Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе

13 апрель көнне район мәдәният йортында "Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" республика конкурсының муниципаль этабы узды. Әлеге конкурсны балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясе спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча район бүлеге белән берлектә оештырды.
Конкурсның максаты-җәмәгать тәрбиячеләренең авторитетын күтәрү, тәҗрибә уртаклашу иде.
Муниципаль район Башкарма комитеты җи-тәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов чараны ачып, тамашачыларны республикада, шул исәптән безнең районда да җәмәгать тәрбиячеләренең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, мондый конкурсның районда әле беренче тапкыр гына үтүен ассызыклап, конкурсантларга һәм, гомумән, җәмәгать тәрбиячеләренә катлаулы хезмәтләрендә уңышлар теләде. Шулай ук, җәмәгать тәрбиячеләре: А.Сарафановка, Г.Хәлиулловка, А.Хә-лиловага, Р.Беловага, П.Артемьевка, Ф.Галлә-мовка, В.Землемеровка, А.Садыйковка, Ф.Хәлиул-ловка, Н.Шихрановка, А. Ярухинга, Л.Хәлиуллова-га, Ә.Әхмәтовка, С.Молга-чевка, И.Закировка, Г.Кар-саковка, Н.Кузнецовка, А.Җамалетдиновага, Л. Еремеевага, Н.Кузьминга, П.Рафиковка "Җәмәгать тәрбиячесе" таныклыкларын тапшырды.
Конкурста Түбән Чәке урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Николай Кузнецов, Түбән Чәке авыл җирлеге башлыгы Азат Садыйков һәм Яңа Элмәле урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Геннадий Карсаков көч сынашты.
Конкурс программасы берничә этаптан торды. Аның беренчесе "Үзпрезентацияләү" иде. Икенче этапта исә тамашачылар һәм жюри хөкеменә балигъ булмаганнарны реабилитацияләүнең индивидуаль программаларын тәкъдим иттеләр һәм "Стандарт булмаган чишелеш" конкурсы буенча җаваплар бирделәр. Конкурсның өченче-"Минем хоббием" этабында конкурсантлар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.
Конкурс район җирлегендә беренче тапкыр гына үткәрелүгә дә карамастан, конкурсантлар аңа ныклап әзерләнгәннәр. Алар тарафыннан әзерләнгән презентацияләрнең эчтәлекле булуы һәм алар шефлыкка алган балигъ булмаган баланың уңышларын, аның белән эшләү алымнарын чагылдырган слайдларның күплеге җәмәгать тәрбия-челәренең үз вазифаларын уңышлы башкаруларына дәлил булып тора.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Геннадий Карсаков "Балаларга йөрәгемне бирәм", Азат Садыйков "Рух экологиясе" номинацияләре буенча җиңү яуласалар, "Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" исеменә Николай Кузнецов лаек булды. Җиңүчеләргә Айрат Җәлалов Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырды һәм киләчәк хезмәтләрендә дә уңышлар гына юлдаш булуын теләде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!5300
-
24 февраль 2021 - 16:10Чүпрәле үзешчән сәнгать коллективы 3 нче урынны яулады “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“ уңаеннан оештырылган фестиваль-бәйге Апаста узды. Анда сигез районнан килгән һәвәскәрләр катнашты.2600
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.12000
-
20 февраль 2021 - 22:07Түбән Каракитә авылында Фәрит Азизов истәлегенә татарча көрәш турниры узды Турнирда Каракитә, Татар Бизнәсе, Шланга, Кече Чынлы, Иске Чүпрәле авылларыннан яшь көрәшчеләр катнашты.20900
-
19 февраль 2021 - 21:15Чүпрәле районында Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды Сәхнәдә төрле телләрдә җырлар яңгырады, катнашучылар танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.25600
-
19 февраль 2021 - 09:30Чүпрәледә әйдаманнар (вожатыйлар) көч сынашты “Созидание” яшүсмерләр клубында “Искиткеч вожатый” республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Анда 9 вожатый катнашты.26600
-
19 февраль 2021 - 09:29Чүпрәлеләр “Татарстан чаңгы юлы – 2021” массакүләм чаңгы ярышларында катнашты Күптармаклы технологияләр техникумы хезмәткәрләре “кыр кухнясы” оештырганнар иде. Шуңа һәм урман һавасы, спорт белән шөгыльләнү күтәренке кәеф бүләк итүеннән дә салкынлык та әлләни сизелмәде.26000
-
19 февраль 2021 - 09:27Чүпрәледә Әфган сугышы һәм башка кораллы конфликтларда катнашканнарны хөрмәтләү чарасы узды 15 февраль - илебез тарихында үзенчәлекле дата. Нәкъ менә шул көнне 1989 елның февраль аенда Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгару башлана.26600
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.44700
-
17 февраль 2021 - 22:21Чүпрәле район үзәк хастаханәсенең медсовет утырышында 2020 елга йомгак ясадылар Бүгенге көндә медицина учреждениеләре эшенең иң мөһим юнәлеше - COVID-19ны контрольдә тоту.33200
-
17 февраль 2021 - 12:32Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.8500
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.14600
-
17 февраль 2021 - 09:00Коронавируска каршы иммунитет ике тапкыр прививка ясатканнан соң барлыкка килә Вакцина составындагы S-аксым протеины бәрабәренә иммунитет барлыкка килә.34900
-
1 февраль 2021 - 13:24Эштә дә, ашта да бергә
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
23 февраль 2021 - 07:51Ватанны саклаучылар көне белән Марат Гафаровның котлавыХөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, уллары армия сафларында хезмәт итүче солдат аналары, районның ир-егетләре!11400
-
21 февраль 2021 - 16:26Чүпрәледә Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльман Мөкатдәс улы Ибраһимов белән хушлаштыларВетеран 2021 елның 20 февралендә якты дөнья белән хушлашты.16000
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.12000
-
23 февраль 2021 - 07:51Ватанны саклаучылар көне белән Марат Гафаровның котлавы Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, уллары армия сафларында хезмәт итүче солдат аналары, районның ир-егетләре!11400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!5300
-
24 февраль 2021 - 16:10Чүпрәле үзешчән сәнгать коллективы 3 нче урынны яулады “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“ уңаеннан оештырылган фестиваль-бәйге Апаста узды. Анда сигез районнан килгән һәвәскәрләр катнашты.2600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика