Туган Як
  • Рус Тат
  • Исемнәре күңелләрдә яши

    68 ел элек тарихтагы иң дәһшәтле, иң канкойгыч Бөек Ватан сугышына нокта куелды. 1418 көн барган ул сугышта 27 миллионнан артык совет кешесенең гомере өзелде. Яуга киткән 14 меңнән артык райондашыбызның 7 меңнән артыгы чит җирләрдә ятып калды. Ни кызганыч, исән кайтканнарның да бүген инде 55-е гына безнең арада.

    Шатлыклы яшьләрдән күзләрне чылатып килгән 1945 елның 9 мае инде узган гасырда калды. Әмма, еллар үткән саен, ул көннең әһәмияте, дәрәҗәсе арта гына бара. 2005 елдан 8 һәм 9 май көннәре, берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән, Икенче Бөтендөнья сугышы корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Җиңү көнен элеккеге Советлар Союзы илләрендә дә бәйрәм итәләр. Бу Бөек бәйрәм район үзәгендә дә, авылларда да зурлап билгеләп үтелде. Сугыш һәм тыл михнәтләрен күргән ветераннарны сөендерергә теләгәндәй 9 май иртәсе дә гадәттәгедән дә кояшлырак, яктырак иде. Район үзәгеннән әйләнә-тирәгә агылган җыр- музыка тыныч кына өйләрдә ятарга ирек бирмәде. Әти- әниләрен, әби- бабаларын бәйрәм белән котларга кайтучылар да күп күренде. "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең яшь гвардиячеләре, волонтерлар Георгий тасмалары тараттылар. Бәйрәм елдагыча мәктәп укучыларының парады белән башланды. Парадта катнашучылар тынлы оркестр уйнаган маршка бер-бер артлы тигез сафларда уздылар. Бәйрәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган райондашлар истәлегенә куелган мемориаль комплекс янында дәвам итте. Ветераннар, районның оешма, учреждение хезмәткәрләре Дан монументындагы мәңгелек ут янына веноклар һәм чәчәкләр салдылар.

    Тантаналы митингны муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов ачты. Аннан соң сүз район башлыгы Александр Шадриковка бирелде. Ул мәйданга килгән кунакларны, райондашларны бәйрәм белән котлады, канлы сугыш хатирәсенең бүген дә ветераннар күңелендә тирән яра булып саклануын һәм районның ил азатлыгы өчен сугышка кергән ул һәм кызлары батырлыгының безнең йөрәкләрдән мәңге җуелмаячагы хакында сөйләде. Ил, республика җитәкчелегенең ветераннар турында кайгыртулары, шул чараларның берсе буларак, аларның торак шартларын яхшырту программасының уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Җиңү бәйрәменә районның һәр тармакта матур хезмәт нәтиҗәләре белән килүен, язгы кыр эшләренең уңышлы төгәләнүгә баруын әйтте. "Җиңү безгә тыныч тормыш бүләк итте. Куанып яшәү, балалар үстерү, азат һәм бәхетле булу мөмкинлеге бирде,- диде Александр Валерьевич.

    Тантанада ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин һәм Дәүләт статистикасы федераль службасының ТР буенча территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов катнашты. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын райондашларга Валерий Кандилов җиткерде. -Күпме сүзләр сөйләсәк тә, йөрәктәге рәхмәт хисләрен әйтеп бетереп булмый. Рәхмәт, Сезгә, ветераннар!"

    Республика хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Вил Нуруллин һәм ветераннарның район советы рәисе Фиркать Җәлалов чыгышыннан соң яуда ятып калганнар, сугыштан соң вафат булганнар бер минут тынлык белән искә алынды, бүген тыныч максатларда гына кулланыла торган автоматлар залпы яңгырады. Район үзәгендә бәйрәм озак дәвам итте. Сугыш елларындагы җырларны биюләр алмаштырды. 1945 елның Җиңү алып килгән язы һаман саен ерагая барса да, ул көннәрнең даны һәркемнең күңелендә яши. Җиңү таңын аттыручы каһарманнарның исемнәре алтын хәрефләр белән уелып күңелләрдә яши.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: