Туган Як
  • Рус Тат
  • Лилия-беренче карлыгач

    Лилия Мөшәрәпова- Чүпрәле кызы. Авыл тормышын ишетеп түгел, үз күзләре белән күреп үскән.

    Балачактан әти-әнисе кулы астында кош-кортын да, мал-туарын да караган. Ә табиб булырга ул балачактан ук хыялланган. "Табиб булу теләге кайчан барлыкка килде?" дигән соравыма бераз елмаеп: "Үземне белә башлаганнан ук. Гадәттә, кечкенә вакытта кыз балалар курчак белән уйныйлар бит. Мин дә курчакларымны дәвалап уйный идем. Ничек дарулар ашатканым, укол кадаганым әле дә истә",- ди яшь табиб. Район үзәгендә тугызынчы сыйныфны уңышлы тәмамлагач, Ульяновск шәһәрендәге медицина училищесында укый. Әмма талантлы кыз моның белән генә чикләнеп калмый, Ульяновск дәүләт университетының медицина факультетының дәвалау эшләре бүлегенә керү имтиханнарын тапшыра. Монда да ул тырышып укый, катлаулы медицина фәненең барлык нечкәлекләренә төшенергә омтыла. Студент еллары сизелми дә артта кала. Уку йортын тәмамлап, Гиппократ анты биреп, кешеләр сәламәтлеген саклаучылар сафына басасы гына кала. Ә яшь табиб укуын тагын да дәвам иттерер-гә уйлый. Казан дәүләт медицина академиясендә укып "акушер-гинеколог" белгечлеге буенча диплом ала.

    -Табиб хезмәтенең никадәр җаваплы икәнлегенә эшли башлагач тагын бер кат инандым. Сер түгел, безнең эш сәгатьләргә бүленмәгән. Тәүлекнең теләсә нинди вакытында да палатадагы авыру янына ашыгырга туры килә,- ди Лилия Надировна.

    Чыннан да, табибә үз хезмәтен ихластан башкара, эштән алган канәгатьлелеге дә йөзенә чыккан. Беренче чиратта, ул үз алдына райондашларының сәламәтлеген саклау бурычын куйган. Һәм авылга кайтучы яшь табибларга бирелә торган 1 миллион сумны да билгеле инде, безнең районда беренчеләрдән булып Лилия алган.

    -Без бит авыл балалары, монда үстек, беренче чиратта үз хезмәтеңне яратып, материаль ягын уйламыйча, халыкны кайгыртып яшәргә дә насыйп булсын. Хөкүмәт шундый акчалар бирергә карар кылган икән, моны бик әйбәт дип саныйм. Яшь табиблар да, башка белгечләр дә авылны үз итсеннәр иде,- ди Лилия Надировна.

    P.S. Бу уңайдан шуны әйтәсе килә, әллә нинди акчага кызыктырып кайтарсаң да, ихлас күңелен биреп эшләмәгән табиб медицина ярдәменә мохтаҗ авыруны тиешенчә, сыйфатлы итеп дәвалый алмый. Күрше Чувашия Республикасында әлеге сәясәтнең ничек куелышына игьтибар иттем. Анда да шул ук хәл, районнарның күпчелеге төрле белгечлектәге табибларга кытлык кичерә. Әмма хөкүмәтнең әлеге программасы гамәлгә кергәч, авылга кайтучы яшь табибларның саны бермә-бер арткан. Шунлыктан, табибларны эшкә алганда комиссия белән сайлап алу мөмкинлеге барлыкка килгән. Димәк, югары уку йортын тәмамлап кайткан һәр табиб миллион иясе була дигән сүз түгел әле. Әйе, сүз дә юк, бүген хастаханәләргә табиблар күп кирәк. Безнең районда да шул ук хәл. Бигрәк тә беренчел звено табибларына кытлык зур. Бер миллион сумга кызыгып кына булса да авылга кайтучы табиблар булыр, әлбәттә. Тик аларның һөнәри осталыклары нинди дәрәҗәдә икәнлегенә дә игътибар итү кирәктер.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: