Туган Як
  • Рус Тат
  • Муниципаль район башлыгы Тимур Нагуманов: "МАКСАТЫБЫЗ – ТОТРЫКЛЫ ҮСЕШ ТӘЭМИН ИТҮ"

    Үткән еллар кебек үк, 2011 елда безнең дәүләтебез икътисадый һәм сәяси тормышы мөһим вакыйгаларга бай булды. Әлбәттә, әлеге вакыйгалар районның социаль-икътисадый үсешенә дә турыдан-туры тәэсир итте.Муниципаль район Башкарма комитетының һәм район Советының эшчәнлегенең саннар белән ныгытылган язмасын районның рәсми сайтыннан да табып була.

    Райондагы икътисадый хәлне анализлауны авыл хуҗалыгы тармагыннан башлыйм, чөнки әлеге тармак районның төп нигезен тәшкил итә.

    Үткән елның үзенчәлеге шунда, без 2010 елгы корылыктан соң "аңга килдек". 2010 һәм 2011 еллар безнең проблемаларыбызны, эшләп бетермәгәннәребезне һәм кимчелекләребезне, җитешсезлекләребезне ачып бирде. Шулай да, районның агропромышленность комплексы үз үсешендәге тотрыклылыкны саклап калды һәм бүген бердәм модернизацияләү, производствоның инновацион үсеше һәм авылны социаль үзгәртеп кору чорына аяк басты. Әмма, шул ук вакытта, эштә рөхсәт ителми торган җитешсезлекләр һәм игътибарсызлык, ә кайбер урыннарда ачыктан-ачык чагылган гамьсезлек яшәп килә.

    2011 елда бөртекле-кузаклы культураларның уртача уңышы район буенча-35,1 центнерны, ашлыкның тулаем җыемы 116000 тоннаны тәшкил итте. Шикәр чөгендере район буенча 4800 гектардан артык мәйданда чәчелде, уртача уңыш 245 центнерны тәшкил итте.

    Район хуҗалыклары кырларындагы уңышның күрсәткечләре төрле. Әгәр ачыктан-ачык әйтсәк, бездә ике хуҗалык кына чагыштырмача яхшы күрсәткечләргә ия. Аның беренчесе-"Цильна" хуҗалыгы. Аннан соң "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгын атар идем. Аерым җитешсезлекләре һәм проблемалары булса да, әлеге хуҗалык төрле кыенлыкларны кичерергә сәләтле. Ә менә калган хуҗалыклар турында яшәмиләр, ә исән калырга тырышалар дияр идем. Алар электәгечә үк "ертык ямау" белән генә шөгыльләнәләр, икътисадый баткаклыктан чыгу юлын эзләп бер чиктән икенчесенә сикерәләр. Ә бит бөтенесе дә производствоны дөрес итеп оештыруга, хуҗалык һәм андагы хезмәткәрләр язмышы өчен җаваплылык хисе тоя белүгә кайтып кала. Әлеге сыйфатлар һәркемгә дә хас түгел шул! Үз урыннарында күптәннән тиешсез рәвештә утырып, гамьсезлек йокысына талучылар бар. Әгәр сезнең эшегезнең нәтиҗәсе юк икән, үзегездә кәнәфиегезне бушатып, башкаларга юл бирү өчен кыюлык табы-гыз.

    Яңа оешкан "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының эшчәнлегенә аерым тукталасым килә. Анда уңай тенденция күзәтелә. Инде сизелерлек нәтиҗәләр дә күренә башлады. Дөрес эшләнгән, уйланган инвестиция программасы, хуҗалыкның барлык структураларының да бердәм эшләве һәм безнең яктан тиешле ярдәм булганда республикада күренекле һәм авторитетлы булган инвесторга үз планнарын тормышка ашырырга мөмкинлек булыр дип уйлыйм.

    2011 елда район терлекчеләре алдына баш санын һәм терлекләрдән продукция алуны үткән ел дәрәҗәсеннән киметмәү мәсьәләсе куелган иде.

    Әлеге параметрларны саклап калу максатында ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы, хуҗалыклар тарафыннан да зур көч куелды һәм чыгымнар кертелде.

    Мөгезле эре терлекнең баш санын үткән ел дәрәҗәсендә саклап кала алдык, шул исәптән савым сыерларныкын да. Сөт җитештерү дә беркүпмегә артты, бер сыерга туры килгән сөт 4,5 мең кг чиген узып китте. Әмма шул ук вакытта ит җитештерү күләме кимеде. Төп сәбәпләрнең берсе- "Борындык"та дуңгызчылык тармагын бетерү.

    Терлекчелектәге төп күрсәткечләрнең берсе-ул бер сыерга җитештерелгән сөт күләме. Менә ике янәшә хуҗалык: "Цильна" һәм "Әбдриев исемендәге Шәйморза авыл хуҗалыгы предприятиесе". Алар икесе дә бер үк климатик һәм географик шартларда яшиләр, барлык параметрлар буенча да тигезләр. Әмма "Цильна" хуҗалыгында сөт җитештерү күләме күршеләренә караганда өч мәртәбәгә диярлек артык. Бу, өлешчә, "Цильна" хуҗалыгында "Әбдриев исемендәге Шәйморза АХП"нә караганда терлекләр санының өч тапкыр артык булуы белән бәйле. Цильналылар терлекчелеккә карата җитди карашлары белән оталар.

    Ит җитештерүнең мөһим күрсәткече булып терлекнең тәүлеклек арткан уртача авырлыгы тора. "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгында мөгезле эре терлекләрнең тәүлеклек уртача артымы 544 граммны, "Алга" хуҗалыгында нибары 370 граммны гына тәшкил итә. Димәк, ике хуҗалыкта да терлек азыгы бер үк күләмдә диярлек әзерләнгән булуга да карамастан, алгалылар терлекчелектәге гади генә булган технология нормаларын үтәүне генә дә оештыра алмыйлар.

    Район буенча 100 сыерга исәпләгәндә уртача 82 бозау алынган. Әлеге өлкәдә "Цильна" һәм "Низамов" КФХ алда баралар. "Алга" хуҗалыгында, "Әбдриев исемендәге Шәйморза АХП"дә савым сыерлар көтүен җитештерү эше түбән дәрәҗәдә куелган. Биредә сыерларны каплатуда, яшь бозауларны саклап калуда җитешсезлекләр күзгә ташланып тора.

    Кайбер хуҗалыкларда савым сыерлар көтүен яңарту өстендә эшләү түбән дәрәҗәдә оештырылган. 100 сыерга таналар кертү күрсәткечләре моның шулай булуын дәлилли. Кайдан сөт артсын инде, әгәр шәйморзалылар 100 сыерга 7 тана гына керткән булгач. Ә "Алга" хуҗалыгында 15 тана. Шул ук вакытта "Низамов" КФХда әлеге сан 47не тәшкил итә. Чөнки биредә акыл белән һәм алга карап эшлиләр.

    Авыл хуҗалыгын кадрлар белән тәэмин итү соңгы елларда проблемага әйләнде. Авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләүче ВУЗларның абруе түбәнәйде, илдә юристлар, икътисадчылар армиясе артты. Белгечләрне авыл җирлегенә җәлеп итүнең бердәнбер юлы булып аларны кызыксындыручы хезмәт һәм көнкүреш шартларын булдыру тора. Кызганычка каршы, барлык җитәкчеләр дә моны аңламыйлар. Сез күрәсез, баш белгечнең уртача хезмәт хакы "Цильна"дагы кебек 18500 сум, шулай ук, "Низамов" КФХ дагы кебек 5800 дә булырга мөмкин. Хәзер уйлап карагыз, дипломлы яшь белгеч "Низамов" КФХка барырга теләр микән, инде эшкә килгән очракта да, аның эшкә тулысынча бирелү дәрәҗәсе нинди булыр?

    Авыл хуҗалыгында производстводагы фәнни-техник казанышларга таяну, барлык звеноларның эшен оператив һәм нәтиҗәле оештыра белү һәрвакытта да мөһим факторларның берсе булып тора. Авыл хуҗалыгын алып барганда без республика органнарының, министрлыкларның һәм ведомстволарның ярдәменә таянабыз. Үткән ел дәвамында, башка еллардагы кебек үк, без республиканың зур ярдәмен тойдык. Форсаттан файдаланып, депутатлар корпусы, район халкы исеменнән республика Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә һәм Дәүләт Советына районның тормыш эшчәнлеге проблемаларын чишүдә күрсәткән ярдәмнәре, игътибарлары өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.

    Халыкның үзмәшгульлеге федераль һәм республика программалары, кризиска каршы чаралар соңгы елларда шәхси бизнесны үстерүгә яхшы этәргеч бирде. Район халкының 100 проценты авылда яшәвен исәпкә алсак, районда эшмәкәрлек нигездә авыл хуҗалыгы производствосы һәм шәхси ярдәмче хуҗалыгын киңәйтү, гаилә фермалары төзү белән бәйле. Ярдәмче хуҗалыкны ташламалы шартларда кредитлау программаларын тормышка ашыру, үзшөгыльлелек булдыру нәтиҗәсендә шәхси хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын беркүпмегә арттыруга ирештек, яңа эш урыннары белән тәэмин итә алдык.

    ШЯХ(ЛПХ)ның үсеше район икътисады өчен зур роль уйный. Әлеге юнәлеш авыл җирлекләре башлыклары өчен мөһим бурычларның берсе һәм аларның эшчәнлекләрен бәяләүнең төп критерийлары булырга тиеш. Әмма авыл җирлекләренең эшчәнлекләре төрлечә. Уби, Иске Шәйморза, Зур Аксу авыл җирлекләрендә бу эш тиешле дәрәҗәгә куелмаган.

    Бүген без районда урта класс барлыкка килде дип әйтә алабыз. Шул ук вакытта безгә эшмәкәрләрнең читтән кайтарылган товарларны сату белән генә түгел, үз продукцияләрен җитештерү һәм хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә башлауларына ирешергә кирәк. Инициативалы, хезмәт сөючән кешеләр өчен гаилә фермалары төзү, "Башлангыч фермер" программалары бар.

    Бүгенге көндә 24 кеше гаилә фермалары төзү программасында катнаша, инде мондый 4 ферма төзелде, 6 ферма төзелеше төгәлләнү алдында. Әмма бу гына аз. Авыл җирлекләре башлыклары бу юнәлештә аңлату эшләре алып барырга тиешләр.

    Үткән елда район бюджетының керем өлеше 396 миллионнан артык сумны тәшкил итте һәм үткән ел белән чагыштырганда 4,5 процентка артты. Үз керемнәребез өлеше 2 процентка артып, керемнәрнең гомуми күләменең 22 проценттан артыгын тәшкил итте.

    2012 ел бюджеты да киеренке булачак. Чыгым өлешләренә катгый контроль кертергә һәм бюджет акчаларын нәтиҗәсез файдаланган өчен җаваплылыкны арттырырга. Бу барыннан да элек социаль тармак учреждениеләренә кагыла.

    Әлеге тармакның иң эреләреннән берсе-ул мәгариф. 2011-2012 уку елында районда 35 гомуми белем бирү мәктәбендә 3312 бала белем ала. Сыйныфларның уртача тулылыгы 13,15не тәшкил итә. Әлеге күрсәткечкә 4 урта мәктәпне-төп, 10 төп мәктәпне башлангыч мәктәпләр буларак үзгәртеп кору нәтиҗәсендә ирешелде. Киләчәктә без мәктәпләрдә оптимизация үткәрмичә булдыра алмыйбыз. Әлеге процесс җиңел түгел, әмма кичектергесез. Әлеге мәсьәләне чишүгә без сак килергә тиешбез. Мәктәпнең перспективасы юк икән-дөрес карар кабул итү кирәк.

    Билгеле булганча, берничә мәктәптән тыш, калганнарының барысында да параллель сыйныфлар юк. Бер сыйныфта мөмкинлекләре, кызыксынулары, сәләтләре төрле булган балалар белем ала. Ә укытучы уртача белемле балага карап эшләргә тиеш. Әлбәттә, мондый укыту системасы булганда авыл мәктәпләрен тәмамлаучы укучылар шәһәрнекеләр белән ярыша алмый. Әлеге аерманы киметү өчен агымдагы уку елыннан башлап, район база мәктәпләрендә аерым фәннәрне, өлкән сыйныф укучыларының кызыксынуларын һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, күрше авыл мәктәпләренең өлкән сыйныф укучыларын берләштерү юлы ярдәмендә, параллель сыйныфлар барлыкка китерү эшен башлау кирәк.

    БДИ нәтиҗәләре буенча аттестацияләнмәгән укучыларның булуы да җитди сөйләшүгә этәргеч бирә. 11 ел мәктәптә укыган баланың имтихан бирү өчен минималь күләмдә дә белеме булмасын әле. Бу, әлбәттә, барыннан да элек, педагогның эшчәнлегендәге җитешсезлеге. Үткән елда аерым фәннәр буенча БДИ нәтиҗәләренең уртача республика күрсәткеченнән түбән булуы да безнең һәрберебезне уйланырга мәҗбүр итә.

    Әмма медальнең икенче ягы да бар. 9нчы чыгарылыш сыйныф укучылары арасында үзен һөнәр алуга әзер дип санаучылар һәм үзләренең яшәү урыннары буенча хуҗалык комплексы сафларын тулыландырырга теләк белдерүчеләр күп булу фактын да исәпкә алу кирәктер. Районның эшче кадрларга булган ихтыяҗын һәм югары квалификацияле белгечләргә сорау зур булуын исәпкә алып, 90 номерлы һөнәри училищега (биредә соңгы елларда материаль-техник база һәм инженер-педагоглар составы җитди яңартылды) үз статусын уртача һөнәри белем бирү учреждениесе дәрәҗәсенә күтәрү юлларын эзләргә кирәк.

    Социаль яклауга мохтаҗ булган категория гражданнар турында кайгырту-безнең төп бурычыбыз. Беренче чиратта, мондый кайгырту инвалидларга карата юнәлдерелгән булырга тиеш. Социаль һәм транспорт инфраструктурасы объектларына инвалидларның киртәсез үтүен тәэмин итү проблемасы күптәннән бар инде, без аны үзебезчә чишәргә дә тырыштык. Хәзер безгә республика программасы ярдәм итә. "Мөмкинлекле мохит" программасы буенча агымдагы елда район үзәк хастаханәсендә күләмле эш башкарылды. Агымдагы елда без барлык учреждение һәм оешмалардан, милекчелекнең төренә карамастан, әлеге эшне активлаштыруны таләп итәчәкбез. Әлеге мәсьәлә буенча район прокуратурасы белән килешеп эшләвебезгә ышанам.

    Медицина учреждениеләренең төп бурычы булып ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, профилактика эшенә игътибарны арттыру, сәламәт тормыш рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар комплексын үткәрү санала.

    Район үзәк хастаханәсе һәм медицина учреждениеләре челтәре хәзерге вакытта көчле материаль-техник базага ия, заманча җиһазланган. Әмма табиблар җитешмәү мәсьәләсе әлегә ачык килеш кала. Әлеге проблеманы без чишәргә тиешбез, бу юнәлештә билгеле бер адымнар ясалды да инде.

    Сәламәт тормыш рәвеше өчен көрәштә физик культура-масса эше актуаль булып кала бирә. Төп бурыч-физик культура һәм спорт белән массакүләм төстә шөгыльләнүне арттыру. Безнең максатыбыз җиңүгә омтылу гына түгел, ә халыкны спорт секцияләренә, ярышларга, учреждениеләр һәм оешмалар арасында төрле спорт төрләре буенча спартакиадалар оештыру юлы белән сәламәтләндерү чараларына тарту.

    Район Башкарма комитеты каршындагы яшьләр, спорт һәм туризм эшләре буенча бүлек тарафыннан масса-күләм спортны популярлаштыру эше түбән дәрәҗәгә куелган.

    2011 елда авария хәлендәге торак фондтан гражданнарны күчерү программасы буенча 3 авария хәлендәге күпфатирлы йортлардан 35 гаилә күчерелде. Әлеге программаны тормышка ашыруга 18 миллион сум акча бүленде. Үткән елда 102 торак йорт файдалануга кертелде. Шәхси йорт төзүчеләрнең үз акчаларына 92 йорт төзелде. Башкарма комитетның, авыл җирлекләре башлыкларының бурычы-район халкының торак төзелешендә катнашуын арттыру.

    Соңгы елларда районда төп игътибар социаль һәм прозводство объектларын оптимизацияләү һәм модернизацияләүгә юнәлтелде. Бер бинада клуб, китапханә, ФАП, почта бүлеге, ә кайбер җирләрдә җирле үзидарә органнары кебек социаль-мәдәни үзәкләр булдыру тәҗрибәсе үзен яхшы яктан күрсәтте. Мондый эш киләчәктә дә дәвам иттереләчәк.

    Халыкны су белән тәэмин итү мәсьәләсен чишү дә мөһим бурычларның берсе булып тора. Бу өлкәдә билгеле бер эшләр башкарылды да инде. Район үзәгенең барлык урамнары да су үткәргеч челтәренә тоташты. Әмма без әле дә сусыз район булып калабыз. Иң мөһиме, бездә әле хәзер дә районны эчә торган су белән тәэмин итүнең перспектив концепциясе юк. Чөнки хәзерге вакытта файдаланыла торган су чыганаклары безнең ихтыяҗыбызны тулысынча канәгатьләндерә алмый. Бу бик җитди социаль мәсьәлә.

    Юл төзү программасын тормышка ашырудагы ярдәме өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтлебез. Әлеге ярдәм нәтиҗәсендә районда автоюллар төзү буенча күп эшләр башкарылды. Шулай ук, ел саен "Татавтодор" җәмгыятенең район филиалы көче белән дә юлларны төзекләндерү буенча эшләр башкарылып килә. Әмма райондагы җиде торак пунктка керә торган юлларның булмавы чишелмәгән проблема булып кала бирә. Моннан тыш, озак вакытлар тулысынча төзекләндерелмәү нәтиҗәсендә район үзәгенең күпчелек төп урамнары канәгатьләнмәслек хәлдә, ә кайбер урамнарда исә каты катлам бөтенләй түшәлмәгән һәм яз-көз айларында әлеге урамнарга керү бөтенләй мөмкин түгел. Биредә без республика ярдәменә таянабыз. Чөнки юл төзү эшен район үзе генә башкарып чыга алмый, ә мәсьәлә бик актуаль, ул безнең район халкын борчый.

    Бүгенге тормышны электрдан башка күз алдына китерүе дә кыен. Соңгы өч елда 8,2 км электр үткәргечләрнең һава линияләре реконструкцияләнде. Әмма бүгенге көндә 4 торак пункт-та электр челтәрләре канәгатьләнерлек хәлдә түгел. Бу да җитди проблема, халык зарлана. Һәм безгә аны чишү юлларын эзләргә кирәк.

    Үткән елда халыкны сыйфатлы элемтә белән тәэмин итү күрсәткечләре яхшырды. Элемтәнең җир асты линияләрен сузу, яңа абонентларга телефон, интернет һәм IP-телевидение кертү эшләре дәвам итә.

    Элемтә сыйфатын яхшырту, муниципаль хезмәтләрнең электрон төренә күчү эшен координацияләү җирле үзидарә органнары, шулай ук, учреждение, предприятие һәм оешмалар өчен дә беренчел бурыч булып тора. Әмма бүген гади электрон документлар әйләнешен, видеоэлемтәне кертү генә аз. Киләчәктә идарә системасын оптимизацияләү, халыкның таләпләрен оперативрак канәгатьләндерү өчен мәгълүмат белән электрон ведомствоара алмашу, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон төрдә алуны югары дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирүче мәгълүматларның бердәм базасын булдыру да бурыч булып тора.

    Безнең район буенча кызыклы инвестицион проектлар бар. Мәсәлән, Городище авылында циолит ятмаларын өйрәнү, шулай ук, безнең төп инвесторыбыз-"Ак Барс" холдинг компаниясенең терлекчелекне үстерү буенча планнары, үз бизнесыңны үстерү. Әлеге проектларны тормышка ашыруда безгә бәйле булган барлык чараларны да үтәргә кирәк булачак.

    Үзебезнең тагын бер гади булмаган елга аяк басуыбызны да ассызыклыйсым килә. Алда торган бурычларны үтәүнең бердәнбер юлы - ул бер арбага җигелеп, бердәм эшләү. Аерым ведомстволарның, оешмаларның һәм предприятиеләрнең мәнфәгатьләре бер максатка-районның тотрыклы үсешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән булырга тиеш!

    Теги: сәясәт
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: