Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Кече Чынлы авылында Сабантуй бәйрәме үтте

    Бүген, 7 июньдә Кече Чынлы авылының олысы-кечесе, кайткан кунаклар Сабантуй мәйданына ашыкты. Ел саен гадәт буенча үткәрелүче бәйрәм быел да авылның күрке булды, биредә чыннан да тырыш, булдыклы, уңган кешеләр яшәвен тагын бер кат күрсәттте.

    Республика, алай гына да түгел, Россия күләмендә үзен таныта алган «Цильна» хуҗалыгы җитәкчесе Барис Гафуров бәйрәмнең һәркемгә күтәренке күңел өстәвен, аның якты хатирасе киләсе елга кадәр дәвамлы булуын теләде. Ә бәйрәм, чыннан да истә калырлык иде.

    Район хуҗалыклары арасында алдынгылыкны озак еллар дәвамында биләгән, бүгенге көндә дә тотрыклы, җирдә нык басып тора алуы белән Кече Чынлы авылы шушында яшәүчеләре, көн-дими, төн дими тырыш хезмәт итүчеләре белән горурлана. Сабантуй бәйрәмендә Барис Гафуров кырда, фермада эшләүчеләргә карата рәхмәтләрен әйтеп, олы бүләкләр тапшырды.

    -Вакытында авылда эш күп, барысын да кул белән эшлисе, дип авыллардан күбесе шәһәрләргә качып бетте. Хуҗалыкта чыннан да хезмәтне яратканнар гына калды дияргә була. Әмма бүгенге замана уңайлыклары, аның яңа шартлары, авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә үзгәрешләр кертте. Фермаларда, кырга чыгасы комбайннарда, гомумән бар техникада бүген барысы да көйләнгән, бары тик кнопкага гына басасы. Калаларда эш эзләп тилмереп йөргәннәргә, авылга кайтыгыз, хәзер биредә дә шәһәр тормышы, менә дигән итеп яшәп була, дип чакырып калам,-диде алдынгы хуҗалык җитәкчесе.

    Чыннан да бүген Кече Чынлы авылында һәр йортка суы кергән, чыккан, газ ягулыгы бар. Яңа гына фельдшер-акушерлык, ветеринария пунктлары ачылды. Балалар бакчасында өстәмә төркем барлыкка килде, балалар төзекләндерелгән якты, матур мәктәп бинасында белем ала. Агымдагы елда җитәкчелек тырышлыгы белән биредә яңа асфальт юллары булдырмакчылар. Республика җитәкчеләре авылның даими кунагы, биредә илкүләм семинарлар, конференцияләр уза. Кыскасы, рәхәтләнеп эшлисе дә яшисе генә.

    Бу турыда Сабантуйга олы кунак булып килгән район башлыгы Александр Шадриков та:

    -Кече Чынлы авылының элек еллардан килгән традицияләре, нигезле эш алымнары яши. Авыл кешеләренең уңган булуы да менә шундый бәйрәмнәрне гөрләтеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Киләчәктә дә күркәм эш-гамәлләр белән гомер кичерергә, исәнлек белән яшәргә булсын,-диде.

    Александр Шадриков «Цильна»хуҗалыгы җитәкчесе Барис Гафуровка Iдәрәҗә Диплом һәм район Мактау тактасына кертелү турындагы таныклык тапшырды. Шулай ук, алдынгы сыер савучы Зөлфия Җаббаровага Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау Грамотасын тапшырды.

    Котлаулар, тәбрикләүләрдән соң, Сабантуе уеннарына старт бирелде. Мәркәзебез Казан шәһәреннән килгән эстрада артистлары Иркә һәм Раяз Фасихов үзләренең җыр-моңнары белән уеннарда катнашучыларга дәрт-дәрман өстәп тордылар.

    Кемдер бу вакытта чүлмәк ватты, көянтә белән су ташыды, капчык киеп йөгерде, кыскасы һәр эштә дә үзләренең уңган-булганлыгын күрсәтә алган кечечынлылылар уеннарда да сынатмады. Һәркем биредә үзе теләгәнчә ял итте, күңел ачты.

    Кече Чынлы авылының даны тирә-юньгә көчле көрәшчеләре булуы белән дә таралган. Быел да авылның кечесеннән алып олысына кадәр авыл батырлары бил алышты.

    Сабантуй алдыннан гына авыл өстеннән тансыклап, озаклап яңгырның явып үтүен әйтергә кирәк. Аның шифалы тамчыларыннан соң, иген кырларының күзгә күренеп яшәрүе, җиңел сулыш алган малкайларны күрүе - барысы авылның матур тормышын чагылдыра, киләчәк көнгә өмет вәгъдә итә. Киләсе елларда да авылда Сабантуе бәйрәмнәренең гөрләячәгенә ышаныч белдерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: