Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Кызыктырырлык инвестицион климат

    Рәсәй күләмендә, тышкы сәясәткә бәйле буларак, икътисад өлкәсендә авырлыклар күзәтелсә дә, Татарстан Республикасы яуланган үрләрдән чигенергә җыенмый. Татарстан Республикасы Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның стратегиясе республикага яңадан-яңа инвестицияләр җәлеп итүгә, яңа заводлар, җитештерү цехлары булдыруга корылган. Татарстанның нәтиҗәле темплар белән үсүче бер районы буларак, Чүпрәледә дә инвесторларны җәлеп итәрлек,...

    -Егор Александрович, районда «Прогресс» муниципаль унитар предприятиесе оешканга да бер елга якын вакыт узып бара. Белгәнебезчә, предприятиене оештыруның бер максаты районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, "Чүпрәле" сәнәгать паркында эш җәелдерү, гомумән, инвестицияләр җәлеп итүне, районда эшмәкәрлекне җанландыруны күздә тота. Шушы вакыт эчендә әлеге максаттан чыгып башкарылганнар турында сөйләп үтсәгез иде.

    -Белгәнегезчә, Татарстан, шулай ук Чүпрәле районы буенча да, республикада, районда җитештерелә торган тулаем продукциядә эшмәкәрлеккә туры килгән өлешне арттыру бурыч итеп куела. Аерым безнең районны алсак, 2013 елда җитештерелгән тулаем продукциядә эшмәкәрлеккә туры килгән өлеш 16,5% иде. 2014 ел нәтиҗәләре исә ул 20,4% булды.

    Без дә, үз чиратыбызда, районда бу тармак өчен өстенлекле шартлар булсын өчен төрле чаралар күрәбез. Мәсәлән, керемгә салым коэффициентын киметү буенча район Советына керткән тәкъдимебез депутатлар тарафыннан яклау тапты. Бу исә район территориясендә җәмәгать туклануы белән шөгыльләнергә теләүчеләрне өстенлекле шартларга куя. Шулай ук "Чүпрәле" сәнәгать паркы резидентлары өчен дә К2 коэффициенты 0,005 кә кадәр киметелде.

    -"Чүпрәле" сәнәгать паркы турында сүз башладык икән, әйдәгез, бу темага киңрәк тукталыйк. Паркның 2014 елның ноябрендә республикакүләм аккредитация үтеп, теркәлү турында таныклык алганын язган идек.

    -Районның көньяк-көнбатышында урнашкан "Чүпрәле" сәнәгать паркы башлап 10,7га мәйданны биләсә, әле шушы көннәрдә генә конкурс нәтиҗәләре буенча аның территориясе тагын 8,4 гектарга арттырылды. "Фламинго" җәмгыяте анда беренче резидент буларак теркәлгән иде. Һәм ул үзенең бинасын үзгәртеп кору буенча эш алып бара. Шулай ук резидент буларак теркәүне сорап тагын ике эшмәкәр-Ленар Җәлалов һәм Шамиль Аглиулловтан үтенеч керде. Үтенечләре канәгатьләндерелде. Чөнки инде алар үзләренең "җитди" эшмәкәрләр икәнлекләрен хезмәтләре белән раслап күрсәттеләр.

    -Район башлыгы Александр Шадриков район Советы депутатларының Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында үткән еллык отчет утырышында "Чүпрәле" сәнәгать паркын федераль әһәмияткә ия булган парк итү өчен Дәүләт Советына эшлекле тәкъдим белән чыккан иде...

    -Бу тәкъдим Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тарафыннан яклау тапты. Якын көннәрдә паркның проект-смета документацияләрен эшләтүгә конкурс үтәчәк. Алга китеп булса да әйтим, проект-смета документацияләре әзер булганнан соң, аны Россия Федерациясе Икътисад министрлыгының "Муниципаль сәнәгать паркларының инфраструктурасын төзү" буенча федераль программага тәкъдим итәчәкбез. Һәм яклау табып, программага керүгә өметләнәбез. Бу планнарыбыз тормышка ашканда, районның "Дачный" ягы заманча сәнәгать үзәге булачак.

    -Эшен әле яңа гына башлап китәргә теләүчеләргә дә сезнең оешма төрле яклап ярдәм күрсәтә дип беләм.

    -Әйе, без һәркем өчен ачык һәм һәрчак тиешле ярдәм күрсәтергә әзер. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршында оештырылган сәнәгать парклары резидентлары өчен каралган төрле программаларга керергә, грантлар оту өчен документлар әзерләргә булышабыз. Яңа гына сөт һәм сөт продукциясен фасовкалау, ит эшкәртү буенча проектлар әзерләнде. Шулай ук грантлар оту программасында катнашуга да 10 эшмәкәр теләк белдерде. Гомумән, юридик, информация, консультация рәвешендә ярдәм итеп белем күтәрү, законнар өлкәсендәге яңалыклар белән таныштыру өчен эшмәкәрләр белән әледән-әле очрашып торабыз. Бу уңайдан безнең оешмабызның күпфункцияле үзәктә урнашуын да белдерәсем килә. Телефон номеры: 2-21-85.

    -Безнең як халкы эшкә бик һәвәс. Куллары "алтын" булган осталары белән дә дан тоткан ул. Мәсәлән, киез итек басучылар, тукучылар, "гончарлары" булган. Әмма еллар үтә-үтә алар җитештергән продукциягә ихтыяҗ кимү сәбәпле, халык арасындагы мондый һөнәрчелек тә юкка чыгып бара. Бер яктан карасаң, кече эшмәкәрлек булуы өстенә, мондый һөнәрчелек традицияләрне барлау да бит әле ул. Районда халык арасындагы мондый һөнәрчелекне үстерү, аңа ярдәм итү буенча проект, программалар юкмы?

    -Күптән түгел генә районда эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге (Центр поддержки предпринимательства) оешты. Аның җитәкчесе итеп Айрат Насибуллин сайланды. Һәм, белгәнемчә, әлеге үзәк нәкъ менә шундый югалып баручы һөнәрчелек төрләренә "җан өрүне" үзенең бер юнәлеше итеп алды. Хәзергесе вакытта авыл җирлекләрендә шундый осталарны барлау буенча эш алып барыла.

    -Инде килеп Кытайның Хэбэй провинциясе эшкуарлары ассоциациясенең безнең район территориясенә инвестор буларак керәчәген дә ачыклап китик. Бу укучыларыбызны бик кызыксындыра.

    -"Хэбэй" белән хезмәттәшлегебез дәвам итә. Бездәге ятмаларның үрнәкләрен алып китеп алар үз экспертизаларын үткәрделәр. Һәм безнең известь ятмалары аларда да гамәлгә ярашлы дип табылды. Хәзергесе вакытта без алардан техник куәт буенча белешмәләр соратып алдык. Техник куәт дигәндә, газ басымы, электр энергиясенең егәрлеге дип аңларга кирәк. Әлеге компания бу якларга бер ел өчен генә килмәячәк. Аның эшчәнлеге күпкырлы һәм Чүпрәлегә бәйле рәвештә дә төрле проектлары бар. Апрель аенда Кытайдан эш төркеме көтәбез. Алар завод төзү урынын караячаклар, җирлекне өйрәнәчәкләр.

    -Димәк, Чүпрәледә инвестицион климат кызыктырырлык дияргә нигез бар.

    Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: