Ике сыерга – бер чиләк
Республиканың 21 районында сыерларның баш саны кимү белән беррәттән, савым күләме түбән тәгәри. Әлмәт районында сентябрь аенда гына да сөт җитештерү 362 тоннага, Кама Тамагында - 393, Чистай хуҗалыкларында 260 тоннага кимегән. Ярый әле терлекчелектармагын игътибар үзәгендә тотып, алны-ялны белми тырышып эшләүче Кукмара, Әтнә, Саба, Балтач, Актаныш һәм кайбер башка...
Әйтергә генә ансат: исеме телгә алынган 5 район өлешенә республикада җитештерелә торган сөтнең 25 проценты туры килә. Калган 37 райондагы хуҗалыклар үзләрендә булган мөмкинлекләрне тулырак файдалану, кимчелекләрне бетерү юлларын эзләү урынына һаман да алдынгылар ышыгында яшәүне кулайрак күрә.
Генри Форд кемне кисәтә?
Терлекчелек комплекслары тирәсендә рәт-рәт булып тезелеп торучы печән, салам төргәкләрен, һәркайсы меңәр тонналы сенаж базларын, гөрләп эшләп торучы катнаш азык цехларын күреп, күңелләр күтәрелеп китә. Малларны тиешле рацион белән ашатыр өчен бөтен шартлар бар кебек. Бер генә нәрсә - эшне тиешенчә оештыру аксый.
Сөт җитештерүне киметкән теләсә кайсы хуҗалыкка барып чыксаң да, терлекчеләрнең аһ-зарын ишетергә туры килә. Кайбер фермаларда хезмәт хакы түбән, анысы да вакытында бирелми. Матди кызыксындыру чаралары кулланылмау да эшкә аяк чала.
Бу җәһәттән дөньякүләм танылган миллиардер Генри Фордның: "Эш күләмен искә алмый бирелгән аз хезмәт хакы теләсә нинди предприятиене һәлакәткә илтә" , - дигән сүзләре искә төшә. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр эшләп, аена 6-7 мең сум эш хакы алучы терлекчедән югары хезмәт җитештерүчәнлеге көтүе дә кыен.
Андыйларда сөт җитештерү күләме дә кимегәннән- кими бара. Әлмәт районының уртача 5,2 килограмм сөт җитештерүче "Сосновка" хуҗалыгында савым күләме узган елның шул чоры белән чагыштырганда һәр сыердан 3,4 килограммга кимүнең төп сәбәбе дә шунда. Хәер, әлеге районның "Ярыш" һәм "Зәй" хуҗалыкларында да хәлләр шәптән түгел. Бу хуҗалык җитәкчеләре эшне тиешенчә оештыру турында кайгыртасы урында, ике сыердан бер чиләк сөт савуны кулайрак күрә.
Ә бит фермада эшләүчеләргә айлык хезмәт хакының нинди күрсәткечләрдән килеп чыгуын, нәтиҗәлерәк эшләгәндә эш хакын күбрәк алу юлларын бәйнә-бәйнә аңлатканда, җитештерүчәнлек тә күзгә күренеп арта. Кызганыч, хуҗалыкларда сыер савучы, бозау караучы, терлекчелекнең башка тармакларында эшләүчеләр белән сөйләшкәндә, алар үзләренең ни сәбәпле шундый аз хезмәт хакы алуының серләрен белми. Аерым алганда, эш стажы, класслы булуы, алынган бозау, сөт күләме, тармак коэффициенты, җитештерелгән өстәмә продукция һәм башка күрсәткечләрнең нәрсә икәнлеген белмәүчеләр дә бар.
Хәер, белгәннәре дә, хезмәт хакын без генә үзгәртә алмыйбыз инде, диюдән ары китми. Кыскасы, терлекчеләр - эшләгән, хуҗалык җитәкчеләре түләгән кыяфәт чыгара. Нәтиҗәсе күз алдында. Азнакай районы "Шәвәлиев", Апас районы "Табар", Баулы районы "Игенче", Балтач районы "Уңыш", Буа районы "Бола", Кайбыч районы "Родина" хуҗалыкларында бер сыердан алынган сөт күләме 5-6 килограммнан артмый.
"Чынлы"да - чын күңелдән
Озак еллар дәвамында яхшы нәтиҗә белән эшләүче хуҗалыклар да бар. Шундыйларның берсе - Чүпрәле районы "Чынлы" хуҗалыгы. Биредә печән, салам, сенаж, силос һәм башка төр терлек азыгын терлек башына 40,8 центнер әзерләгәннәр. Алдынгы сыер савучы Гөлинә Азизова әйтүенчә, фермада эшләүчеләр үзләренең эш хакы нинди күрсәткечләрдән чыгып түләнүен яхшы белә. Узган ел һәр сыердан уртача 9820 килограмм сөт җитештергәннәр. 9 айлык нәтиҗәләреннән күренгәнчә, быел бу күрсәткечне дә арттырырга мөмкиннәр. Алсу Хәйбуллина, Нурзидә Сөләйманова һәм Гөлинә Азизованың күрсәткечләре бүген үк инде 9 мең килограммнан артып киткән.
Терлекчелектә генә түгел, һәр тармакта шулай икән. Нәтиҗәсе булгач, уртача эш хакы да ел саен арта. Әйтик, 2014 елда айлык хезмәт хакы 24 мең сумнан артса, узган ел 26917 мең сумга җиткән.
Хезмәтенә тиешле түләү булса, авыл кешесе эштән иренми ул. Комбайнчы Илдус Җәмлиханов урып-җыю вакытында 23181 центнер ашлык суктырып алган. Илгиз Миначев һәм Рафик Шәйдулловның күрсәткече дә 22 мең центнердан арта. Механизаторлар Әнсар Низамов, Илнур Сатдинов, Айрат Яфизов, Фәнил Сөләймановларның эш нәтиҗәләре республика күләмендә горурланырлык.
Хуҗалыкның ел әйләнәсендә төп керем чыганагы - терлекчелек. Шуңа да ел саен мөгезле эре терлекнең баш санын арттыралар. Максатлары - савым сыерларны 1000 башка җиткереп, көн саен 9 мең тонна сөт җитештерү. Ә сөте мул хуҗалыкның киләчәге дә бар аның.
("Ватаным Татарстан", /№ 153, 18.10.2016/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев