Туган Як
  • Рус Тат
  • Александр Шадриков: "Бердәмләшеп, көчебезне, энергиябезне нәтиҗәле хезмәткә юнәлдерү кирәк"

    Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2013 елның да алты ае үтеп китте. Район тормышы республикада барган вәзгыятьтән аерылгысыз. Һәрберебез үткән чорда Универсиадага булган әзерлек, аны ачу, уеннарны күзәтү кебек шатлыклы мизгелләрдә яшәдек. Шулай ук авыл кешесе өчен бик тә мөһим булган язгы чәчү, үсемлекләрне тәрбияләү, печән әзерләү чоры да узып бара... Бу...

    -Александр Валерьевич, Сезнең районның үз кешесе икәнлегегезне барыбыз да беләбез. Тик шулай да район белән җитәкчелек итүгә Сез Ульяновск шәһәренең иң зурлардан булган һәм иң эре сәнәгать предприятиеләрен берләштергән районыннан кайтып алындыгыз. Бу карарны кабул итү Сезгә ничек бирелде һәм районга кайтканыгызга да инде алты айлап вакыт үтеп бара. Шушы үткән вакытны ничек бәялисез?

    -Һәркемнең күңелендә үзе туган-үскән якка карата мәхәббәт яши дип уйлыйм. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов миңа Чүпрәле районы белән җитәкчелек итүне тәкъдим иткәч, иң беренче чиратта, шушы туган якка булган мәхәббәт, туган җиремә булдырылганча яхшылык эшләү теләге биләп алды. Шуңа да үз җиремә, мине белгән, мин белгән кешеләргә-якташларыма хезмәт итүгә теләп алындым. Шәһәрдә яшәп караганнан соң авылга яңадан әйләнеп кайтырга мөмкинме, диючеләр дә булды. Әмма, кабатлап әйтәм, монда туган-үскәнмен, бу җирнең кешеләре дә миңа бик якын.

    -Чүпрәле - авыл хуҗалыгы районы. Район икътисадында да авыл хуҗалыгы өлкәсендәге җитештерү күрсәткечләре иң мөһимнәрдән булып кала бирә. Бу өлкәгә Сез нинди өметләр баглыйсыз һәм авыл хуҗалыгындагы нинди юнәлешләр район җитәкчелеге тарафыннан яклау табачак?

    -Авыл хуҗалыгы елга 365 көн-төн хезмәт куюны сорый торган тармак. Монда әле безнең эшләп бетермәгәнебез дә күп, шулай ук потенциал да зур.

    Әйе, җитештерүнең башка якларын эзләргә тырышсак та, хезмәтебез авыл хуҗалыгы тармакларындагы күрсәткечләр белән бәяләнә. Соңгы вакытлардагы сөт, ит җитештерү буенча, үсемлекчелектәге эшебезне анализлаганнан соң, ирешкән уңышларыбыз да бар дияр идем. Иң беренче чиратта, яз башкы чәчүгә бик авырлык белән керешүгә дә карамастан, чәчмичә бер гектар җир дә калмаганны әйтергә кирәк. Без бу кампанияне вакытында башкарып та чыктык. Басуларны корткычлардан саклап, тиешле ашламасын керттек. Боларның барысы - авыл хуҗалыгына һәрдаим, ныклы ярдәмнәре өчен Татарстан Республикасы Президентына, Хөкүмәткә зур рәхмәт.

    Җир эшкәртүне уңган, тырыш игенчеләр, механизаторларның хезмәтеннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Чүпрәледә уңган халык яшәгәнен дә ассызыклыйсым килә. Әмма, кызганычка каршы, авыл кешесенең тормышы табигать белән тыгыз бәйләнгән. Быел да, мәсәлән, уңышның нигезе формалашканда табигать көйсезләнде. Хәтерләсәгез, ул чорда игеннәр өчен кирәк булган яңгыр 2 майда яуган иде. Шуннан соң июль аена кадәр явым-төшем күзәтелмәде диярлек. Шуңа да карамастан, кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык дигәндәй, үстерелгәнне сыйфатлы итеп җыеп алырга кирәк. Бүген безнең алда шундый бурыч тора.

    Соңгы айларда Чүпрәле хуҗалыклары сөт җитештереп республика буенча соңгы ун елда күрелмәгән күрсәткечләргә чыктылар. Без бу рейтингта 9нчы баскычта торабыз, ягъни республиканың 43 районы арасында 9нчы урында. Бүгенгесе көндә район буенча 82 тоннадан артык сөт сатыла. Киләчәктә дә бу өлкәдә ирешелгәннәрдән чигенмичә, сыерларның баш санын киметмичә, хезмәтне шул темпларда дәвам итүне максат итеп куябыз. Чөнки, сөт җитештерү - ул хуҗалык икътисадының тотрыклылыгы.

    Авыл хуҗалыгы өлкәсендә ил, республика күләмендә төрле өстенлекле проектлар эшли. Безнең районда 12 гаилә фермасы бар, тагын 6 гаилә шундый проектта катнашырга теләк белдерде. Гаилә фермалары төзүнең авыл инфраструктурасын үстерүгә дә йогынтысы зур. Татар Бизнәсе авылындагы гаилә фермасына килү өчен, мәсәлән, 500 метрга якын юл төзелде, Яңа Элмәле авылындагы гаилә фермасына 700 метрга кадәр яңа юл салына. Шундый инициативалы гаиләләргә, кешеләргә киләчәктә дә ярдәм күрсәтеләчәк. Гомумән, эшләргә теләге булганнар өчен төрле грантлар бирелә, андыйлар, грантлар отып үз эшләрен булдырганнар да, районда бик күп һәм алар бүгенгесе көндә дә эшләп торалар.

    -Юллар темасы. Һәр чүпрәлелене борчыган һәм халык белән очрашуларда еш күтәрелә торган проблемаларның берсе шулдыр. Районда юллар төзү дәвам итәчәкме?

    -Юллар төзү, булганнарын төзекләндерү- районны үстерү планында иң өстенлелекләрдән санала. Һәм, бу, шул ук вакытта, зур финанс-материаль чыгымнар сорый торган хезмәт. Кызганычка каршы, олы юлларга тоташмаган авыллар да бар әле районда. Ә әлегә, юлда йөргәннәр күрәләрдер, бүгенге көндә Каракитә юлы ябык, ягъни кыр юлыннан әйләнеп барасы. Анда 5 километр озынлыкта юл салына. 2013 ел планында Яңа Кәкерле авылына 2 км. 600 м. озынлыкта; Ульяновск-Цивильск трассасыннан Хорновар-Шигалига табан 5 км. 200 м. озынлыкта яңа юллар төзү каралган. Авылара, авыл эчләрендә 7 км.га якын юл төзергә планлаштырабыз.

    -Александр Валерьевич, соңгы елларда иң югары даирәләрдә бик актив төстә илгә, республикага инвестицияләр җәлеп итү турында сүз алып барыла. Төрле өстенлекле программаларда катнашу - шул ук инвестицияләрне җәлеп итү инде. Чүпрәленең дә төрле файдалы казылма байлыклары, потенциалы да бар, дибез. Безнең районда шундый әһәмиятле инвестпроектларны гамәлгә ашыру күздә тотыламы?

    -Әле яңарак кына Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында, республикада икенчеләрдән булып, инвестицион фондлар һәм 12 банк катнашында, Чүпрәленең инвестицион паспортын тәкъдир иттек.

    Бизнес өлкәсендә ярыйсы ук танылган кешеләре бар Чүпрәленең. Алар белән төрле сөйләшүләр, килешүләр алып барабыз. Уртак тел дә таптык-бүгенге көндә 14 эшмәкәр район территориясендә үз фирмаларын теркәделәр. Моның белән алар район бюджетын финанс ягыннан тулыландырачаклар. Район үзәгендә, мәсәлән, 24 фатирлы йорт төзелә. Дөрес, фатирлар сатып биреләчәк. Әмма соңгы елларда чүпрәлеләрнең торакка булган ихтыяҗыннан чыгып, мондый төзелешнең бик кирәк булуы билгеләнә.

    Татар Шатрашаны авылы тирәсендәге цеолит ятмаларын эшкәртергә дә алыначаклар - монда карьер булачак, ә март аенда исә завод төзелеше башланачак. Әлеге проектның тулаем бәясе 2 млрд. сумнан артык.

    Инвестицион үсеш агентлыгында Чүпрәленең киләчәге булган инвестицион паспортларга югары әһәмият бирелде. Дөрес, инвесторларны Чүпрәленең Татарстан чигендә урнашуы шикләндерә. Әмма безнең ул яктан да уңайлыкларыбыз бар. Район территориясеннән федераль трасса узуы, Чувашия, Ульяновск өлкәләре белән чиктәшлек итү районның өстенлекле яклары булып тора. Шуңа өстәп район җитәкчелеге дә инвесторларга җайлы эш шартлары булдырырга әзер.

    Инвесторларның килүе, безнең кирпеч заводы төзү, сөт эшләнмәләре цехы булдыру һәм башка шундый проектларыбызны гамәлгә ашырырга алынулары чүпрәлеләр өчен эш урыннары булдыруга, бюджетка салым керүгә ярдәм итәчәк.

    - Яз башында Иске Чүпрәле авыл җирлегендә берничә округ буенча сайлаулар булып үтте. Беренче округ сайлаучыларының барысы да диярлек сезнең кандидатураны яклап тавыш бирде. Ул көннәрдә "Туган як" газетасы җурналистлары газета укучыларга "Районның яңа җитәкчесеннән ниләр көтәсез?" дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән иде. Җаваплардан билгеле булганча, район халкын яңа эш урыннары да, ясле-бакча, яңа мәктәп, Балалар иҗат йорты төзелешләре дә кызыксындыра. Моңа җавап итеп ни дияр идегез? Гомумән, Чүпрәленең киләчәген ничек күзаллыйсыз?

    -Беренчедән, миңа шундый ышаныч белдереп, минем кандидатурамны сайлаганнары өчен сайлаучыларга рәхмәт белдерәсем килә, бу ышанычны акларга тырышачакмын.

    Татарстан Республикасы һәрчакта да Россия төбәкләре белән чагыштырганда, алда барды һәм бара. Республикада, шул исәптән Чүпрәледә, мәктәпләр, клублар, ясле-бакчалар төзелеше гамәлдә булган төрле программалар бәрабәренә башкарыла. Безнең район үзәгендә 80 балага исәпләнгән, Татар Саплыгы авылында 45 бала-урынлы ясле-бакча; район үзәгендә Балалар иҗат йортын төзергә теләвебез республика Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов тарафыннан яклау тапты.

    Бүгенге көндә Хорновар-Шигали авылында яңа клуб төзелә. Шулай ук Алешкин-Саплыкта урта мәктәп, Яңа Чокалыда төп мәктәп, Хорновар-Шигалида урта мәктәп биналарына капиталь төзекләндерелү үткәрелә. Яңа Уби авылында яңа күпфункцияле үзәк төзелеше планга кертелгән. Матак, Чәке авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары сафка басты, тагын тугыз авылда фельдшер-акушерлык пунктлары төзекләндерелде.

    Балалар иҗат йортына килгәндә исә, соңгы вакытларда гына район үзәгендә Балалар китапханәсенең яңа бинага күчүен әйтергә кирәк. Якын көннәрдә музей да яңа бинада эшчәнлеген башлап җибәрәчәк. Күптән түгел генә яшьләрнең инновацион техник үзәге булдырылган иде. Беләм, Чүпрәле балалары өчен Балалар иҗат йорты да бик кирәк. Безнең талантлы, һәр өлкәдә дә оста укучы балаларыбыз бик күп. "Созвездие"-"Йолдызлык"ның районда үткән регионара туры моны тагын бер кат бик ачык итеп күрсәтте. Чыгарылыш сыйныф укучыларының аллеясы, район үзәгендә ясалма күл, элеккеге "Сельхозтехника" территориясендә ачык һавадагы музей булдыру - шулай ук чүпрәлеләр, яшьләр өчен эшләнә торган гамәлләребез. Һәм башкарыла торган эшләрнең кайвакытта оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, хезмәт коллективлары күрсәткән энтузиазм хисабына икәнлеген дә искәртәсем килә. Район йөзен матурайтуга үз өлешләрен керткән, хакимияттән булган башлангычларга теләп кушылган шундый оешма-предприятиеләргә рәхмәт.

    Районда яшәү никадәр- ле мавыктыргыч була, территориябез ямьләнә икән- бу, иң беренче чиратта, монда яшәүчеләр өчен эшләнә. Мин уйлыйм һәм ышанам: Чүпрәленең потенциалы инвесторларны да җәлеп итәр, киләчәктә Чүпрәле аграр район булып кына калмыйча, сәнәгать предприятиеләре барлыкка килер, районыбыз үсәр, халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе дә үсеш кичерер. Моның өчен барыбыз да бердәмләшеп, көчебезне, энергиябезне нәтиҗәле хезмәткә юнәлдереп хезмәт итү кирәк! Килер буын безне гел яхшы яктан гына телгә алып, рәхмәт әйтерлек булсын!

    - Гаиләгез, гаиләгездәге традицияләр хакында да сөйләсәгез иде.

    -Гаиләмдә хатыным Ирина белән ике ул үстерәбез.

    Әти-әни безгә кеше хезмәтен күрергә һәм хөрмәтләргә өйрәтте. Улларымны да шушы рухта тәрбияләргә тырышабыз.

    -Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: