Туган Як
  • Рус Тат
  • Нәтиҗәле эш таләп ителә

    24 мартта "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Шланга филиалында үткән чираттагы семинар терлекләрне уңышлы кышлатуның барышына һәм техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүгә багышланган иде.

    Аның эшендә муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов, район хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләре катнашты. Семинар-киңәшмә эшен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов алып барды. Семинар Шланга филиалындагы язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканың әзерлеген анализлаудан башланды. Биредә язгы чәчү чорында катнашачак 12 тракторның 7се инде төзекләндерелеп, сафка бастырылган, аларга тагылачак барлык агрегатлар да әзерләнеп куелган, калган 5 тракторны төзекләндерү эшләре төгәлләнү алдында. Хәзерге вакытта филиалда агрегатларны кырга чыгар алдыннан тикшереп, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү һәм төзекләндерелгән тракторларны тиздән "Гостехнадзор" тарафыннан үткәрелүче техник тикшерүгә әзерләү өстендә эш алып барыла. Семинарда катнашучылар алдында чыгыш ясап Исламетдин Низамов чәчү чоры башлануга да озак вакыт калмавын әйтеп, калган филиалларда, хуҗалыкларда да бу өлкәдә эшне тизләтү таләп ителүен ассызыклады. Аеруча "Шәйморза", "Алга" хуҗалыкларында техниканы төзекләндерү эшләре сүлпән бара.

    Семинарда, шулай ук, язгы чәчү чорында тракторларны ике сменалап эшләтү өчен механизаторларны тракторларга алдан ук беркетеп куярга, алар белән инструктажлар үткәрү кирәклегенә дә басым ясалды.

    Семинарның икенче өлеше исә терлекчелеккә багышланды. Киңәшмәдә катнашучылар Шланга филиалындагы фермаларда булып, андагы бүгенге хәлләр белән таныштылар. Елның беренче кварталында бозаулаган сыерлар биредә аерым бинада асрала һәм алларында тулы кыйммәтле азыклар һәрдаим өзелми. Аннан соң биредә салам да көздән үк фермаларга якын итеп ташып куелган. Һәм, әлбәттә инде, сөт җитештерү күләме дә арта бара.

    Белгечләр әйтүенчә, сыер бозаулагач беренче йөз көнендә еллык савымның 40-45 процентын бирергә сәләтле, моның өчен бары тик ашатуга һәм тәрбияләүгә нык игътибар бирү таләп ителә.

    Хәзер көннәр җылытуга бара, сыерлар күбрәк вакытларын саф һавада, кардаларда үткәрергә тиешлеккә дә басым ясалды. Терлекчелек тармагында продукция җитештерүне арттыру һәм рентабельле итү максатында барлык технологияләр дә төгәл үтәлергә тиеш. Семинар-киңәшмәдә әлеге мәсьәләгә аеруча басым ясалды һәм хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре алдына конкрет бурычлар куелды. Бу уңайдан хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре алдында "Пфайзер" программасы буенча Марат Сафиуллин чыгыш ясады һәм сәламәт сыердан гына сәламәт бозау туачагын ассызыклап, әлеге программа тәкъдим иткән препаратларны куллану нинди уңай нәтиҗәләр бирәчәген аңлатты. Бу препаратлар, иң беренче чиратта, теге яки бу авыруны профилактикалауны, иммунитетны арттыруны, витаминлаштыруны үз эченә ала. Нәсел эше һәм терлекләрне ясалма орлыкландыру станциясе начальнигы Закирҗан Буркеев исә фермалардагы микроклиматка аеруча игътибар бирергә кирәклеккә басым ясады, чөнки аның ахыры мастит белән тәмамланачагын, моның яшь үрчем организмына да тискәре нәтиҗә бирәчәген искәртте һәм сыерларны каплату өстендә эшне дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады.

    Семинар эшен йомгаклап, Исламетдин Низамов, Шланга филиалы эшен уңай бәяләде, чәчү башланырга да инде аз вакыт калып баруын, шуңа да башка хуҗалыкларга да тракторларны төзекләндерү эшен тизләтүне, язгы су төшеп, юлны өзеп куйганчы ферма яннарына якын җирләргә салам ташып куюны бурыч итеп куйды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: