Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Илдар Халиков белән Марат Әхмәтов эш визиты белән Чүпрәле районында

    Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белән аның урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Чүпрәлегә эш сәфәре язгы кыр эшләре белән танышуны максат итсә дә, алар моның белән генә чикләнеп калмыйча, төрле милекчелеккә караган авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешма-учреждение җитәкчеләре белән дә очрашып әңгәмә кордылар.

    Республика җитәкчеләрен район башлыгы Александр Шадриков Буа районы территориясендә каршы алганнан соң, алар вертолет белән район өстеннән очып әйләнделәр. Җитәкчеләр белән очрашу исә "Цильна" хуҗалыгының күпьеллык үлән басуы читендә үтте.

    Районда 43400 гектарда язгы чәчү эшләре башкарылырга тиеш. Бүгенге көнгә бу эшнең яртысы эшләнгән. Бер гектарга 16 кг. тәэсир итүчән матдә исәбендә минераль ашламалар кертелә. Быел районда орлыкларның яңа, корылыкка каршы торучан, югары репродукцияле сортлары да чәчү әйләнешенә кертелгән. Болар хакында очрашуда район башлыгы Александр Шадриков сөйләде. Ул, шулай ук, соңгы вакытларда терлекчелек өлкәсендәге динамикага да тукталды. Сөт саву буенча республикада беренче унлыкка керүне максат итүне ассызыклады. Сөт саву күләме буенча әлегә район ундүртенче урында.

    Боларга җавап итеп Марат Әхмәтов чынлыкта да районда авыл хуҗалыгы өлкәсендә уңай үзгәрешләр барлыгы турында әйтте. Әмма, шул ук вакытта район файдаланылмаган, зур потенциаллы район булып кала бирә.

    - Моның өчен "Цильна" белән "Шәйморза" хуҗалыкларының эш күрсәткечләрен анализлап карау да җитә,- диде Марат Әхмәтов. -Беренче кварталда, мәсәлән, "Цильнада 1250 тоннага якын күләмдә сөт җитештерсәләр, күршедәге хуҗалыкта бу сан өч тапкырга азрак. Шул ук хуҗалык райондагы барлык акча кеременең өчтән бер өлешен бирә. Менә кайда ул, файдаланылмаган потенциал!

    Министр Чүпрәледәге язгы кыр эшләрен "оешкан төстә алып барыла", дип тә бәяләде.

    Илдар Халиков исә, минем интуициям мине кыен хәлдә калдырганы юк, ышаныгыз, быел ел уңышлы булачак, диде. Һәм республикада авыл хуҗалыгы акчаны йотып баручы тармак кына булып калмыйча, быел бәлкем рентабельле тармакка әйләнәчәгенә өмете барлыгын белдерде.

    - Бер караганда, авыл хуҗалыгында уңышлы эшләү өчен әллә нәрсәләр уйлап табарга кирәкми. Мега фермалар төзегез, димибез, дөньяда булмаган алымнар кулланырга да кирәкми. Күзәтүләр бары тик бу тармакта иң беренче чиратта хуҗа һәм дисциплина кирәклеген генә күрсәтә. Әтнә, Актаныш, "Цильна" фермаларында да гади эш шартлары. Әмма алар санап эшли һәм хезмәтне оештыра беләләр.

    Иске күпьеллык үлән чәчүлекләре мәйданнарының күп булуын тәнкыйтьләде Премьер-министр. Бу эшкә читтән ярдәм дә, төрле ресурслар җәлеп итәргә кирәкмәгәнлекне, бары урында башкарылырга тиешлеккә басым ясады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: