Кече Чынлыдан Бану апа Сирукова сугыш елларында тракторчы булып эшләгән

Кече Чынлы авылында гомер кичерүче Бану апа Сирукова гомер бәйрәмен-95 еллык билгеләп үтте. Россия ПрезидентыУказы нигезендә 90,95 һәм 100 яшьлек юбилейларын билгелләп үтүче өлкәннәребезгә аерым хөрмәт күрсәтелә. Җитәкчеләр аларны өйләренә барып котлыйлар, хәл-әхвалларын белешәләр, көнкүрешләре белән танышалар.
Бану апа янына район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм авыл җирлеге башлыгы Әнсар Хәкимов Президенттан котлау телеграммасы алып килгәч, шатлык-куанычларын белдерде. "Президент шәхсән үзе котлаганмы, мине каян белә ул", дип сорауларыны яудырды.
Әйе, сугыш елларының ачлыгын, ялангачлыгын, аннан соңгы илне торгызу елларында фидакарь көч куйган олы буын кешеләребезне онытырга һич тә хакыбыз юк. Бүген тыныч тормышта яшәвебезгә без аларга бурычлы.
Бану апа сугыш елларында тракторчы булып эшли. Ул елларда Иске Шәйморза авылына яшь кызларны укырга җыялар. Авылда ир-ат юк, нәфис зат булып иркәләнеп яшәргә насыйп булмый шул хатын-кызларга. Бану апа да алар белән бергә тракторчы һөнәрен үзләштерә һәм сугыш беткәнче колхоз кырларында эшли.
Тормыш иптәше Гаязны ул 1942 елда йөкле килеш озатып кала. Нәни балачагы әтисез үскән кызын Гаяз әфәнде бары тик 1946 елда гына күрә ала. Сталинград сугышында катнашкан сугыш ветеранының вафатына инде 15 еллап вакыт узган. Аның Бануына бүләк булып, дәүләт тарафыннан 2010 елда төзелгән өе кала. Бүгенге көндә юбиляр шушы йортта кече кызы Нәфисә белән гомер кичерә. Янәшәдә генә башка балалары да яши.
Бәйрәм көнендә Бану апа яшьлеген искә алды, дөрес соңгы елларда бераз хәтер какшаган. Шулай да әңгәмәдәшләре белән сөйләшеп, көлешеп утырды, күңеле дә күтәренке иде.
-Аллага шөкер, әни бүген дә безнең арада.Әле дә булса шаяртып ала, эшкә өйрәтә үзебезне, -диләр инде үзләре дә олы яшьтәге кызлары.
Бану апаны котларга дип килгән кунаклар да җылы теләкләрен ирештереп, район башлыгы исменнән аңа бүләк тапшырдылар.
****
Бу көннәрдә үзенең юбилейлы туган көнен Иске Кәкерле авылында гомер кичергән Зәкия апа Миннебаева да билгеләп үтте. Тормыш иптәше белән алар 12 бала тәрбияләп үстергәннәр, гомер буе "Ялкын" колхозында хезмәт куйганнар. 1970 елдан бирле Зәкия апа лаеклы ялда.
Кызганычка каршы, район җитәкчелегенә юбиярны шәхсән котларга мөмкинчелек булмады. Зәкия апа Казан шәһәрендә балаларында яши. Туган көне уңаеннан изге теләкләр юллап, бүләк аңа улы аша тапшырылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.51700
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.46400
-
11 гыйнвар 2021 - 16:29Чүпрәледә ел башыннан ике янгын теркәлде Район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.41800
-
6 гыйнвар 2021 - 17:13Рөстәм Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Узган елда православие динен тотучы татарстанлылар гадәттәгечә игелек һәм шәфкать юлыннан тайпылмадылар, иман байлыгын тиешле югарылыкта сакладылар.5000
-
5 гыйнвар 2021 - 10:43Чүпрәле районы паркларында Яңа ел тамашалары уза Чаралар кысаларында җитезлек һәм осталык буенча төрле ярышлар, кызыклы һәм күңел ачу номерлары, җырлар һәм биюләр үткәрелә.53500
-
1 гыйнвар 2021 - 16:25Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Әмирҗан Бакаев туган авылым дип җан ата Әмирҗан абый Иске Чүпрәле авылында 1951 елның 1 январенда дөньяга килә.31800
-
28 декабрь 2020 - 10:18Татар Шатрашаны авылында яшәүче Ахметовлар 60 еллык гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтте Ахметовлар җырга-моңга бай гаилә.73600
-
26 декабрь 2020 - 14:58Иске Шәйморза авылында гомер итүче Ркия Хаярованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар Намуслы хезмәте өчен Ркия апа «Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде».60800
-
25 декабрь 2020 - 14:06Чүпрәледән 26 укучы Татарстан Президенты чыршы бәйрәмендә катнаша Чара барлык санитар кагыйдәләрне үтәп, 3 этапта оештырыла.47500
-
25 декабрь 2020 - 11:22Чүпрәледән татар кызы гүзәле Гүзәл Конкурсны "Бөтендөнья татар конгрессы" төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырган иде.46800
-
24 декабрь 2020 - 14:002021 елда узачак мөселман бәйрәмнәре билгеле 2021 ел Һиҗри исәп буенча 1442–1443 еллар37200
-
23 декабрь 2020 - 15:55Дәрестә һәм класстан тыш чараларда укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү Сүземне күренекле язучы Г.Әпсәләмов фикере белән башлыйсым килә: “Мәктәпләрдә бер генә укытучы түгел, аларның һәрберсе хөрмәткә лаек.7800
-
23 декабрь 2020 - 15:18Чүпрәледә полиция бүләкләр тапшыра Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан районыбызда күркәм традиция буларак күп балалы яисә аз керемле гаиләләргә Кыш бабай һәм Кар кызыннан бүләкләр тапшыру башланды.32800
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
15 гыйнвар 2021 - 11:23
-
18 гыйнвар 2021 - 16:06Сайлау кампаниясендә активлык күрсәткән чүпрәлеләр бүләкләндеРайон башлыгы Марат Гафаров чираттагы киңәшмәдә Мактау Грамоталары тапшырды.5700
-
18 гыйнвар 2021 - 11:39Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров коронавирустан прививка ясаттыБүгенге көннән Татарстанда Covid-19 дан массакүләм вакцинацияләү башланды.6800
-
18 гыйнвар 2021 - 09:10Чүпрәледә "Эшлекле дүшәмбе" халык мөрәҗәгатьләрен тикшерүдән башланды Соңгы көннәрдә яуган кар авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен күп кенә проблемалар тудырды.7000
-
18 гыйнвар 2021 - 11:39Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров коронавирустан прививка ясатты Бүгенге көннән Татарстанда Covid-19 дан массакүләм вакцинацияләү башланды.6800
-
18 гыйнвар 2021 - 16:06Сайлау кампаниясендә активлык күрсәткән чүпрәлеләр бүләкләнде Район башлыгы Марат Гафаров чираттагы киңәшмәдә Мактау Грамоталары тапшырды.5700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика