Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Көчебез–бердәмлектә: райондагы төзелешләр

    Район үзәгендә дә, авылларда да һәр елны диярлек берәр төрле яңа объект: фельдшер-акушерлык пункты, я булмаса күпфункцияле үзәк калкып чыга, я социаль әһәмиятле биналар капиталь төзекләндерелә. Әле кайчан гына бергәләп район үзәгендә Амфитеатр ачылуның шаһиты булган идек, хәзер исә физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелешен күзәтәбез. 2017 елның алты аенда Чүпрәле районында 637...

    Файдасын күрегез!

    Озактан бирле күрешми торган туганнарыбыз кунакка кайтты быел. Бусагадан атлап керүгә беренче сүзләре: "Чүпрәлеме соң бу?" булды. "Хәрби техникалар куелган парк, таш мәчет каршы алды да, төшә-төшә "Магнит", современный янгын сүндерү депосына юлыктык. Каенлык эчендә фонтан атып тора...Улым, син безне ялгыш алып килдең, яшь булсаң да юлны оныткансың", дип улымны ачулана башлаган идем, "Әни, Татарстан бу!" дип мине туктатты",-дип дәвам итте гаҗәпләнүен туган апабыз.

    Без шунда яшәгәнгә, күз күнәдер инде ул, ә читтәгеләр әнә ничек кабул итә бит райондагы үзгәрешләрне. Дөрестән дә бит, елга-ерынты якынаюдан ишелү куркынычы янаган үзәк урамда Амфитеатр сафка басты. Узганда-барганда гына күз салганда да төзеклеге, матурлыгы белән күзләрне иркәли, ә концерт-моң яратучыларга җәйлеген, ачык һавада шундый чараларны күзәтү өчен менә дигән мөмкинлек!

    Иң ерак авылларда яшәүче кешеләргә социаль хезмәтләр күрсәтүне уңайлы итү-иң өстенлекле юнәлеш булып кала. Шушы максатны күзаллап Кече Убида быел яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Татар Шатрашаны авылындагы күпфункцияле үз эченә балалар бакчасын, башлангыч мәктәпне, мәдәният йортын, фельдшер-акушерлык пунктын, китапханәне берләштерүче үзәк тә якын араларда файдалануга тапшырылачак. Бу уңайлыклар шунда яшәүче кешеләр өчен тудырыла, файдасын күрергә булсын!

    Мәктәпләр үзгәртеп корыла

    Районда ел башыннан алып бүгенге көнгә Зур Аксу, Уби урта мәктәпләре, Кече Уби балалар бакчасы төзекләндерелде. Түбән Чәке урта мәктәбе, 1 санлы Иске Чүпрәле балалар бакчасында исә төзекләндерү эшләре төгәлләнү алдында. Бу төзекләндерүләр 35 млн. сумга төшәчәк. Акчасы бер хәл, яңартылган мондый биналарга килеп кергәндә балаларның шатлыктан балкыган йөзләрен күрсәгез сез! Һәм төзекләндерү дигәнне дә, элеккечә иттереп буяу-ямау дип кенә күз алдына китермәгез. Капиталь төзекләндерү программасына кергән объектлар бөтенләй яңа төс ала. Тәрәзә ишекләр алмаштырыла, түбәләре яңадан ябыла, санузел бүлмәләре ясала. Бер сүз белән әйткәндә, безнең балалар учреждениеләрендәге кебек төзеклек, уңайлы шартлар, җылылык кайбер шәһәрләрдә дә юк әле. Боларның барысы да авыл баласы шәһәрнекеннән ким булмасын, чисталыкка-пөхтәлеккә яшьли күнексен өчен эшләнә. Һәм белем бирү сыйфатын да югары дәрәҗәгә күтәрүне күздә тота.

    Укучы балаларның сәламәтлекләрен кайгыртып исә спорт мәйданчыклары калка. Түбән Каракитә, Уби авылларында шундый спорт корылмалары файдалануга тапшырылды, ә үзәктә хоккей мәйданчыгын ясау-төзекләндерү дәвам итә. Бу объектка 8,7 млн сумга якынлык финанс чыгымнары каралган.

    Яшьләрне мәдәнияткә тарту, эстетик юнәлеш бирү уңаеннан да, һәм, гомумән һәркемнең ял итү урыны зәвыклы булсын өчен Яңа Борындык, Яңа Уби, Татар Бизнәсе мәдәният йортлары да яңарыш кичерде.

    Убида урнашкан "Җылы йорт" приютында да 850 мең сумга төзекләндерү эшләре башланган.

    Сәламәтлек өчен бик мөһим

    Сыйфатлы су эчәр өчен хәлләреннән килгәннәр артезиан коелары казыталар иде. "Кайбер авыллардагы коеларның төптә җемелдәгән суын күрер өчен иелсәң, башыңнан эшләпәң төшеп китәр", диләр иде өлкәннәребез. Әйе, шундый проблема-сусызлык бар иде районда. Аллаһының рәхмәте, чүпрәлеләр дә хәзер краннан агызып кына чишмә суы эчә.

    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, чүпрәледәге күп кенә проектларны хуплавы белән беррәттән, су челтәре төзелешенә быел да республика казнасыннан ярдәм күрсәтеләчәген белдерде. Шуның нигезендә Югары Чәке, Түбән Чәке, Иске Чәке, Кече Аксу авылларын су белән тәэмин итү өчен каптаж ясалды, авылларга су торбалары сузылды. Шулай ук мондый эшләр Зур Аксу авыл җирлегендә дә башкарылды. Чуваш Бизнәсе, Иске Кәкерле авылларында исә булган су челтәрләре төзекләндерү үтә.

    Чүпрәле районы авылларына су кертүнең проект смета документлары әзерләнә.

    "Дачный" шәһәргә охшый бара

    Иске Чүпрәленең көньяк-көнбатышында комплекслы торак төзелеше буенча район федераль программага кергән иде. Әлеге программа буенча быел 13 млн. сумга якынлык эш башкару карала. Комплекслы торак төзелеше мәйданын су челтәренә тоташтыру инде төгәлләнгән. Бу якта физкультура-сәламәтләндерү комплексын төзү эшләре дәвам итә.

    Шулай ук "Дачный" ягы җитештерү паркы белән белән дә федераль программа нигезендә финанслануга лаек булды. "Чүпрәле" сәнәгать мәйданчыгында төзүчеләр бу көннәрдә юл төзү һәм коймалап тотып алу белән мәшгульләр.

    Юл төзелеше

    Чүпрәле районы буенча быелның алты аенда юл төзелешенә 260 млн. сумга якын акча тотылган. Әлеге сумма эчендә Шланга авылы ягына, Татар Шатрашаны ягына баручы юл төзелеше, Кече Чынлыга керү юлының капиталь төзекләндерелүе кергән. Юллы булган урам кешеләре дә редакциягә әледән-әле шалтырата, чөнки кешене иң иза чиктергәне дә - урамнардан үтеп булмау иде бит. Күптән түгел генә район үзәгеннән Җәмилә Рәкыйпова шалтыратып, урам кешеләре исеменнән аларны юллы итүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткергән иде. "Бер култык кебек кенә инде, югыйсә, безнең урам, әмма шунда кереп-чыгып йөрү мең җәфа иде, шөкер, юллы иттеләр, урамыбыз киңәеп, матураеп китте",-диде ул.

    Иске Дуван авылы кешеләре дә үзәк юлның төнге вакытта якты булачагыннан канәгать. Юлның шушы авыл яныннан уза торган участогында 7,5 млн сумга баганалар утыртылып, яктырткычлар урнаштырылган.

    Юл төзелеше-төзекләндерү дәвам итә. Юлчылар сезонны кара көздә генә яба әле. Планга кергән урамнарда юл булачак, дип ышандыралар алар.

    Рәхмәт сүзе

    Көнкүреш болай алга барганда, аның кешеләре дә моннан читтә кала алмый. Шуңа да тормыш бездә кырмыска күчедәй гөҗли. Бәйрәмнәрдә актив булып катнаша район хезмәткәрләре, эшкә бердәм ябыша. П.В.Дементьевка багышланган һәм башка төрле шундый чаралар узганда, объектлар файдалануга тапшырылганда, капиталь төзекләндерелгәндә билгеле инде төзүчеләргә йөкләнмәгәне, чистарту-агарту, матурайту кебек эшләре дә күп була. Менә шундый вакытта сынала инде бердәмлек. Ә безнең халык сынатырга яратмый, бу җирне без данламасак кем данлар, ди ул. Көч, район йөзе шушы бердәмлегебездә чагыла. Моны аңлаганнарга рәхмәттән гайре башка сүз юк, билгеле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: