Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Быелның алты аенда Чүпрәледә дүрт кеше спиртлы эчемлекләрдән вафат булган

    Чүпрәле районында "Аракы-кешелек дошманы" темасына түгәрәк өстәл үткәрелде.

    Төрле мәгълүматларга караганда, бүген Россиядә ике миллион кеше алкогольгә бәйлелек кичерә, ягъни болар спиртлы эчемлекләрдән башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйлар. Балигъ яшькә җитмичә үк теге дөньяга китүчеләрнең 12 проценты эчкечеләр. Хәзер урамда, кибет тирәләрендә исерек кеше күрү, хәтта ул хатын-кыз яисә яшүсмер булса да, берәүне дә гаҗәпләндерми. Әлеге афәт үзенә яисә гаиләсенә кагылмаган кеше алкоголизмның күпме кайгы-хәсрәт, фаҗига алып килүе турында уйлап та карамыйдыр. Ә бит эчкечелеккә кагылышлы саннар-мәгълүматлар белән танышсаң, чәчләр үрә торырлык. Статистика мәгълүматлары буенча, Россиядә ел саен ярты миллион тирәсе кешенең шул афәт аркасында гомере өзелә. Шуларның 30 процентка якыны - хатын-кызлар, ягъни кемнеңдер кызы, әнисе яки хатыны...Россиядә 30 миллион тирәсе кеше алкогольле эчемлекләрне чамадан тыш күп куллана. Шуларның 2 миллионы тулаем, бөтен җаны-тәне белән эчүчелеккә бирелгән, андыйларның яшәү мәгънәсе, барлык максат-хыяллары аракыдан гына тора. Күпме кеше - ни җәмгыятькә, ни гаиләсенә бер тиенлек файда китермичә, зыян салып яшәүче әрәмтамак дигән сүз бит бу. Аларның киләчәккә өметләре дә юк.Шушы хакта үткәрелгән түгәрәк өстәл артында да җан тетрәндергеч җитди сөйләшү булды.

    Илмас Шиһабетдинов, район үзәк хастаханәсе баш табибы:

    - Әлеге теманың актуальлеге шунда, ел саен әлеге чирдән интегүчеләр саны кимү ягында түгел. Үткән ел, алкоголь интоксикациясе, алкоголь синдромы һәм алкоголь психозы диагнозы куелган 407 кеше медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итте. Шуларның 73-е госпитализацияләнде, алтысын , хәтта, реанимация бүлегенә үк салырга туры килде. 19 исереккә ашыгыч ярдәм бүлекчәләрендә, ә 139 кешенең өенә барып ярдәм күрсәтелде. Быелның алты аенда гына да алкогольдән җәфа чиккән 136 кеше безгә мөрәҗәгать итте. Аларның 70-е хастаханәгә салынды, калганнарына медицина ярдәме күрсәтелде. Әлеге контингентның күпчелек өлешен 25 яшьтән 55 яшькә кадәрге кешеләр тәшкил итә, яисә аларның бөтенесе дә эшкә сәләтле. Өлкән яшьтәге кешеләрнең бавыр циррозы, ашказанында кан китү, кискен панкреатит, инсульт, кискен инфаркт миокарды белән авыраулары да, яшь вакытта алкогольле эчемлекләрне чамадан тыш куллануларына бәйле. Былтыр төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән ашыгыч ярдәм бүлекчәсенә 22 кеше килде, аларның бөтенесе дә исерек иде. Автоинспекция юлламасы буенча 23 кеше тикшерелде, алтысының исерек хәлдә булуы ачыкланды. Җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр куллануда шик астына алынган 180 кешенең 153-е дә исерек булып чыкты. Быелның алты аенда тикшерүгә китерелгән 69 кешенең 16-сына алкоголь синдромы диагнозы куелды. 2013 елда турыдан- туры алкогольдән агуланып 3 кеше дөнья куйса, быелның алты аенда ук инде без шушы сәбәптән 4 (!) райондашыбызны югалттык. Шушы исемлеккә алкогольгә бәйле булган чир белән үлүчеләрне дә кертсәк, ул санның берничә мәртәбәгә артуын күрәбез. "Нәрсә соң ул алкоголь интоксикациясе?" дигән сорау буенча күптәннән бәхәсләр бара. Бәхәснең сәбәбе- ул кеше гадәти аракы беләнме яисә суррогат эчеп агуланганмы? Этил спирты, бигрәк тә метилныкы (техник) кеше организмы өчен агу булып санала. Тик төгәл сәбәбе шунда, кеше аны күпме күләмдә һәм кайчаннан бирле эчә. Монда шуны гына әйтәсем килә, алкоголизмга, спиртлы эчемлекләргә каршы бердәм көрәшергә кирәк. Составында спирт булган сыекчаларны (трояр, пыяла чистарткычларны) шәхси кибетләрдә сатуны тыярга тәкъдим итәм. Өйдә самогон куучыларны, юнь бәядән суррогат аракы сатучыларны һәм кичке сәгать уннан соң аракы белән сату итүчеләрне иң катгый рәвештә җаваплылыкка тартырга кирәк.

    Марат Сибагатов, РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы:

    - Алкоголь базарының криминаллыгы турында һәр көн иртәнге киңәшмәдә сөйләшәбез. Бу хакта борчылырга җирлек тә бар. Чөнки агымдагы елның алты аенда гына да законсыз әйләнештә булган 438,5 литр эчемлек алынды. Шуларның 343,5 литры алкогольле, 90 литры составында спирт булган продукция һәм 5 литры өйдә эшләнгән исерткеч эчемлек. Район территориясенә алкогольле һәм спиртлы эчемлекләр кертүнең дүрт очрагы теркәлде һәм 132,5 литр исерткеч алынды. Татарстан Республикасының 80-ЗРТ номерлы законын бозып, чикләнгән вакытта алкогольле продукция сатуның тугыз очрагы теркәлде. 2013 елның 4 апрелендә, кичке сәгать сигезенче ун минутта, Иске Чүпрәледәге "Пятерочка +" кибете сатучысы балигъ яшькә җитмәгән яшүсмергә спиртлы эчемлек сата. Әлбәттә, моның өчен ул 30 мең сум штрафка тартылды. Иртәнге якта, сәгать ун тулганчы спиртлы эчемлекләр сатучы кибетләр дә шактый, аларның күпчелеге шәхси эшмәкәрләргә туры килә. Күрәсең, сыра сатуны алар закон бозуга да санамый. Өйдә ясалган самогонның һәр шешәсен 100- 150 сумнан сатып ятучыларны да ачыклап торабыз. Аларның һәркайсы закон каршысында җавап тотты. Спиртлы эчемлекләрне чит өлкәдән районыбызга китереп сату очраклары да еш кабатлана. Күпчелек очракта Казахстан аракысын Ульяновск шәһәреннән кайтаралар.

    Рөстәм Рәкипов, Чүпрәле районы мөхтәсибе:

    - Аллаһы Тәгалә Коръәндә өч аять китерә. Бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с. г. в.) янына килгәннәр дә хәмер белән отыш уеннары турында сораганнар. Бу хакта Коръәндә дәлилләр китерелгән. "Әгәр синнән сорыйлар икән хәмер һәм мәэсир (отыш уеннары) турында әйт: "Аларда зур һөнах бар. Шулай да әзрәк файдасы (кайвакыт файдасы әз күләмдә кулланган очракта) бар. Тик гөнаһы файдасыннан күбрәк". Шушы чыганактан безгә мәгълүм: адәм баласы эчемлекләрдән файданы алмый диярлек. Зыяны нәрсәдә соң? Бүген халкыбызның күпчелек өлеше аракы белән якын дус. "Аракы" дип йоклыйлар, "аракы" дип уяналар, "шул" дип яшиләр, гомумән, аларның дине-аракы, хәмер дине. Шуңа да Пәйгамбәребез бер хәдисендә әйтә: "Хәмер эчүнең гөнаһысы потларга табынган кешенеке сыман." Моңа өстәп әйтергә кирәк: спиртлы эчемлекләрнең зыяны ата- ана арасында гауга чыгарып, гаилә җимерүгә, зина кылуга, үз гамәлләрен белештерми, кешеләргә, җәмгыятькә зыян китерүгә китерә. Аңлашылганча, бары шуңа гына сәләтле спиртлы эчемлекләр. Хәмер сүзе-гарәп теленнән, "хамала" (мәгънәсе-каплау) дигән фигыльдән алынган. Ягъни, хәмер акылны каплаганга, Аллаһы Тәгалә хәмерне хәрәм кылды. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) әйтте: "Әгәр кеше бер тамчы булса да хәмер эчсә һәм шушы кырык көн эчендә үлсә, ул бу дөньядан кәфер рәвешендә китә". Иң зур гөнаһ та адәм баласының башкарган гыйбадәте, кылган изге гамәлләре кабул булмауда. Шуны да әйтергә кирәк, кеше "тотып куймаса" да, хәмер ризык урнашкан өстәлдән ашаса, авызына бар капканы хәрәм булып санала. Аллаһы Тәгалә мөселманнарга мөрәҗәгать итеп, "И иман китергән бәндәләр, хәмер вә отыш уеннарыннан, потларга табынулардан, күрәзәчелек вә багучылыктан ерагаегыз",- ди. Аллаһы Тәгалә аракыны "нәҗес" дип атый, ягъни бу пычрак нәрсә, бу шайтан юлы, аннан ерагаегыз, бәлки шунда гына сез Минем рәхмәт ияләремнән булырсыз, ди. Бу дөньяда динсез адәм юк. Бөтен нәрсә кешенең иманлыгыннан тора, Аллаһыдан куркуыннан, тәкъвалыгыннан. Тәүбә итәргә кирәк, әмма барыбер эз калачак. Шуңа нинди дә гамәлне башкарганчы, халкыбыз әйтмешли, җиде кат уйлап, бер кат эш йөртергә кирәк. Кабатлап әйтәм, Аллаһы Тәгалә аракыны хәмер дип атады һәм зарары зур дип белдерде. Җитмәсә, ул хәтерне бетерә, ашказанына зыян китерә, рухыбызны җимерә, ягъни ихтыяр көчен юк итә. Адәм баласы рухи да, физик яктан да аракыдан зыян гына ала. Кайбер җирләрдә авыллары белән аракы эчәләр. Сәбәбе бер-халык эшсез, шөгыльсез. Зарарын көндәлек тормыш үзе күрсәтеп тора.

    Гөлинә Юсупова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль- инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч- эксперты.

    - Районның алкоголь базарында гамәлдә үткән ел 106 лицензия бар иде, быел ул 114-не тәшкил итә. Шуларның 92-се район үзәгенә туры килә. Алкоголь продукциясен ваклап сату лицензиясе бетерелсә дә, бу төр продукцияне сатуга рөхсәт бирүче документларның саны кимемәде. Хәзерге вакытта "Татпотребсоюз" системасындагы предприятиеләрдә - 34, "Татспиртпром" ачык акционерлык җәмгыятенең фирменлы челтәрендә - 15 һәм калганнары башка оешмаларда. Агымдагы елның алты аенда Чүпрәле муниципаль районы территориясендә 9,6 мең дал алкогольле продукция сатылган. Бу үткән елның шул чорындагы күрсәткечнең 84 процентын тәшкил итә. Димәк, районда спиртлы эчемлекләр сату кими дигән сүз. Ә бит алкоголиклар саны һәм эчүчеләрнең теге дөньяга китү күрсәткечләре артканнан- арта гына бара. Быелның алты айлык күрсәткечләрен анализлаганда, Чүпрәленең һәр кешесе уртача дүрт литр алкогольле эчемлек кулланганы ачыкланды (былтыр 4,6 литр булган), ә республика буенча ул 7,1 литр белән исәпләнә. Саннарның түбән булуы һич кенә дә аз эчә башладык дигән сүз түгел әле. Халык эчә, күбрәк тә эчә, әмма кибетнекен түгел, очсыз гына бәягә суррогат эчә. Моңа чик кую өчен тиешле органнар белән уртак эшләргә кирәк.

    P.S. Эчкечелектән халык аңлы рәвештә баш тартсын өчен җәмгыятьтә мөһим социаль проблемаларны хәл итү кирәк. Эчкечелек, яман гадәт булудан бигрәк - социаль чир ул, чарасызлыктан барлыкка килгән җәмгыяви авыру. Бигрәк тә тормышның, яшәүнең ямен тапмаучылар, максатлары, омтылышы челпәрәмә килүчеләр алкоголикка әйләнә. Әлбәттә, бүген берәү дә эчкечелекне акларга алынмый. Әмма шуңа китергән җитешсезлекләрне ачып салырга да ашыкмыйлар. Ачып салсаң, аларны һичшиксез хәл итәргә кирәк. Ә бездәге социаль проблемалар әлегә тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: