Туган Як
  • Рус Тат
  • Иске Шәйморзада авыл бәйрәме

    Иске Шәйморза авылында үткән авыл бәйрәме күп кешеләрнең күңелендә җылы тәэсирләр калдырды. Бу көнне авыл кешесе чын-чынлап ял да итте, очрашу мизгелләре бәрабәренә хатирәләрен дә яңартты.

    Кешеләр язмышы кебек үк һәр авылның үз үткән юлы, тарихы була. Шулар нигезендә, галимнәр язмаларыннан билгеле булганча, Иске Шәйморза авылына Болгар дәүләте чорындагы елларда ук нигез салынганлыгы мәгълүм. Шуннан бирле биредә халык туплана, көн күрә башлый. 1592 елда Иске Шәйморза авылының көнчыгыш өлешендә кабер ташы табылганлыгы турында да хәбәрләр бар. Иске Шәйморза авылының тарихы бик еракларга барып тоташканлыктан, тарихи вакыйгаларны аңа күп кичерергә туры килә. Башлап ул Сембер өязенә караса, соңрак Буа районы составында да булып ала.

    Районнар оешкач, Иске Шәйморза Буденный районының үзәге булып тора. 1958 елда Буденный районы Цильна районы дип атала башлый. 1959 елда исә ул Чүпрәле районы составына кертелә.

    Иске Шәйморза авылында гомер-гомердән тырыш, хезмәт сөючән халык яши.

    Бу турыда авыл бәйрәменә килгән район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов та бил-геләп үтте.

    -Иске Шәйморза авылы халкы тырыш, бердәм, туганлык җепләрен өзми яши белә,-диде ул. -Нинди эшкә тотынсалар да, ахырына кадәр башкарып чыгалар. Алай гына да түгел, әлеге авыл үзенең Габдулла Рәхимкулов кебек һәм башка күп кенә илебез күләмендә танылган, данлыклы шәхесләре белән лаеклы горурлана. Авылның киләчәге өметле булсын, алдагы гасырларда да гөрләп яшәвен дәвам итсен,- диде ул.

    Бәйрәм чарасы күп кенә кызыклы мизгелләргә бай булды. Һәркем ниндидер уенда катнашырга ашкынды, үзенең талантын барлады. Бу көнне авыл халкына район мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре катнашында зур концерт тәкъдим ителде, чара Сабантуй күренешләре белән үрелеп барды.

    Мәйдан уртасында иң көчлеләр бил алышты. Әйтергә кирәк, чарага күрше районнардан да бик күп көрәшчеләр кил-гән иде. Көрәш буенча беренче урынны да күршеләр-Буа районнан Равил Сафиев алды.

    Кемнәр җитез, шулар кашыкка йомырка куеп узышты, көянтәле чиләкләрдә су ташыды, көчлеләр гер күтәрде, аркан тартты. Гомумән, һәркем үз шөгылен тапты.

    Авылның иң уңган, иң булган егетләре, чәчү алдынгылары, сыер савучылары хуҗалык рәисе Рөстәм Әбдриев тарафыннан хөрмәтләнделәр.

    Авыл бәйрәменең бер почмагында сәүдә кайнады, кемдер сатты, кемдер алды. Балалар да тик тормады. Кайсылары уеннарда катнашып, җиңүче булды, кайсылары җырлады-биеде, рәхәтләнеп күңел ачты.

    Бер сүз белән әйткәндә, авыл бәйрәме шәйморзалылар өчен янә бергә җыелып, үзләренең дус-тату яшәвен күрсәтү мәйданы булды. Чараны үткәрер өчен дә авылның үз кешеләре иганәче булып, ярдәм күрсәтергә алынган.

    Ә мондый авылларның үткәнен барлаган, халыкны берләштергән бәйрәмнәр киләчәктә дә булсын иде, дигән теләктә калабыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: