Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Ленинград камалышын өзүгә багышланган митинг Чүпрәледә узды

    Ленинград блокадасы ил тарихында озакка сузылган һәм фаҗигале вакыйгаларның берсе булып санала. Төп- төгәл 871 көн (1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 январена кадәр) дәвам иткән әлеге камалышның кайтавазы бүген дә онытылмый.

    Гитлер Ленинградны бөтенләй җир йөзеннән себереп ташлауны максат итеп, Сталинград аша армиясен Кавказга, нефть ятмаларын кулга төшерергә һәм бөтен җир шарын яулау турында мәкерле план кора.

    Ләкин теш- тырнакларына кадәр коралланган фашистлар СССРга карата сугыш башлаганда бер бик әһәмиятле көчне- совет халкының Ватанга һәм Сталинга тугрылыгын исәпкә алып алмый. Ватанны, гаиләсен саклар өчен бөтен ил халкы бердәм булып күтәрелде. Шуны да искәртик, 1941 елның 8 сентябрендә камалышта калган ленинградчыларның 900 көнгә якын барган көрәшен, тарихчыларыбыз әле дә бәян итеп бетерә алмый. Ленинград блокадасы ике миллионнан артык кешенең гомерен өзә.

    Блокада башланганда Ленинградта ике миллион ярым кеше яшәгән, шуларның 400 меңе- балалар. Әлеге мәхшәрдә безнең районнан да 40 тан артык сугышчы катнашты. Алар арасында Иске Чокалыдан элемтәче Касым Хәсәнов һәм Яңа Чүпрәле авылында туып үскән Әминә Сәлахова да була.

    Шофер кыз үзенең "полуторка" машинасы белән 12 километр киңлектәге Ладога күле аша шәһәргә азык- төлек ташый, балаларны һәм карт- корыларны икенче як ярга чыгара. Утлы камалышта дошманнарга каршы аяусыз сугышкан һәр якташыбыз тиңдәшсез каһарманлык күрсәтә. Митингта район башлыгы Александр Шадриков һәм ветераннарның район советы рәисе Фиркать Җәлалов илебез азатлыгы өчен сугышта Ленинград камалышын өзүнең тарихи әһәмияте турында сөйләделәр. Аннан соң митингка килүчеләр бер минут тынлык белән каһарманнар батырлыгына баш иделәр, Дан монументына венок салдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: