Туган Як
  • Рус Тат
  • Киләчәк һәм үткәннәр хакына

    Үткән шимбәдә Зур Аксу урта мәктәбе 125 еллык юбилеен билгеләп үтте. Әлеге тантанага кайчандыр аның диварларында белем алган укучылар, аларны укыткан укытучылар, мәктәп директорлары, олы кунаклар җыелды.

    Район мәгариф учреждениеләре арасында иң олы саналган әлеге мәктәпкә нигез 1886 елда салына. Аның төзелүендә Казандагы мәгариф округының инспекторы Иван Яковлевның һәм рухани Василий Теняевның тырышлыгы зур була. Иң элек мәктәп үз эшчәнлеген бер фатирда алып бара, аннан ул мәктәп-чиркәү буларак төзелә (бүген әлеге урында чиркәү урнашкан). Мәктәп-чиркәү булып эшләгән елларында биредә хатын-кызларга да уку мөмкинлеге ачыла, алар чиркәү бинасында укыса, ир-егетләр мәктәп бүлмәләрендә белем алалар. Бу елларда төп фәннәр буларак арифметика, уку, язу укытыла һәм дини белемнәр бирелә. Укулар барысы да рус телендә була. Башлангыч укулар 4 елны тәшкил итә.

    Октябрь инкыйлабыннан соң, мәктәптәге белем бирү системасы да үзгәрешләр кичерә. Әлеге өлкәдә яңалыклар кертүдә дә Василий Теняевның саллы гына өлеше булуын күпләр әле дә булса сагынып искә ала.

    1934 елда Зур Аксуда җидееллык белем бирелә башлый. 1935 елда мәктәп бинасы ике катлы итеп төзелә һәм укыту системасы буенча урта мәктәпләрдән санала башлый.

    1980 елга чаклы Зур Аксу урта мәктәбе район күләмендә база, куст мәктәпләрнең берсе булып тора. Бирегә укырга дип тирә-күрше авыллардан гына түгел, хәтта күрше Ульяновск өлкәсеннән дә киләләр. Моның бер дәлиле буларак, 1975 елда мәктәптә укучылар санының 760 булуын китерергә мөмкин?! Ә инде заманча, бүгенге зур, якты спорт, акт заллары булган мәктәп бинасы 2000 елда сафка баса.

    Мәктәпнең 125 ел эшчәнлеге дәверендә биредә кем генә укып чыкмаган да, нинди генә олы шәхес булмаган(!).

    Мәктәп эченә атлап кергәч үк, аның тарихын барлаган, укытучыларның,укучыларның бүгенге уңышларын чагылдырган күргәзмә барысы өчен дә сөйли. Тарихның бер генә бөртеге дә югалмаган, сакланган һәм сакланып бара. Ул шулай булырга тиеш тә. "Үткәннәрсез киләчәк юк", диләр. Әлеге бәйрәмгә килгән һәр кешенең күңелендә, мөгаен, әнә шундый уйлар булгандыр. Бу көнне сәхнәдән җырланган җырлар, башкарылган биюләр, шигырьләр сөйләүләр әнә шул үткәннәргә барып тоташты.

    Сәхнәгә күтәрелгән һәркем мәктәп укытучыларына олы рәхмәтләрен белдерде, горурлануларын әйтте.

    Мәктәпнең олы юбилее белән котлап район Башлыгы Тимур Нагуманов та үзенең чыгышында: "Мәктәп олы шәхесләре белән горурлана ала икән, димәк үзенең эшчәнлеге белән дә лаеклы горурлана ала дигән сүз. Киләчәктә дә белем бирү өлкәсендә бары уңышларга гына ирешеп эшләвегезне телим", диде.

    Гомеренең 53 елын белем бирүгә багышлаган, шуның ике дистәсен мәктәп белән идарә итү өлкәсендә хезмәт иткән Виктор Лухманов та Зур Аксу урта мәктәбенең данлыклы үткәнен, бүгенгесен барлап чыгыш ясады.

    Әлбәттә, юбилей бәйрәме бүләкләрсез булмый. Бу көнне район предприятие, оешма җитәкчеләре, район хакимияте олы бүләкләр алып килгән иде. Хезмәтләрендә олы казанышлар яулаганнар район Башлыгы кулыннан Рәхмәт Хатлары, Мактау Грамоталары алдылар.

    Бүген Зур Аксу урта мәктәбе коридорында 178 укучы баланың тавышы яңгырый, 23 мөгаллим аларга белем бирә, төрле түгәрәкләр эшли.

    Бу көнне мәктәпне юбилее белән котларга килгән мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәләтләрен күреп, килгән кунаклар, аеруча таң калды. Димәк, уку йортының киләчәге яши һәм ул өметле. Ә инде, иманым камил, бу балалардан атаклы шәхесләрне үстерүдә мөгаллимнәр бар тырышлыкларын куярлар... киләчәк һәм үткәннәр хакына.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: