Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Мәңге яшә син, Мунчәли: авыл бәйрәме узды

    Җәй айларында районда Авыл бәйрәмнәре гөрли. Мунчәли авылында исә әлеге чарага әзерләнү традиция буларак дәвам итә. Быелгысы аның юбилейлы даталарга: мәчетнең 10 еллыгы, авыл тарихының 510 еллыгына багышлануы белән истәлекле булды.

    Һәр кешегә үзе туып үскән җир матур, кадерле дә, якын да. Мунчәли авылында да гомер-гомергә тырыш, уңган кешеләр яши. Биш гасырлык бай тарихы, сакланып килгән гореф-гадәтләре, йолалары белән бу авыл илебезгә, республикабызга олуг шәхесләрне дә биргән. Алар арасында профессорлар, академиклар, җитәкчеләр, милли җанлы шагыйрьләр, җырчылар, җитәкчеләр дә бар. Һәркайсы чарага туган җирен олылап, данлап, хөрмәт итеп кайткан иделәр.

    Чара елдагыча дини җыен-"Мунчәли укулары" белән башланып китте. Конференциянең темасы: "Мәхәлләнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге" иде. Чарада мәртәбәле кунаклар, республика, Ульян, Нижгар өлкәләреннән килгән дин әһелләре, хакимият вәкилләре, фән һәм сәнгать эшлеклеләре катнашты. Рухи-мәдәни мирасны саклау һәм үстерү темаларына дини вәгазьләр һәм докладлар белән чыгышлар тыңланды.

    Көннең икенче өлешендә авыл мәктәбе каршында Туфан Миңнуллинны искә алу чарасы узды. Үзе монда туып, үсмәсә дә, мәртәбәле шәхес, татар халкының бөек драматургы, җәмәгать эшлеклесе-Туфан Миңнулинның Мунчәлигә катнашы бик зур. Исән вакытында Туфан Миңнуллин бу авылга еш кайта. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Җәлалов та искә алып үткәнчә, районга килгәннән соң, ул: "Әйдә әле Мунчәлигә төшеп, авыл катыгы, кортын авыз итик, шуларны бик сагындым", дия торган булган.

    Бик күп олуг шәхесләр (Шәрәф Мөдәррис, Зәки Нури, Рәмис әймәт, Сәйфихан Нәфиев, Нурмөхәммәт Хисамов һ.б) укытып чыгарган авыл мәктәбенең искелеген күреп ул, заман таләпләренә җавап бирерлек мәхәббәт бина төзергә ярдәм итә. Авыл халкы да Туфан Миңнуллинны һәрвакыт көтеп ала. 2009 ела халык җыены карары белән аңа "Мунчәлинең мактаулы гражданины" исемен дә бирәләр.

    Туфан аганы олылап, чарада бик җылы сүзләр сөйләнде. Аның рухына дога кылып, изге теләкләр әйтелде. Мәктәп бинасына урнаштырылган мемориал тактага чәчәк бәйләмнәре куелды. Чарага Туфан аганың кызы Әлфия ханым да кайткан иде. Әтисе хөрмәтенә әлеге игелекле эшләр алып барганнары өчен, оештыручыларга ул олы рәхмәтләрен җиткерде.

    Шуннан соң, бай тирән, эчтәлекле бәйрәм авыл халкын мәдәният йортына чакырды. Бергә, бердәм булып җыелган авыл халкы өчен биредә ял концерты тәкъдим ителде, кайткан кунаклар истәлекләрен барлады.

    Район башлыгы Александр Шадриков:

    -Бөек илебезне олылау, кече Ватаннан башлана. Авыл халкын бергә җыеп, очраштыру - авылның яшәешенә игътибарны арттыру, игелекле гамәлләр башкару-изге эш. Димәк, туган җир яши, туган җир онытылмый дигән сүз, әфәрин оештыручыларга, авыл халкына. Киләчәктә дә, игелекле гамәлләр дәвамлы булсын, кече Ватаныы олылап яшик, шулай.

    Тамырлары ерак гасырларга барып тоташкан авылның килеп чыгышын, аның үткәнен чагылдырган басма "Мунчәли: тарих, рухият шәхесләр" китабы 2013 елда дөнья күрде. Әлеге китапны төзүдә хезмәт куйган Марсель һәм Марс Гариповлар да бәйрәмдә катнаштылар, истәлекләрен сөйләделәр.

    Мунчәли авылының тарихын барлаганда бик кызыклы фактларгы юлыгалар. Бүген илебездә Мунчәли исемле 10 авыл барлыгы мәгълүм. Алар Самара, Пенза, Новосибирск Нижгар өлкәләрендә урнашкан. Иң кызыгы - аларның барсында да мишәр халкы гомер кичерә. Әлеге бәйрәмне оештыруга күп көч куючы Ильмир Измайлов: "Бу авылларның бер-берсенә бәйләнеше барлыгы исбатланган, бүгенге көндә алар белән туганнарча аралашып яшибез, элемтәләр тотабыз", ди. Авыл бәйрәменә дә Нижгар якларындагы Иске һәм Яңа Мунчәли авылларыннан килгән кунакларга сүз бирелде. Алар бу яклардагы кардәшләре белән очрашуларына, мунчәлиләр арасында менә шундый җылы элемтәләр урнашуына куанычларын белдерделәр.

    Залда утырган кунакларның, авыл халкының күңелләрен күтәреп, республикабызның күренекле җырчылары чыгыш ясадылар, бәйрәмгә аерым бер гүзәллек өстәделәр.

    Авыл тарихын барлау, саклау юнәлешендә олы хезмәт куйган шәхес Илмир Измайлов адресына да бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде бәйрәмдә. Әйе, нәсел җепләрен барлау, олылау, үз динеңне, туган телеңне, тарихыңны, гореф-гадәтләрне саклап яшәүдән дә өстенрәк нәрсә юк. Илмир Измайлов әйтүенчә, күңелләре изгелектә аларның, бар теләкләре: "Мунчәли авылы мәңге яшәсен!".

    Даһия Сафина (Әлмәт шәһәре), Азимә Мәхмүтова (Ульяновск):

    -Без авылдан чыгып киткәнгә байтак еллар узган, үзебез дә бик олы яшьтәбез. Шулай да авыл сагындыра, балачак үткән урамнар күз алдыннан китми. Әлеге бәйрәм күңелдәге шушы бушлыкны тулыландырырга, авылга кайтырга бер мөмкинлек бирә, оештыручыларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

    ФОТОРЕПОРТАЖлар

    День села в Мунчали Дрожжановского района - 2017

    Мунчали укулары - 2017 в Дрожжановском районе

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: