Марат Ринат улы Гафаровның Ватанны саклаучылар көне белән котлавы
Хөрмәтле чүпрәлеләр!
Чын күңелемнән сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм!
23 нче февраль - безнең барыбыз өчен дә ул хәтер һәм горурлык көне.
Россия армиясе күп кенә сынаулар аша узды. Әмма хәрбиләребез бу сынауларны лаеклы рәвештә үтүләрен һәм буыннан буынга антка тугрылык, Ватанга мәхәббәт кебек төшенчәләрнең асылын җиткерүне дәвам итәләр.
Елдан ел без хәрби кием кигән кешенең илебез тотрыклылыгын һәм тынычлыгын саклауда, Россиянең киләчәге өчен никадәр җаваплы һәм мөһим роль үтәгәнлеген ныграк аңлыйбыз.
Әлеге бәйрәмне билгеләп үтү белән, без, беренче чиратта, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга олы хөрмәт белән мөрәҗәгать итәбез. Әлеге коточкыч елларда күпме якташыбыз сугышкан, ә күпмесе шуларның сугыш кырыннан кайтмый калган?! Бүген Ватанны саклаучылар сагында әлеге батырларыбызның оныклары һәм оныкчыклары тора.
Ватанны саклаучылар көне-ул көчле һәм намуслы, Россиягә тугрылыклы хезмәт итүчеләр, үзенең барлык сәләтен, көчен, белемен аның үсеше өчен юнәлдергән, теләсә кайсы минутта Ватан алдында бурычын үтәргә әзер булган кешеләр бәйрәме.
Һәммәгезне дә бәйрәм белән котлыйм, чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга нык исәнлек, иминлек телим.
Бәйрәм белән! Ватанны саклаучылар көне белән!
Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы М.Р.Гафаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев