Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Инвалидлар декадасы..Чүпрәледә ниләр эшләнә?

    Дөнья куабыз, абына-сөртенә йөгерәбез. Шушы ашыгулы-кабаланулы замандабермизгелгә генә туктап, тирә-юнебезгә күз салсак, анда төрле кешеләрнең, бәлки әле безнең ярдәмгә дә мохтаҗ кешеләрнең барлыгын күрер идекме икән? Инвалидлар декадасы... Ниләр эшләнә соң алар өчен безнең районда? Изгелеккә барыбыз да сәләтлеме? Бусорауларны җитәкче, белгечләргә дә, гади райондашларыбызга да бирдек бу юлысы.

    Район халкын социаль яклау идарәсе начальнигы Антонина ХӘЛИЛОВА:

    -Бүгенге көндә районда 2585 инвалид яши, шуларның 513 е-I төркем, 1058е-II, 904е III төркем инвалидлар. Бала вакыттан ук инвалид булып 282 кеше исәпләнә. Бала-инвалидлар исә 110 ау. Коляскалы инвалидар саны-62, шуларның 14е 18 яшькә кадәр булган балалар. 40 кеше күз күреме буенча, ә 15 се ишетү буенча инвалид. "Уңайлыклы мохит " программасы кысаларында үткән елларда "Ак Барс", "Саклык банкы", даруханә, хастаханә кебек оешмалар биналарына керү юлларында инвалидлар өчен пандуслар һәм тотынып менү өчен тоткычлар урнаштырылса, быел да әлеге эшләр дәвам итте. Мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен "Салават күпере" кибете, полиция, хастаханә, пенсия фонды янында автомобильләр тукталышында машиналарын кую урыннары булдырылды.

    Район башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура бүлегенең әйдәп баручы белгече Николай МАКАРОВ:

    -2013 елда районда "Уңайлыклы мохит" программасы буенча 3 миллион сумнан артык эшләр башкарылды. Әйтик, район үзәгендәге Дзержинский һәм Абязов урамнарында, Дачныйга илтүче җәяүлеләр тротуарында, шулай ук оешмалар алдында сукырлар өчен махсус юллар ясалды. Алар кытыршы һәм сары төстә булып аерымачык күренеп тора. Иң зур күләмдәге эшләр инвалидлар яши торган Техническая, Базарная, Кооперативная урамнарындагы өйалларында һәм район халкына социаль ярдәм итү идарәсендә башкарылды. Өйалларында коляскалы инвалидлар өчен махсус пандуслар куелса, идарәгә мөрәҗәгате булганнар хәзер иркен, тиешле таләпләргә җавап бирерлек итеп үзгәртелгән юллар аша белгечләр янына үтә ала.

    Гүзәлия А.,район үзәгендә яшәүче:

    -Кызганычка каршы, җәмгыятебездә физик мөмкинлекләре чикле булганнарга, аеруча балалар арасында, әллә нинди бер караш яши. Мин моныүзем физик кимчелекле бала тәрбияләүче буларак әйтәм. Сау балалар мондыйлар белән кимсетүле мөгамәләдә аралаша. Беренче чиратта, монда өлкәннәр гаепле, дип саныйм. Менә шуны үзгәртәсе иде.

    Сүз дә юк, дәүләт тарафыннан инвалидлар мәнфәгатен кайгыртып күптөрле эшләр алып барыла. Ә без, җәмгыять, өлкәннәр, бу тормышның, яшәешебезнең дә матурлыгын күрми, көн-төн чабабыз, каядыр ашыгабыз, исәнләшми дә узыпкитәбез. Тирә-ягыбызга, бер-беребезгә әз генә ихтирамлы булып, кан-кардәшләребезнең хәлен белсәк, тормышның икенче яктан гүзәллеге ачылыр иде, мөгаен. Бу хакта да һәрберебез уйлансак иде.

    Мөбәракша ХАЛИКОВ, Иске Шәйморза:

    -Авылларда, бигрәк тә район үзәгеннән ерак авылларда, инвалидлар өчен зур глобаль проектлар эшләнәдер дип уйламыйм. Ә район үзәгендә, дөрес, күрдем-хастаханәгә керүюлларын да, бәдрәфләрен дә инвалид башка кеше ярдәменнән башка үтә, керә алырлык итеп эшләгәннәр.

    Ә менә күзалдына китерегез әле, коляскадагы инвалидның район үзәгенә, я булмаса башка җиргә барасы килеп китте ди. Такси чакыртамы? Кеше ярдәменнән башка анда кереп утыра аламы? Сораулар күп инде, әлбәттә. Иң мөһиме, сау кешеләр аларга үз тиңе итеп карарга өйрәнсеннәр иде.

    Исемен күрсәтмәүне сораган бер инвалид ханым:

    -Әлеге декада синең дөньяга физик кимчелекле итеп яратылганыңны тагын бер кат искәртү ул...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: