Туган Як
  • Рус Тат
  • Ипиләре чыннан да искитмәле

    Районда эшмәкәрлекнең үсә баруы куанычлы күренеш. Халыкның яшәеш ихтыяҗын канәгатьләндерүдә аларның тоткан урынын әйтеп бетергесез. Шушы максаттан эшләнгән дәүләт программалары да үзен сиздерә. Иске Чүпрәле эшмәкәрләре ирле-хатынлы Гөлшат һәм Надир Мөшәрәповларның бүгенге көндә берничә кибете эшли.

    Унга якын кешегә эш урыны булдырылган. Берара Яңа Чүпрәле авылында да аларның кибетләре эшләп алды. Тик бер тыкрык тирәсендә берничә кибет булу үзләре өчен дә, халык өчен дә әллә ни мөһимлек тудырмады. Заманча итеп, кирпечтән эшләнгән бинаны эшмәкәрләр башкарак максатта файдаланырга булдылар.

    -Сер түгел, безнең халык тәмле итеп пешерелгән камыр ризыкларын бик ярата. Шуны да истә тотып, Лизинг-грант программасы буенча әлеге бинада ипи пешерү цехы ачарга булдык. Сәгатенә 72 буханка ипи пешерерлек куәтле ике зур мич һәм башка жиһазлар алдык, эшкә дә зур тәҗрибәләре булган оста пешекчеләр килде. Шулай итеп эшне башладык әле,-дип сөйли Надир Мөшәрәпов.

    -Лизинг-грант программасы ядәмендә кече һәм урта эшмәкәрләргә кыйммәтле жиһазлар алу өчен дәүләт субсидияләре би-рү һәм шушы мөмкинлекләрдән файдалану бик отышлы. Менә шундый ипи пешерү цехлары булдыру өчен районның дүрт кешесе субсидия алды. Иске Кәкерле авылындагы цех уңышлы гына эшләп килә, бүген менә Мөшәрәповлар цехы эшне башлап җибәрде. Беренче коймакны төерле була дисәләр дә, пешкән ризыкларында төер күренми. Хәерлегә булсын,- ди цехны ачу уңаеннан килгән муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов.

    Эшмәкәрләрнең әйтүенә караганда, цехта теләсә нинди камыр ризыкларын да пешерәчәкләр икән. Бәйрәмнәр уңаеннан заказлар да кабул итәләр алар. Хәләл иттән өчпочмаклар һәм пилмәннәр дә ясаячаклар. Сүз уңаенда шуны да әйтик, хәзерге вакытта районыбыз халкы Ульяновск, Чувашия өлкәләреннән китерелгән ипигә өстенлек бирә. Хәтта социаль һәм икътисадый яктан Чүпрәле районыннан бернинди аермасы булмаган Апас районы ипиен дә халкыбыз үз итә. Ипидән өстен булма, дигән әйтем бар. Әмма читтән килгән ипинең нинди жиһазларда, нинди шартларда пешүе, әлбәттә, берәүне дә кысыксындырганы юк.

    Беренче чиратта, цехта санитар нормаларның һәм пешерү технологияләренең үтәлүе кирәк. Шуңа күрә Гөлшат Мөшәрәпова цехта чисталык булдыруны беренче таләп итеп куя. Кранга су килгән, җылыту җиһазы эшли, канализациясе бар.

    -Без кешеләр өчен эшлибез, аларга яхшы булсын дип тырышабыз. Монда җитештерелгән ризык-лар һәркемнең күңеленә хуш килсен. Хәзер замана шундый, сатып алучы сыйфатка өстенлек бирә. Аның өчен мөмкинлекләр дә зур,- ди ул.

    Цехны ачу уңаеннан Иске һәм Яңа Чүпрәле авылларындагы мәчетләрнең имам-хатыйплары Әмир Аббазов белән Заһид Айзәтов ясин укыды (рәсемдә). Корбан гаете алдыннан башланган мондый эшнең нәтиҗәсе дә, уңышлары да булсын, диделәр тантанага килүчеләр.

    -Эшмәкәр Мөшәрәповларның күңелләре бик иркен. Мәчетебезгә дә һәрдаим ярдәм итеп торалар. Мәчет тәрәзәләренең кормаларын заманчага алмаштырдылар, 20 мең сумлык микрофон алып бирделәр, мәдрәсәгә суыткыч куйдылар. Елның-елында корбан һәм ифтар мәҗлесләре үткәрүдә катнашалар, арзан бәядән өстәлләребезне ашамлыклар белән тәэмин итәләр,- ди Әмир имам-хатыйп.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: