Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Кытай Халык Республикасының Хэбэй провинциясе Эшкуарлары ассоциациясе вәкилләре Чүпрәлегә килде + ФОТОРЕПОРТАЖ

    3 февраль районыбыз тарихы елъязмасына алтын хәрефләр белән кереп калыр. Инвестицион үсеш агентылыгы коллегиясенең йомгак утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында Чүпрәле мунициципаль районы белән Кытай Халык Республикасының Хэбэй провинциясе Эшкуарлары ассоциациясе арасында хезмәттәшлек турында килешүләргә имза салынды.

    Икенче көнне исә район башлыгы Александр Шадриков үзенең эш бүлмәсендә Кытай Халык Республикасының Хэбэй провинциясе Эшкуарлары ассоциациясе делегациясен кабул итте.

    Делегациянең Чүпрәлегә килү максаты, беренче чиратта, биредәге инфраструктура, район территориясендәге казылма япмалар белән танышу торса, шулай ук, киләчәктәге эшчәнлек юнәлешендә районда Индустриаль парк төзү планнарын да күзаллады.

    Эшлекле очрашу барышында берничә инвестицион проектны тормышка ашыру турында сүз алып барылды. Шуларның берсе булып, Татар Шатрашаны авылы территориясендәге цеолит казылма байлыгын эшкәртү тора.

    Исегезгә төшерәбез, моннан берничә дистә еллар элек үк инде әлеге җирлектә бик кыйммәтле казылма байлык-цеолит булуы турында сөйлиләр иде. Күп еллар үтүгә дә карамастан, аны казырга керешмәделәр. Ниһаять, район җитәкчелеге цеолит ятмасын үзләштерү буенча инвестиция проект эшләде һәм биредә "Идел буе цеолитлары" ачык акционерлык җәмгыяте катнашында карьерны ачу тантанасы узган иде.

    Киңәшмәдә "Идел буе цеолитлары" ачык акционерлык җәмгыяте вәкиле Хашиев Аслан Абдул-Мажитович та катнашты һәм цеолит казылма байлыгы-иң чиста экологик продукт булуын әйтеп үтте. Аны авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә, төзелештә дә, шулай ук, терлекләргә өстәмә азык катнашмасы итеп тә кулланып булу мөмкинлеге хакында сөйләде. Соңгы елларда исә цеолит төрле авыруларга каршы медицинада да уңай кулланыш тапкан. Кытай делегациясенә әлеге казылманың үрнәген дә тәкъдим иттеләр.

    Очрашудан соң, кунаклар район җирлегендәге казылма байлык урыннары белән танышып чыктылар. Бу Татар Шатрашаны авылындагы цеолит, балчык япмасы урын алган Зур Аксу, Городище, Татар Бизнәсендәге известь карьеры, Мунчәли авылы территориясендәге кварц комы япмалары. Хезмәттәшлек партнерларын башлыча, известь һәм кварц комы байлыклары кызыксындырды. Әлеге урыннардан Кытай Халык Республикасының Хэбэй провинциясе Эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Ван И казылмаларның составын тагын да җентекле өйрәнү өчен үрнәкләр алды.

    Кытай делегациясе, шулай ук, район үзәгендәге балалар иҗат йорты бинасының төзелеш барышы белән кызыксынды. Биредә алар бинаны сафка бастыруда нинди төзелеш материаллары куллануын карадылар. Кунаклар игътибарына балчык һәм цеолит катнашмасы белән әзерләнгән кирпечләр күрсәтелде.

    Чүпрәле районы һәм Кытай Халык Республикасының Хэбэй провинциясе Эшкуарлары ассоциациясе арасында хезмәттәшлек турында килешүдә авыл хуҗалыгын үстерү хакында да сүз алып барыла. Әлеге хезмәттәшлек юнәлешендә яшелчә үстерү өчен теплица комплекслары булдыру мәйданчыклары-җирләр тәкъдим ителде.

    - Чүпрәле безгә бик ошады, районда заманча җитештерү базасы булдыруда үзара хезмәттәшлеккә кызыксынуыбыз да көчле,-дип белдерде Кытай Халык Республикасының Хэбэй провинциясе Эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Ван И.

    Александр Шадриков та үзара хезмәттәшлекнең мөһим булуын ассызыклап, киләчәктә авыл хуҗалыгы булып исәпләнгән Чүпрәле районы индустриаль яктан зур үсеш алган җирлеккә әйләнәчәгенә ышанычын белдерде.


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: