Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Мунчәли мәктәбенең 90 еллык тарих эзләре буйлап...

    Иҗат дөньясына Шәрәф Мөдәррис, Зәки Нури, Рәмис Аймәт, шулай ук, Нурмөххәммәт Хисамов, Инкыйлаб Әмирханов, Абдуллаҗан Хәлимов кебек галимнәрен һәм башка күп кенә шәхесләрен таныткан Мунчәли мәктәбе үзенең 90 еллык күркәм юбилеен билгеләп үтте.

    Авылда мәктәп ачылуга быел 90 ел булса, "Рус-татар земство мәктәбе" эшли башлауга-105 ел, җәдитчә укыту башлануга-120 ел һзм "күңел сабаклары" өйрәтүгә 250 ел тула.

    1895 елдан балаларны Мунчәлидә җәдитчә укыта башлаулары, 1904 елда дөньви фәннәр өйрәтелә торган Хөсәен Ямашев исемендәге башлангыч мәктәп, ә инде 1910 елдан рус-татар земство мәктәбе, 1918 елның көзендә советча укытылу юнәлешендәге башлангыч мәктәпнең булуы билгеле. 1925 елдан исә Мунчәлидә җидееелык мәктәп ачыла.

    Бәйрәм чарасы мәктәп диварына Әфганистан җирләрендә сугышчан вазифасын үтәгәндә геройларча һәлак булган Румил Җамалтдиновка истәлек тактасын ачу белән башланып китте. Румил турында яшьтәшләре горурланып сөйләделәр, әтисе Рафаэльга хөрмәтләрен белдереп, бүләк тапшырдылар.

    "Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк", дип бәйрәмне оештыручы, шушы авылның эшлеклесе Ильмир Измайлов чарада катнашучыларны мәктәпнең 90 еллык тарих эзләре буйлап алып китте. Әйтергә кирәк, мунчәлиләр мәктәпнең юбилеена зурлап әзерләнгәннәр. Истәлекле дата уңаеннан Мунчәли мәктәбе турында китап та нәшер иткәннәр.

    1925 елда җидееллык мәктәп мөдире Риза Мәрдиев (Яңа Ишле авылыннан була) авылда беренче балаларны туплап, өйдән-өйгә йөри. Ул чактагы тормыш кануннары, билгеле масакүләм халык арасындагы агарту эшләренә каршы чыга. Шулай да уртак тырышлык белән беренче сыйныф 32 ир баланы һәм бер кыз-Сәүрә Хәсәнова белән тулылана. Икенче елны исә мәктәпкә тирә-як авыллардан да укырга теләк бедерүчеләр барлыкка килә. Шулай итеп, Буа кантонына кергән Мунчәли волостендәге әлеге белем үзәге узган гасырның егременче елларында Татарстандагы дүрт җидееелык мәктәпнең берсе була.

    Балаларга белем һәм тәрбия бирү өчен билгеле тәҗрибәле, укымышлы кешеләр сайлана. Бәйрәм чарасында аларның һәркайсының, төрле елларда эшләгән директорларның исемнәре аталды. Күпләренең инде бакыйлыкка күчүенә дә шактый еллар узган булса да, чарада хаирәләре белән уртаклашырга мөгаллимнәрнең балалары кайткан иде.

    Истәлекләр белән бүлешүчеләр арасында Әлмәт шәһәреннән кайтучы укытучылар Солтан Низамов һәм Антонина Павловна Лукьянованың балалары Галия ханым һәм Вячеслав әфәнде дә бар иде.

    Әлеге гаиләнең барлыкка килү тарихы да кызыклы гына. Мунчәлидә сукырлар мәктәбе дә ачыла. Анда укытырга дип җибәргән яшь мөгаллимә Антонинага сугыштан кайткан Солтан гашыйк була. Күп тә үтми алар гаилә корып җибәрәләр. Солтан әфәнде военрук һәм рәсем дәресләре укыта, Антонана ханым исә сукыр балаларга белем биреп гомерләрен багышлыйлар.

    Сәхнә түренә төрле елларда белем биргән укытучы-ветераннар да менде. Аларның һәркайсының мунчәләләргә әйтер сүзләре, сагынып сөйләрлек вакыйлары бар иде.

    1973-2001 елга кадәр бертоташ 28 ел(!) мәктәп директоры булып эшләгән директор Иршат Хәлиловка да олы рәхмәт сүзләре юлланды. Чарага шәхсән килә алмаса да, тормыш иптәше, шулай ук, мөгаллимә-ветеран Зәкия ханым эшләү дәверендәге истәлекләрен барлады.

    Кайткан кунаклар да мунчәлиләрне олы бәйрәмнәре белән котлап, изге теләкләрен ирештерделәр.

    ТР язучылар Союзы берлге рәисенең беренче урынбасары, Мунчәли авылында туып, үскән Рәмис Аймәт:

    -Туган мәктәп, беренче хәрефләрне танып, белергә өйрәткән укытучылар минем күңелемдә зур урын алган. Рухи-әхлакый сыйфатларга ия булу, зәвыклы шәхес тәрбияләүдә аларның өлеше һичшиксез зур. Шуңа да мин укытучыларыма рәхмәтлемен. Хәтеремдә, ул еллардагы шартлар бүгенге белән чагыштырганда җир белән күк арасы иде. Сыйныфлар мич белән ягып, җылытыла. Аның җылысын тоярга, кулларыбызны җылытырга укытучы апабыз берәм-берәм безне чыгара иде. Милләтебезнең киләчәген кайгыртучы, белемле шәхесләр тәрбияләүче, намус кушканча хезмәт итүчеләр алар.

    Мәктәп юбилеена багышлаган чра концер номерлары белән аралаштырып барылды. Еллар үтсә дә, балачак иленә-серле мәктәп дөньясына чакырып торган юллар онытылмас, дип авылдашлар, сыйныфташлар киләсе елларда да очрашып торырга сүз бирештеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: