхшырак та әле, -ди Фәүзия апа Гобәйдуллина.

    Авылда гомер кичергән әлеге ханымның сүзләрендә хаклык ярылып ята. Дөрес, авылларда урам юллары мәсьәләсе генә бераз кыенлык тудыра. Ә элеккеге: эчәр су булмау, газ юклыгы, электр утларының еш сүнүе проблема буларак, тормышыбыздан әллә кайчан инде төшеп калды. Тантанага килүчеләр дә моны шат йөзләре, район, республика җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәт белдерүләре белән ассызыклады. (Бина Азат Вахитов җитәкчелегендәге "Стройсервис" төзү оешмасы хезмәткәрләре көче белән сафка баскан).

    Бинага керү юлын бүлеп торучы ал тасманы исә тантанада катнашкан РФнең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район башлыгы Александр Шадриков һәм Апас районынан килгән ветеринария слуңбасының җаваплы хезмәткәре Фиргать Сафин кисте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: