Туган Як
  • Рус Тат
  • Кабер ташлары ни сөйли?

    Район буенча биш көн дәвамында Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмил Мөхәммәтшин һәм Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты хезмәткәрләре тарихи эзләнүләр үткәрде. Эзләнүләр барышында ниләр табылды икән? Әлеге уңайдан Җәмил Мөхәммәтшин белән очрашып, сөйләшергә булдык.

    -Җәмил Габдрахманович, безнең җирлектә соңгы елларда мондый чаралар үткәрелмәвен исәпкә алсак, нигә әле нәкъ менә безгә тукталдыгыз,-диясе килә.

    -Чыннан да, биредә соңгы тарихи эзләнүләрне 1961 елда тарихчылар Харун Юсупов һәм 1967 елда Равил Фәхретдинов үткәргән булган. Аерым авылларда шушы авылдан чыккан шәхесләр тарафыннан тарих чылбыры төзелгән. Мәсәлән, Татар Бизнәсенең 1000 еллыгы билгеләнгән. Димәк, тикшерүләр үткәрелеп тора дигән сүз. Шулай да, без дә килергә булдык.

    Озак еллар кабер ташлары, керамик материал эшләнмәләрен эзләү белән мәшгуль булганлыктан, бирегә килүебезнең максаты да район җирлегендә аларны барлау булды.

    -Нәтиҗәләр бармы соң?

    -Әйе, күп кенә авылларда булганнан соң, шактый гына материал тупладык. Мәсәлән, Иске Шәйморза авылында XV гасырга караган кабер ташларына юлыктык. Аннан да элегрәк XIV гасырга караган кабер ташлары да бар. Ә инде XIX гасырга караган кабер ташлары гомумән күп. Аннан биредә керамик әйберләр дә барлыгын белдек. Шулай ук, һәр җирлекнең үзенчәлекле булуы кызыксыну тудыра. Мәсәлән, башка якларда кабер ташлары гадәти формада булса, биредә без аларның йомры формаларын күрдек. Башка төрлеләре дә бик күп. Аннан бер авыл белән икенче авылның җирле сөйләмендә аерымлык-лар бар, аларны өйрәнү дә бик кызыклы.

    -Әлеге табышлар берәр нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирәме соң?

    -Берсүзсез. Шулай да нәтиҗәләрне ясарга иртәрәк әле. Әлеге табышлар биредә халыкның борынгы Болгар чорыннан ук яшәвен тасвирласа да, җирнең тарихи катламын да тикшерү өстендә эш алып барырга кирәк. Тарихи катлам никадәр тирәнрәк урнашса, халыкның урнашу тарихы да шулкадәр иртәрәк була. Аннан биредә тирә-якларда бары авыллар, ә менә Городище җирлегендә шәһәрнең булуы турында мәгълүматлар бар.

    Әлбәттә, әйткәнемчә, кызыксынуларыбыз моның белән генә төгәлләнми әле, киләсе елга казу эшләре башларга уйлыйбыз. Металлдан эшләнгән савыт-сабалар, башка төр әйберләр булуы ихтимал. Бер сүз белән әйткәндә, киләчәк эзләнүләр күрсәтер. Ә инде беркүпме мәгълүматларга ия булганнан соң, исәбебез китап чыгару. Әлеге китап республиканың күп кенә районнары, шул исәптән биредәге бай тарихи материалларга нигезләнеп эшләнәчәк.

    -Рәхмәт, кызыклы һәм кирәкле хезмәтегездә уңышлар теләп калабыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: