Туган Як
  • Рус Тат
  • Милләтебез киләчәге үзебезнең кулларда

    Күпләргә мәгълүмдер, декабрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының бишенче Корылтае булып үтте. Корылтай эшендә Татарстан җитәкчелеге, Россия Федерациясе хакимияте вәкилләре катнашып, чыгыш ясадылар. Чүпрәле районы делегациясен районыбыз Башлыгы Тимур Нагуманов җитәкләде. Аның составында безнең районнан делегат булып сайланган күренекле татар шагыйре, язучы, драматург, Тукай һәм Муса Җәлил премияләре лауреаты Ркаил Зәйдулла,...

    Корылтай эше, аның нәтиҗәләре матбугат битләрендә, Интернет киңлекләрендә шактый зур күләмдә яктыртылып килә. Шуңа да мин, беркемне дә кабатламыйча, үзебезнең газетабыз укучылары белән бары тик шәхсән үземдә килеп туган кайбер фикерләр, алган тәэсирләрем белән генә уртаклашасым килә.

    Корылтайдан алган иң зур тәэсирләрнең берсе - халкыбызның бөек, фидакарь булуына тагын бер кат сөенү, шушы халыкның бер вәкиле булуың белән горурлану хисе. Дөньяның кайсы гына җирендә яшәсә дә, матур итеп яши белә татар халкы. Корылтайга Аурупа, Азия, Америка, Австралия кыйтгаларындагы дистәләрчә дәүләттән, Русия төбәкләреннән, Татарстан районнарыннан 800гә якын делегат, бик күп санда чакырылган кунаклар җыелды. Кемнәр генә юк алар арасында - планета күләмендә дан казанган фән һәм мәдәният эшлеклеләре, зур дәрәҗәдәге хәрби хезмәткәрләр, сәясәтчеләр, югары хакимият вәкилләре. Тәнәфесләр вакытында татарның дөньякүләм билгеле кешеләрен якыннан күрү, кайберләре белән танышып, сөйләшеп алу - боларның барысының да озакка барачак матур тәэсирләр калдыруы гаҗәп түгелдер.

    Отставкадагы армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, профессор Мәхмүт Гәрәев, Россия Фәннәр академиясе академигы, физика-математика фәннәре докторы, Россия Фәннәр Академиясенең Океанология институты директоры Роберт Нигъмәтуллин, теннисчы Марат Сафин, Дәүләт Думасы депутаты Алина Кабаева, кино артисты Марат Бәшәров, җырчы Алсу, Кыргызстан Республикасы Президентының тормыш иптәше, татар кызы Рәйсә Атамбаева, башка бик күпләрне-бу кешеләрнең барысын да бер нәрсә-үз халкының чын патриоты булу һәм аңа тугрылыклы хезмәт итү берләштерә.

    Дүрт көнгә сузылган Корылтайның эш программасы гаять тыгыз эчтәлекле, нәтиҗәле итеп төзелгән иде. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры, "Корстон" мәдәни-күңел ачу үзәге биналарында үткән пленар утырышлар, "Казан" милли-мәдәни үзәгендә, Татарстан Фәннәр академиясендә, мәгълүмати технологияләр паркында узган секция утырышлары, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның "Корстон"да делегатларны һәм кунакларны кабул итүе, Камал театрында Ркаил Зәйдулла әсәре буенча куелган "Үлеп яратты" дигән тетрәндергеч спектакльне тамаша кылу, Спорт сараенда татар халкының мәшһүр башкаручылары концертын карау, Татарстан районнарына сәяхәт кылу-барысы да зур югарылыкта оештырылды. Бу чараларның төп максаты булып Җир шарының төрле якларыннан килгән татар кешеләренең аралашып, фикер һәм тәҗрибә уртаклашуын тәэмин итү торды дисәк, дөрес булыр иде. Чынлыкта, делегатлар Корылтайга күңел ачу өчен түгел, ә милләт, аның язмышы, киләчәге турында сөйләшергә дип җыелган иде. Һәм, өлешчә, мондый сөйләшү булды, аның файдасы да, һичшиксез, булачак дип саныйм мин үзем.

    Әйе, милләтебез үсешендә шактый зур проблемалар бар бүген. Бу хакта Корылтай мөнбәреннән ачык итеп, тәфсилләп әйтелде. Ә менә проблемасыз булган халык бар микән бу дөньяда? Без "телебез югалып бара, безне ассимиляция "йота», мәдәниятебезне, мәгарифебезне кысалар" дибез. Рус милләтен алыйк. Халык санының катастрофик рәвештә кимеп баруы, телгә, мәдәнияткә көнбатыш экспансиясе, фәнни һәм мәдәни элитаның күпләп чит илләргә күчеп китүе, җинаятьчелекнең үсүе һәм башкалар - руслар өчен кискен проблемалар түгелмени?

    Татар халкының бүгенге бурычы - булган проблемалар турында кычкырып йөрү түгел, аларны чишү юлларын эзләү булырга тиештер. Конгресста моңа багышланган төпле фикерләр әйтелде әйтелүен. Кызганычка каршы, һаман да татарның бүгенгесе өчен җаваплылыкны башкалардан эзләү, бар гаепне башка халыкларга аударып калдырырга маташу, милләтнең киләчәге өчен көрәштә агрессив алымнар кулланырга чакырулар да булмады түгел.

    Вакыт бик тә чикләнгән булганлыктан, Корылтай кысаларында барлык делегатларга да сүз алу мөмкин түгел, әлбәттә. Миңа бу чарага берничә көн кала ГТРК "Татарстан" телевидениесенә кыска гына булса да интервью бирү насыйп булды. Мин анда "халкыбызның язмышы үз кулыбызда, үз киләчәгебез өчен бары тик үзебез генә эшләргә тиешбез" дигән фикеремне алга сөрергә тырыштым. Татар халкына үзен бөтендөнья халыклары алдында тагын да ныграк, активрак танытырга, үзенең какшамас дәрәҗәсен булдырырга тырышырга кирәк. Без үзебезне олы тарихлы һәм бөек мәдәниятле, зиһенле һәм уңган, тыйнак һәм эшчән, кунакчыл һәм чисталык сөючән халык буларак күтәреп чыга алабыз. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасын бөтен планетага таныту юнәлешендә республикабыз җитәкчелеге армый-талмый эшли, зур уңышларга да ирешә. Без моның өчен җитәкчеләргә зур горурлык белән рәхмәт әйтәбез. Ә тулаем милләтне таныту-ул бар халык бурычы. Һәркем моңа үзенең өлешен кертергә тиеш - милләтенә карата мәхәббәте белән, халкы белән горурлануы белән, бала-оныкларын чын татар итеп тәрбияләве белән, халкына файдалы эшләре белән.

    Әлегә мин халкыбыз проблемаларын уңай хәл итүдә ике каршылык күрәм. Болар - бердәмлек җитешмәү һәм күпчелегебездә булган битарафлык. Татарның бик үк бердәм халык булмавы хакында анекдотларга кадәр уйлап чыгарганнар бит. Бердәмлек үрнәге итеп яһүдиләрне генә алырга димим, күршебездә үк яшәүче кайбер башка халыкларга да ешрак карарга кирәктер.

    Халкың язмышына битараф булу - чирләрнең иң куркынычыдыр, мөгаен. Телебезнең кухня теленә генә калып баруы, ун татар булып та, арада берәү чит милләттән булса, вата-җимерә урысча сөйләшеп җәфалануыбыз, телевизорда "Халкым минем", "Татарлар" һәм башка тапшыруларны карарга вакыт тапмыйча, Латин Америкасыннан килгән чиле-пешле сериалларга өстенлек бирүебез татар халкының үсешенә алып бармый шул. Моңа кем гаепле? Урыслармы? Россия җитәкчелегеме? Шәһәр мәктәпләрендә татарча укытылмау, иң беренче чиратта, татар ата-аналарының андый теләкләре булмаганлыктан бит. Баланың әбисенә "Чего ты опять на своем бормочешь, бабуся?" дип җикеренүе шул ук әбинең оныгына "Сыноккаем, сигудне улицага не ходи инде, а то простудится итәрсең!" дип эндәшүеннән килмиме соң?

    Корылтайның бер көнендә Финляндиядән килгән татарлар белән сөйләшеп утырдык. Харис Бәдретдин белән танышып киттек. Ул миңа яхшы билгеле булган эшмәкәр, музыкант Дәнис Бәдретдинның энесе булып чыкты. Бер урыс сүзе кушмыйча нәкъ безнеңчә, мишәрчә, сөйләшеп утырган бу кешеләргә сорау бирми мөмкин түгел иде.

    -Харис, сезнең бит айлар буе бер татар кешесе белән дә очрашмыйча, фин кешеләре белән генә аралашып яшәвегез сер түгел. Үзегез дә чагыштырмача яшь кеше. Ничек шулай телне беләсез сез?

    -Без әле иркен итеп швед, инглиз телләрендә дә сөйләшәбез. Ә өйдә, гаиләдә - бишек яшеннән алып картайганчы - бары тик татарча. Өйдә башка телдә сөйләшү катгый рәвештә тыелган бездә. Бу - дәүләт законы түгел, ә безнең татар халкының үз законы, язылмаган канун (!).

    Корылтайда үзләрендәге татар диаспорасының башка халыкларга үрнәк булып, таза тормышта, бердәм булып яшәве турында бик тә эмоциональ итеп сөйләгән Кытай делегаты Рифкат Фәхретдин янына киләм. Сүз уңаеннан, ул безнең районда булган кеше. Мунчәли авылында уздырылган Бөтендөнья татар яшьләре Форумының күчмә утырышында катнашкан иде. Күпләребезне якыннан белә. Чүпрәлегә, Мунчәлигә зур сәламнәрен әйтеп җибәрде.

    -Иршат абый, Казан үрнәгендә дә, сезнең җирлек үрнәгендә дә әйтә алам - тарихи ватаныбызда уңган-булган халык яши. Тик без Татар иле дип санаган Татарстан Республикасында күпчелекнең үз телендә сөйләшмәве, газета-журналларда, телевидениедә телебезгә карата ихтирам җитешмәү күңелне борчый,-диде ул, ачынып. Нишләтәсең, хак сүзгә җавап юк!

    Корылтайның рухын, аның әһәмиятен укучыларга җиткерү өчен тагын да күбрәк мисаллар, фикерләр язып булыр иде. Язмамны тәмамлап, шунысын гына әйтәсем килә, Бөтендөнья татар конгрессының иң зур әһәмияте - аның булуы. Корылтайдагы чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессын уңышлы проект дип атады. Бу-Конгресс эшчәнлегенә уңай бәя дигән сүз.

    Минем исә, форсаттан файдаланып, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының райондагы оешмасы эшчәнлегенә һәрчак теләктәшлек, булышлык күрсәтеп килүче Тимур Нагумановка, район җитәкчелегенә рәхмәтемне белдерәсем килә.

    P.S. Конгресска якташларыбыз (Зур Чынлы авылыннан) Украинаның Луганск өлкәсе татар-башкорт культура үзәге җитәкчесе Гөлфия Кәбирова (Алтынбаева) һәм Севастополь шәһәре татар-башкорт культура үзәге җитәкчесе Җәмил Хисаметдинов та чакырылган иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: