Туган Як
  • Рус Тат
  • Ир-егетләр-ил терәге

    Сәхнәдә район мәдәният йорты үзешчәннәре. Алар кыска гына әдәби юмористик күренештә авыл егетенең армиягә китүен тасфирлыйлар.

    Залга тиздән армия сафларын тулыландырырга тиешле егетләр, аларның әти- әниләре, укытучылар һәм тагын берничә елдан үзләре дә призывник булачак югары сыйныф укучылары чакырылган. Кичә тантаналы шартларда башланды. Сәхнәгә Россия Федерациясе, Та-тарстан Республикасы һәм Чүпрәле муниципаль районы аләмнәре менгәч дәүләт Гимннары яңгырады.

    -Егетләрне тантаналы итеп армиягә озату гадәте әйләнеп кайта башлады. Армиянең дәрәҗәсе дә үсә. Ә безнең хәрби кием кигән егетләребез һәрвакытта да үрнәк хезмәт иттеләр, алар турында часть командирларыннан да мактау сүзләрен генә ишетәбез. Сынатмагыз, әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермәгез, чыдам булыгыз,- диде кичәне ачып, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов.

    Призывникларның әти-әниләре исеменнән чыгыш ясаган Нәфисә Малләмованың сүзләре аеруча үтемле булды. "Ватанны яратыгыз! Иң мөһиме, әниләрегезгә, әтиләрегезгә шалтыратып: "Мин исән-сау!" дип әйтергә онытмагыз",- диде ул.

    Ветераннар советы җитәкчесе Ф.Җәлалов та үзенең ялкынлы чыгышында: "Ир-егетләр ил терәге, бу традиция гомер-гомердән шулай булган. Безнең буынга өч ел хезмәт итәргә туры килде. Хәзер 1 ел хезмәт итүче солдатларга "дедовщина" турында сөйләп торасы да юк. Кыен вакытларда әти-әниләрегезне, туганнарыгызны, дусларыгызны искә алыгыз. Тәртип бозмагыз, устав кагыйдәләрен үтәсәгез барысы да яхшы булыр",- дип үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде.

    Шуны искәртик, Россиядә "Призывник көне" 1992 елдан үткәрелә башлады. Ветераннарның район советы җитәкчесе Фиркать Сабировичның әйтүенчә, беренче елларда аны ветераннар советы инициативасы белән хәрби комиссариат бинасында үткәргәннәр. Соңгы елларда исә "Призывник көне" район күләмендә зур бәйрәм буларак билгеләп үтелә башлады. Быел, мәсәлән, башта аны зоналап үткәрделәр, зона конкурсларында җиңеп чыккан командалар район үзәгенә-йомгаклау конкурсына килделәр. Алар арасында 90 номерлы һөнәри училище, Алешкин-Саплык, Городище, Иске Чүпрәленең 1 һәм 2 номерлы урта мәктәпләре командалары бар иде. Ярышларның һәр төре буенча дәрәҗәле хөкемдарлар тарафыннан баллар куелды. Башта командалар үзләренең визит карточкасын күрсәтергә тиеш булдылар, аннан соң кем тиз һәм дөрес итеп Калашников автоматын сүтеп-җыю буенча зирәклекләрен, ясалма сулыш бирү һәм массаж ясап йөрәкне эшләтеп җибәрү-беренче медицина ярдәме күрсәтүдә осталыкларын күрсәттеләр. Конкурсның соңгы этабы-өй биреме булды. Барлык нәтиҗәләр буенча Городище урта мәктәбе-47, 90 номерлы һөнәри училище-48, 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең "Бөркет" командасы-52, Алешкин-Саплык урта мәктәбе-63 һәм 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең "Барслар" командасы 11 "б" сыйныф, җитәкчесе Резидә Низамова) 67 балл җыйды. Шулай итеп "Барслар" әлеге конкурсның җиңүчесе итеп билгеләнде һәм Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының райондагы бүлеге булдырган беренче кубокны да алар яулады.

    -Һәр команда өчен без дә җан атып утырдык. Ялгышлыклар да булгандыр. Әмма, гомумән алганда, конкурсантларның барысы да югары дәрәҗәдәге осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Бүгенге кичәдән тамашачылар да бик канәгать калды. Командаларны әзерләүгә күп көч куйган укытучыларга олы рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә,- диде ярышларга йомгак ясаганда жюри рәисе Айрат Җәлалов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: