Кыр эшләре ашыктыра
Озакка сузылган явым- төшемле һава шартлары көзге эшләрен төгәлләүдә кыенлыклар тудырды. Метеостанция хезмәткәрләре әйтүенә караганда, сентябрь аенда гына да 198 мм., ә октябрьнең беренче декадасында 17,2 мм. явым- төшем күзәтелгән. "Бу күрсәткечләр нормадан артык",- ди алар.
Сүз дә юк, җиргә дым кирәк. Көзлеген туфракның дымга туенып калуы алдагы ел уңышы өчен ышанычлы шартлар тудыра. Хуҗалыкларда булганда игенчеләрдән: "Бу яңгырлар җәй айларында бик кирәк иде дә бит..",- дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Соңгы җиде елдагы корылыкны исәпкә алганда, хәзер яңгырлар елның кайсы фасылында яуса да артык булмас шикелле. Чөнки үсемлек дөньясы чиктән тыш дымга сусаган. Мөгаен, шуңа күрә дә механизаторлар яңгырларга бик үк үпкә тотмаска тырышалар. Һәр мөмкинлектән нәтиҗәле файдаланып эшне комплекслы оештыралар. Хәзерге вакытта район хуҗалыкларында соңгы кыр эшләре дәвам итә. 33 мең гектар чамасы мәйданны биләгән басу туфраклары эшкәртелде. Бу планда каралганның 90 проценты дигән сүз. Соңгы көннәрдә "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Мунчәли һәм Зур Аксу филиалларында, "Шәйморза" һәм ТрансПорт" җәмгыятьләрендә, П. В. Дементьев исемендәге агрофирманың Саплык филиалында эш темпын арттыруга ирештеләр. Агро идарә җитәкчелеге бу мөһим агротехник чараны якын көннәрдә төгәлләү бурычын куя. Шикәр чөгендере алу да быел кыен шартларда дәвам итә. 3300 гектар мәйданны биләгән плантацияләрнең 1000 гектарыннан татлы тамырлар казытып алынды. Уртача уңыш 363 центнерны тәшкил итә. "Цильна", "Бикчуров Р" һәм "Мәхмутов И" җәмгыятьләрендә һәр гектардан алынган уртача уңыш 400 центнерны да узып китә. Календарьда октябрь. Көннәрнең ачылып, җылы һәм аяз торуына ышаныч бик аз. Шуңа күрә кайбер хуҗалыкларда техниканы мөмкин кадәр рациональ эшләтергә тырышалар. Шуны да искәртик , шикәр чөгендеренең 2000 гектары "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасы карамагында. Әлбәттә, шушы кадәр чыгымнар тотып үстерелгән культураны берәүнең дә югалтасы килми. Бу очракта "Цильна" механизаторларының батырлыгын үрнәк итеп әйтәсе килә. 2500 гектарга якын үстерелгән көнбагышның мең гектардан артыгында уңыш җыеп алынды. Иң югары уңышны "ТрансПорт" җәмгыятендә алалар. Һәр гектардан чыккан көнбагыш уртача 26 центнер булды. Әлеге культура "Бикчуров Р." җәмгыяте басуларында аның уңышы 17 центнер.
Быел малларны уңышлы кышлату максатыннан шартлы һәр баш терлеккә уртача 26 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Шул исәптән 57 мең тонна сенаж һәм 33, 7 мең тонна силос салынды, 7, 8 мең тонна печән һәм 7540 тонна салам тупланды. Рационны тулыландыру өчен бүгенге көндә дә эш дәвам итә. "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасына караган Матак филиалында, мәсәлән, тәүлек саен 800 тоннадан артык силос салына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев