Ильдар Гыйльметдинов: Халык яхшы якларны да, кимчелекләребезне дә күререгә тиеш
Бүген Казанның Мәскәү районы территориаль сайлау комиссиясенә Россия Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Илдар Гыйльметдинов үзенең документларын тапшырды.
Әйтергә кирәк, бер тапкыр документ тапшырганнан соң гына кандидатларның эше тәмамланмый: документлар тапшыруның беренче этабын узгач, кандидатлар махсус тавыш бирү счетын ачарга тиеш була.
Ун елга якын вакыт узгач, бер мандатлы округларга кире кайтырга булганнар. Бүген сайлау үзенчәлекләре дә үзгәргән. Шуңа да кандидатларга сайлаучылар алдында үзенең матди торышын дәлилләргә кирәк булачак.
- Без инде алдан тавыш бирү этабында ук сайлау элементларына кереп киткән идек. Ләкин комиссия тиешле документларыбызны тикшерәчәк. Ананн соң, бирегә тагын бер тапкыр килеп, өстәмә рәвештә тагын берничә документ тапшырып, шуннан соң гына безне кандидат итеп алырга тиешләр, - дип белдерә Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов.
Мондый катгый таләпләр кандидатлыкка документлар тапшырырга теләгән һәркемгә кагыла. Илдар Гыйльметдинов та моны дөрес, дип саный. "Һәр кандидат документлар, финанс мәсьәләләрендә дә, мал-мөлкәтендә дә чиста булырга тиеш. Без үзебезнең генә түгел, бөтен гаиләбезнең, балаларыбызның да документларын тапшырабыз. Бу шулай булырга тиеш тә. Безнең сайлаучыларыбыз кандидатларның бу эшкә чиста яктан алыналар икәнлеген күрергә тиеш", - ди депутат.
Җәй айларында, кемдер ялда булуына да карамастан, кандидатлар сайлаучыларга үз фикерләрен дә җиткерәчәк. Татарстан, аның халкының тормыш рәвеше яхшырсын дигән максат белән федераль программалар булсынмы ул, законнармы - боларның барысын да безнең республикада кертеп җибәрү юнәлешендә эшләргә тырышалар.
Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, ул уңышлы башкарылган эшләре белән генә мактанырга җыенмый. Киресенчә, кимчелекле якларны да әйтеп, бер нәрсәне яшермәячәген белдерә. Шул ук вакытта исә халык гозерен дә тыңлап, бер команда булып эшләргә җыеналар.
Шунысын да әйтергә кирәк: сайлаучылар буш вәгъдәләргә генә ышанып түгел, рсепублика файдасына башкарган эшләренә карап та тавыш бирәчәк.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА, http://intertat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев