Туган Як
  • Рус Тат
  • Мунчәлидә капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды

    "Изгелек эшлә дә, суга сал, балык күрер", диләр. Бүгенгесе көндә изгелекләре белән республика, ил күләмендә танылган шәхесләр бар. Шуларның берсе Дания Тулова исемле ханым ярдәме белән Мунчәли авылында 40 ел элгәре салынган мәдәниятйорты яңартылды. Алай гына да түгел, бу ханым авылның өч урамында юллар күтәрттереп, таш түшәткән, Буштөрле елгасын чүп-чардан...

    Авылда бәйрәм тантанасы "Мунчәли укулары" дип аталган икенче фәнни-гамәли конференция белән башланып китте. Аның беренчесе үткән ел - Туфан ага Миңнуллинның истәлеген мәңгеләштереп мемориаль такта ачканда үткән иде. Быел да әлеге укуларга республикадан һәм аннан читтә яшәгән дин әһелләре, галимнәр килде. Укуларда галимнәрнең һәм күренекле дин әһелләренең чыгышлары, бәйрәм вәгазе, мөнәҗәтләр һәм дини җырлар яңгырады, Корбан ашы узды.

    Заман таләпләренә туры китереп төзекләндерелгән мәдәният йорты түшәмдәге люстралары, пәрдәләре, җылылыгы белән балкып тора, газ, ут кертелгән, җиһазлар алынган.

    Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов сәхнә түрендә Коръән аятләрен яңгыратты. Райондашларны, мунчәлиләрне әлеге тантана белән котларга килгән район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов мәдәният йортына тагын да җиһазлар алу өчен 50000 сумлык сертификат тапшырды.

    Сәхнәгә күтәрелгән һәркем үзенең һәм авыл тормышында 1973 елда төзелгән бу мәдәният йортының нинди әһәмиятле урын тотуын һәм бүгенге көндә авыл халкына никадәрле кирәклеге турында сөйләде. Изге эше өчен Дания ханым Туловага рәхмәтләрен җиткерде. Рәхмәт белән генә калмыйча, Матак авылы җирлеге башлыгы Валерий Михайлов карары нигезендә Дания Әсхат кызы Туловага бу авылның почетлы гражданины дигән исем бирелде. Дания ханым Мунчәли килене. Ире Рөстәм Тулов шушы авылда туып, бик бәләкәй вакытында ук гаиләләре күчеп киткән. Ул инде хәзер вафат. Шулай да туганнар Мунчәлине онытмыйлар. Дания Әсхат кызының матди ярдәме белән инде алда телгә алынганнарга өстәп ике автомобиль күпере, бер җәяүле күпере төзелүен, зыярәт капкасы ясалуын да әйтергә кирәк.

    Залны шыгрым тутырган тамашачыга Дания ханымның тагын бер бүләге - Данир Сабировның концерты булды.

    Шәүкәт Алиуллов, Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе:

    -Бәлки һәр авылда да шундый кешеләр бардыр. Изгелек бит ул үзең өчен мая туплау түгел, менә шушы тупланган байлыгыңны бүлешә белү. Үзеңнән соң сагынып сөйләрлек ядкәр калдыру. Дания Тулованың да исеме онытылмаячак. Мәдәният йорты диварында аның исеме язылудан гына түгел бу. Авыл кешесе ул күрсәткән яхшылыкны баласының баласына сөйләячәк. Авылларны саклап калуның күркәм бер үрнәге бу.

    Дания Тулова:

    - Бу эш, халыкның шуның кадәрле шатлыгы ирем Рөстәм рухына изге дога булып барып ирешсен. Авыллар яшәсен иде, дип телим. Мин үзем Самара өлкәсендәге татар авылында туып үскәнмен. Игелекле эшләр белән ул җирлеккә дә ярдәм итәм. Шулай ук Югары Ослан районында картлар йортын төзекләндерүгә зур өлеш керттем. Иң мөһиме тормыш гөрләсен!

    Фиркать Таҗетдинов:

    - Дания Туловага авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтәм. Ул авылга юллар салып туганнарыбыз, якыннарыбыз белән араларыбызны якынайтты. Изгелек җирдә ятмас, иншаллаһ!

    Кадрия Хисаметдинова:

    -Бүгенге көндә авылыбызда 120 йорт бар, шунда 387 кеше яши. 12 бала авыл мәктәбендә башлангыч класста укый, 7 бала балалар бакчасына йөри, 42 укучы күрше авылга йөреп укый. Дөресен әйтим, авыл картая бара. Шушы көннәрдә генә исәпләдек, авылда 15-16 өйләнмәгән егет бар. Яшьләр кайтсын иде дип телибез без. Ә авылга мәдәният йорты бик кирәк. Мунчәлидән чыккан күп кенә шәхесләр республика киңлекләренә шушы авылдагы мәдәният учагында "беренче чирканчык" алып күтәрелделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: