Туган Як
  • Рус Тат
  • Игенченең уңганлыгы кырларда күренә

    Якшәмбе көнне район башлыгы Тимур Нагуманов белән районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов комбайнчыларның бишкөнлек эш нәтиҗәләренә йомгак ясадылар.

    Гомумән, район җитәкче-легенең эш планының күп өлешен урак алып тора. Чөнки әлеге кампаниядә үстерелгәнне югалтмыйча җыеп алу, чәчүлек орлык булдыру, план-заданиеләрне үтәү, мал-туар өчен фураж салу, пай җирләре, бурычлар өчен исәп-хисап ясау - алда торган максатларның берсе.

    "Цильна" җәмгыятенең үткән бишкөнлек уңганы Илгиз Миначев бу бишкөнлектә дә тырыш хезмәт үрнәкләре күрсәтеп, күчмә аләмне үзендә калдырды. "Шәйморза"да исә күчмә аләмне Рифкать Хәсәнов алды. Ә "Чүпрәле-Азык" җәмгыятендә узган бишкөнлек геройлары урынын инде башкалар алды. Бу юлысы Алексей Павлов ("Нью-Холланд" маркалы комбайн), Сергей Семенов ("Дон-1500"), Фәнис Садртдинов ("Акрос") күчмә аләмне үз комбайннарында җилфердәтәләр. "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгы комбайнчысы Рамиль Усманов исә район башлыгы тарафыннан бүләкләнгәннән сон "Ун елга беренче тапкыр шундый аләм алуым, рәхмәт сезгә",-дип белдерде, шатлануын яшермичә (2 биттәге астагы рәсемдә).

    Әйе, комбайннарда эшләү элек еллардагыдан күпкә аерыла. Хәзер инде кырларны югары технологияле, компьютерларга корылган "кораб"лар буйлый. Игенчеләр өчен мондый заманча техниканың уңайлыклары бихисап. Тик ни генә булмасын, икмәк язмышы, бөртекнең кырда чәчелеп калмыйча, амбарларга керүе - элек тә игенченең тырышлыгыннан, намуслы хезмәтеннән торса, бу бүген дә шулай булып кала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: