Туган Як
  • Рус Тат
  • Мәхмүт Фәттахов Чүпрәледә эш визиты белән

    Җомга көнне районга эш визиты белән Татарстан Республикасы кулланучылар берлеге рәисе Мәхмүт Фәттахов килде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов һәм район кулланучылар җәмгыяте рәисе Ләйсән Хәлимова белән берлектә, алар башлап икмәк пешерү комбинатында, яңа ачылган "Аю" кафесында, кибетләрдә булдылар, пайчылар җыелышында катнаштылар.

    Икмәк пешерү комбинатында яңа линия сафка баскан. Әлеге линияне эшләтеп җибәрү комбинатта әлегә кадәр яшәп килгән кул хезмәтен бөтенләй юкка чыгарган. Һәм "Мраморный", "Магнитный" һәм башка сортлы ипиләр пешерергә мөмкинлек биргән. Соңгы араларда комбинатның әлеге продукциясен сатып алган райондашлар бу сорт икмәкләрнең сыйфаты әйбәт икәнлегенә инанганнардыр да инде. Республика кулланучылар берлеге рәисе җәмгыятьтә җитештерелә торган бөтен төр продукцияне - макарон, печеньеләр, конфетларны, тортларны караганнан соң аларның үзкыйммәте белән кызыксынды. Һәм продукцияне реализацияләү өчен төрле, якын-тирә районнар белән эшләргә кирәклеген ассызыклады.

    "Гастроном" кибетендә үзебездә җитештерелә торган продукцияләрдән экспозиция әзерләнгән иде. Мәхмүт Фәттахов бу яктан Чүпрәле кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләренең үз эшләренең чын осталары икәнлеген әйтеп үтте.

    Пайчылар җыелышында ясаган чыгышында Ләйсән Хәлимова 2011 елда башкарылган эшләргә, 2012 елда җәмгыять алдында торган бурычларга тукталды.

    Җыелышта Ильмир Измайлов райпоның район, республика күләмендә башкарган эшләрен анализлады. Мондый җәмгыятьләр сакланып калмаган районнарда эшнең ничек торуы, ярминкәләрнең ничек үтүе турында чагыштырып һәм гомумән кулланучылар җәмгыятенең җәмгыятьтәге роле турында сөйләде. Район җитәкчелеге исеменнән райпо хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

    Мәхмүт Фәттахов, үз чиратында, бүген республика буенча үз тармаклары алдында торган бурычлар белән таныштырды. Иң беренче чиратта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика буенча кулланучылар җәмгыятьләрен тергезү бурычын куюыннан чыгып, Чүпрәле районында райпо милкенең әрәм-шәрәм ителмәвенең, җәмгыятьнең ничек бар шул килеш сакланып калуының гына түгел, киресенчә, яңалыклар белән баетылуын, яңа технологияләр кертелүенең мактауга лаек икәнлеген әйтте. "Ә мондый, райполарын саклап калган районнар республика буенча бармак белән санарлык",-диде ул. Шулай ук республикада барган авыллардагы эшмәкәрлекне үстерү, фермерлык хәрәкәтен җәелдерү программаларыннан чыгып, авыл кешесенең җитештергән продукциясен урнаштыруда нәкъ менә райполар ярдәм итәргә тиеш икәнлеккә басым ясады ул. "Продукцияне сатып алып, эшкәртеп халыкка тәкъдим итәргә кирәк, -ди рәис, -якын арада бөтен эшчәнлегебез шул юнәлештә алып барылачак".

    Чынлыкта да шулай, авыл кешесе бервакытта да мал-туарсыз яшәми. Казы, үрдәген булса да асрый. Сатар өчен дә асрый. Билгеле, ышанычлы сатып алучысы булганда, бәясе дә әйбәт булса, авыл кешесе бәлкем күбрәк тә асрар иде. Сер түгел, иң беренче чиратта, үстерсәң кая сатасың, дигәне дә бар авыл кешесе уенда. Нәкъ менә шушы мәсьәләләрне күтәрде дә инде М. Фаттахов. Ул, шулай ук, хезмәт хакы мәсьәләләренә дә, тармакны үстерү проблемаларына да тукталды.

    Җыелышта район кулланучылар җәмгыятенең бертөркем хезмәткәрләренә райпо администрациясенең, район башлыгының, республика хөкүмәтенең Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары да тапшырылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: