Икмәк бар нәрсәдән дә кадерле
Халыкта "Икмәк бар нәрсәдән өстен" дигән әйтем бар. Ә ул җитәрлек дәрәҗәдә булсын өчен район буенча барлыгы 34 мең гектардан артык мәйданда игеннәрне җыеп алырга кирәк.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 31 июльгә район буенча барлыгы 7383 гектар җирдә урып-җыю эшләре башкарылган, бу барлык мәйданнарның 21,4 процентын тәшкил итә.
Шул исәптән, 4683 гектарда арпа, 1826 гектарда көзге бодай суктырылып, ашлыгы җыеп алынган. Тапшыру пункт-ларына 14629 тонна ашлык озатылган, һәр гектардан чыккан уңыш 20,5 центнерны тәшкил итә. "Цильна" җәмгыятендә арпа культурасының һәр гектарыннан-35, "Шәйморза"да-23, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы буенча 27 центнер уңыш чыга. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 2539 гектар мәйданда эш тәмамланган инде. 2115 тонна арпа, 303 тонна борчак, 1568 тонна көзге бодай бөртекләре кабул итү пунктларына озатылган.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршында оештырылган сыйфат комиссиясе составында басуларга чыгып, анда барган эшләр белән таныштык. Рейдыбыз "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Элмәле һәм Зур Аксу филиалларында, "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыклары басуларында узды. Сыйфат комиссиясе тикшерүе барышында комбайннар эшләгән һәр басудагы орлыкларның дымлылыгы тикшерелде, комбайнчылар белән әңгәмәләр оештырылып, тиешле күрсәтмәләр бирелде.
Без "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Зур Аксу филиалына кил-гәндә, комбайнчылар Валентин Квасов (ярдәмчесе В.Евграфов), Петр Архипов (ярдәмчесе А.Архипов), Александр Юркин (ярдәмчесе Д.Юркин), Фәрит Яфизов (ярдәмчесе Н.Яфизов) идарә иткән чит илдә эшләнгән һәм югары җитештерүчән дүрт "Нью-Холланд" комбайны 27 гектар мәйданны биләгән борчак басуында соңгы гектарларда эшне төгәллиләр иде инде.
Аннан алдагы көндә әлеге кыр корабларын берләштергән бригада 39 гектар мәйданны биләгән башка борчак басуындагы эшне тәмамлаган. Бүген исә төшке аштан соң 90 һәм 60 гектар мәйданнарны биләгән башка кырларга күчәчәкләр иде.
Зур Аксу филиалында борчак культурасы, гомумән, 210 гектар мәйданны били.
Әйтергә кирәк, "Нью-Холланд" комбайннары агрофирма басуларына үткән атналарда гына кайтарылуга һәм аларның эшчәнлеге компьютерга көйләнгән булуга карамастан, игенче-механизаторлар инде яңа техниканы үзләштерә дә алганнар һәм уңышлы гына эшләп тә киләләр. Элеккеге комбайннардан аермалы буларак, "Нью-Холланд"ларның бункерлары 7 тонна иген сыйдыруга көйләнгән һәм иген бункерларга чиста килеш эләгә, ни әйтсәң дә, заманча техника шул. Комбайннарның җитеш-терүчән эшләве игенне ашлык кабул итү пунктларына ташып торучы шоферларга да бәйле. "КамАЗ" автомобильләрен идарә итүче Ранис Дружков һәм Рамил Рәкыйпов өзеклекләргә һәм югалтуларга юл куймас өчен бар тырышлыкларын куялар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 11:31Кеше исәбеннән баерга теләгән Район суды тарафыннан М.га карата ачылган җинаять эше каралды.4400
-
27 май 2022 - 11:30Автоинспекторлар Шурбиннар гаиләсенә автокресло тапшырдылар “Игътибар – балалар” профилактик чарасы һәм “Бала - төп пассажир!” акцияләре кысаларында автоинспекторлар Яңа Уби авылыннан 6 бала тәрбияләүче Шурбиннар гаиләсенә автокресло бүләк иттеләр.4800
-
27 май 2022 - 11:29Иң яхшы яшь хәрәкәт инспекторларының отрядын һәм аларның җитәкчеләрен бүләкләделәр Конкурска ЮИД отряды эше турында материаллар тәкъдим ителгән иде.4000
-
27 май 2022 - 11:25Тыл хезмәтчәне олы юбилеен билгеләде Иске Ишле авылында гомер итүче Әминә Мөхәррәм кызы Рәхимова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.4300
-
27 май 2022 - 11:24Озын гомерлегенең сере Сугыш елларында сабый гына булсалар да, аларның да күңелләрен ачыттырып, яндырып торган хатирәләре, онытылмас тормыш гыйбрәтләре, йөрәкләренә уелып калган үпкә-зарлары бар.4900
-
26 май 2022 - 10:17Чүпрәле районының Татар Төкесе авылында дини чара-Кадыкай Абыз-бабайны искә алу көне узачак Программада: Коръән сүрәләре, намаз, Корбан ашы.7900
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.15600
-
24 май 2022 - 11:27Чүпрәледә хәрби хезмәт яшенә җиткән яшьләр Россия Кораллы көчләренә, бер еллык хезмәткә китә Сез көтегез – без кайтырбыз!3800
-
23 май 2022 - 15:45СНТ территориясе чикләрендә объектларны технологик тоташтыру Коммерциячел булмаган ширкәт территориясендә урнашкан энергия кабул итү җайланмасын (ЭПУ) технологик тоташтыру өчен гаризаларны караганда, һәрвакытта да, заявка бирү этабында да, чараларны үтәү барышында да сораулар һәм бәхәсләр килеп чыкты.8500
-
20 май 2022 - 09:43Авыл егете яңа планнар белән яши Районда бүгенге көндә гаилә фермалары булдыручылар шактый. Шуларның берсе – Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Леонид Мишкин47500
-
19 май 2022 - 15:06Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә.9500
-
18 май 2022 - 09:14Чүпрәледә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узачак Чара 20 май көнне 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында үтәчәк.16500
-
13 май 2022 - 09:34Чүпрәле районы Шланга авылында барлык буын чик сакчылары хөрмәтенә монумент ачтылар Авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов билгеләп үткәнчә, бу монумент барлык чик сакчыларына, илебезне саклаучыларга тирән рәхмәт йөзеннән булдырылган.14300
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
27 май 2022 - 07:01Чүпрәле районыннан 13 егетне хәрби хезмәткә озаттыларМай-июль айларында Чүпрәле районыннан 30дан артык хәрби хезмәткә алыныр дип планлаштырыла.5000
-
25 май 2022 - 15:13Чүпрәледә Украинада һәлак булган Илья Денисов белән хушлаштылар2022 елның 7 июлендә аңа 26 яшь тулган булыр иде. Илья Батырлык ордены белән бүләкләнгән.10800
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.15600
-
25 май 2022 - 15:13Чүпрәледә Украинада һәлак булган Илья Денисов белән хушлаштылар 2022 елның 7 июлендә аңа 26 яшь тулган булыр иде. Илья Батырлык ордены белән бүләкләнгән.10800
-
26 май 2022 - 10:17Чүпрәле районының Татар Төкесе авылында дини чара-Кадыкай Абыз-бабайны искә алу көне узачак Программада: Коръән сүрәләре, намаз, Корбан ашы.7900
-
27 май 2022 - 07:01Чүпрәле районыннан 13 егетне хәрби хезмәткә озаттылар Май-июль айларында Чүпрәле районыннан 30дан артык хәрби хезмәткә алыныр дип планлаштырыла.5000
-
27 май 2022 - 11:24Озын гомерлегенең сере Сугыш елларында сабый гына булсалар да, аларның да күңелләрен ачыттырып, яндырып торган хатирәләре, онытылмас тормыш гыйбрәтләре, йөрәкләренә уелып калган үпкә-зарлары бар.4900
-
27 май 2022 - 11:30Автоинспекторлар Шурбиннар гаиләсенә автокресло тапшырдылар “Игътибар – балалар” профилактик чарасы һәм “Бала - төп пассажир!” акцияләре кысаларында автоинспекторлар Яңа Уби авылыннан 6 бала тәрбияләүче Шурбиннар гаиләсенә автокресло бүләк иттеләр.4800
-
27 май 2022 - 11:31Кеше исәбеннән баерга теләгән Район суды тарафыннан М.га карата ачылган җинаять эше каралды.4400
-
27 май 2022 - 11:25Тыл хезмәтчәне олы юбилеен билгеләде Иске Ишле авылында гомер итүче Әминә Мөхәррәм кызы Рәхимова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.4300
-
27 май 2022 - 11:29Иң яхшы яшь хәрәкәт инспекторларының отрядын һәм аларның җитәкчеләрен бүләкләделәр Конкурска ЮИД отряды эше турында материаллар тәкъдим ителгән иде.4000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика