Иске Чүпрәледә яшәүче Мартыновларга коляска бүләк иттеләр
Татьяна Мартынова: Мин үзем Ульяновск өлкәсендә туып үстем. Булачак тормыш иптәшем Александр белән иптәш кызның туенда таныштык. Бер-беребезне ошаткач, Чуваш Бизнәсендә яшәүче Мартыновлар нигезенә килен булып килдем. 4-5 еллап авылда, кайнанам-кайнатам белән бергә яшәдек. Бик яхшы яшәдек, әле дә бер-беребезгә ярдәмләшеп торабыз. Әмма "дөнья гел түгәрәк булмый" диләр бит. Безнең...
Быел гына әле район үзәгеннән йорт сатып алдык. Александр әлеге йортны үз куллары, үз көче белән генә диярлек ремонтлап чыкты. Өйне зурайтып, аңа янкорма төзедек, мунча салдык.
Әйтергә теләгәнем, район җирлеге авыл дип исәпләнелсә дә, шәһәрдәгедән кайтышлы булмаган шартларны тудырып, хәтта аннан да әйбәтрәк иттереп яшәп була. Шушы беренче балабыз Арсений турындагы кайгыртучанлыкны да ассызыклыйсым килә. "Балага коляска кирәк", дигәч җәй көннәрендә бер колясканы Ульян шәһәрендә яшәүче Дамир хәзрәт бүләк итеп биргән иде. Әмма ул өлкәннәр өчен булып чыкты, коляска кирәклеге проблемасы актуаль булып кала бирде. Һәм менә шушы көннәрдә генә район башлыгы Александр Шадриков безгә нәкъ менә Арсенийыбызга кирәк булган колясканы китерде. Тезләренә генә басып хәрәкәтләнә алган балабызның һәм үзебезнең шатлануыбызны бер күрсәгез! Райондагы "Благодарение" фондыннан коляска алынды, диделәр, инвалид балалар өчен оештырылган "Район башлыгы чыршы бәйрәменә" чакыру калдырып киттеләр. Рәхмәттән гайре сүзебез юк, билгеле. Районда һәр инвалид бала күз уңында, дип уйлыйм. Алар белән эшләү шундый конкрерт итеп куелган ки, социаль хезмәткәрләр, җаваплы җитәкчеләр андый балаларны танып белә, аларны кайгыртып тора. Шәһәрдә булса, мәсәлән, күпсанлы мондый төркем арасында югалып та калыр идек әле.
2017 елда гаиләбез тагын бер кешегә тулыланды - кызыбыз Яна туды. Тормыш дәвам итә. Һәркемгә саулык-бәхет телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев