Туган Як
  • Рус Тат
  • Юлчылар кышка әзерләнә

    Алдагы кышның нинди буласын ничек кенә фаразласалар да, көчле салкыннарсыз һәм карлы-бураннарсыз булмас инде ул. Соңгы еллардагы метеорологик күзәтүләргә караганда да, кыш айларының карга бик бай булуы мәгълүм.

    Һәр елның октябрь аенда юл хуҗалыгы хезмәткәрләре юлларны кышкы чорда тиешле дәрәҗәдә тоту һәм кышкы юлларда автотранспорт хәрәкәт итүгә өзеклекләр тудырмау максатыннан зур чаралар күрәләр. Әле шушы көннәрдә генә районыбызның юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренең ни дәрәҗәдә кышкы шартларда эш-ләүгә әзерлекләрен күрсәттеләр. Казаннан килгән комиссия әлеге коллективның тырышлыгын югары бәяләде. Тигез рәткә төзеп бастырылган, кар чистарткыч таккан махсус КамАЗларны, грейдерларны, төягечләрне, экскаваторларны һәм роторларны эшләтеп җибәргәч хәрби часть полигонындагы өйрәнүләр күз алдына килде. Машиналар һәм механизмнар төгәл эшли, кунаклар аларның һәркайсын җентекләп карады. Чөнки үткән кышларда карның артык та күп явуы һәм шуның нәтиҗәсендә урамнарда, юлларда килеп туган проблемаларны һич тә онытырга ярамый. Әле үткән көннәрдә генә башкала мэры Илсур Метшин да кышкы чорда Казанны кардан чистарту буенча юл һәм коммуналь хуҗалыклар җитәкчеләре белән конкрет киңәшмә уздырды. Аның әйтүенә караганда, үткән елларда һәр квадрат метрны кардан чистарту өчен 15 сум акча тотылган икән. "Кар күп яуган очракта без ул сумманы башка социаль чыгымнар хисабыннан булса да өч мәртәбә арттырырбыз, әмма шәһәрне былтыргы кебек карга күммәбез,"- диде ул. Аңлашылганча, былтыргының ачы сабагыннан барыбыз да нәтиҗә ясарга тиеш.

    -Бигрәк тә кыш айларында парктагы техниканы "сугышчан" әзерлектә тотабыз. Нинди генә көчле бураннар булуга да карамастан, юллар һәрчак ачык булырга тиеш. 25 берәмлек техника дүрт бригадага бүленгән һәм алар ике сменада дүрт юнәлеш буенча, ягъни Иске Чүпрәле-Борындык, Иске Чүпрәле-Иске Кәкерле, Иске Чүпрәле-Шланга һәм Иске Чүпрәле-Татар Шатрашаны авылларына табан юлларның торышын контрольдә тотачаклар,- ди оешма җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Валерий Художитков. Барлык юлларның гомуми озынлыгы 220 километрга якын. Боз белән капланган юллар да нинди генә фаҗигалар, аварияләр китереп чыгармый. Шуңа күрә юл хуҗалыгы оешмасында елдагыча тоз- ком катнашмасын да җитәрлек күләмдә әзерләп куйганнар.

    -Бөтен техника җылы гаражда саклана, теләсә нинди суыкларда да аларны эшләтеп юлга чыгу өчен бөтен мөмкинлекләр бар,- дип дәвам итә сүзен Валерий Александрович.

    Асфальт заводы эшчеләре дә кышкы чорга әзерләнә. Барлык электр двигательләрен һәм механизмнарны төзәтеп, майлап кую әзерлеген күрәләр алар. Рифкать Хәйруллин җитәкләгән завод коллективы үз хезмәтен елның- елында намус белән башкара.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: