Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Хөрмәтле укучыларыбыз! Яңа ел белән Сезне котлыйбыз!

    Хөрмәтле укучыларыбыз! Искәртми, сиздерми генә тагын бер ел үтеп бара. Кемнедер шатлык-бәхетләре белән сөендергән, күтәрә алмаслык булып тоелган кайгылары белән көендергән мизгелләре дә булгандыр бу елның. Нишлисең, тормыш бит. Вакыт та безнең мәшәкатьләребезгә, борчу-сөенечләребезгә илтифат бирмичә, ага да ага...

    Сез укый торган "Туган як" газетасының да үз тарихында бу 9038нче һәм 2015 елдагы соңгы саны. Ул да бу елда сезнең белән һәрчак бергә булырга, шатлык-сөенечләрегезне уртаклашырга, кайгыгыз булса бүлешергә тырышты. Туган ягыбызның кайсы почмагында нинди эшләр барганын, яңалыкларны вакытында җиткерде. "Туган як"ны укып күршегездә барган, республикадагы хәлләрне дә белә алдыгыз.

    Уңай үзгәрешләр белән беррәттән, тискәре күренешләргә очраганда сез үзегез дә борчылып, безгә яздыгыз. Без исә үз чиратыбызда сезнең гозерләрегезне тиешле инстанцияләргә юлладык. Хәл ителдеме сез күтәргән проблемалар, билгеле, без аларга 2016 елда да әйләнеп кайтачакбыз. Газетага язылган булсагыз, сәхифәләребездә ул турыда да сезгә җиткерербез.

    Ә бу елны, әйдәгез, күңелле мизгелләре өчен рәхмәт әйтеп, озатыйк. Яңа елны каршылау һәрберебез өчен серле, могҗизалы минутлары, яңа өметләре белән кадерле. Кадерле укучыларыбыз! Без, "Туган як"лылардан да бәйрәм белән котлауларны кабул итеп алыгыз. 2016 ел сезгә тазалык-саулык, күңел көрлеге һәм уңышлар алып килсен! Киләсе елда да бергә булыйк -"Туган як" ка язылыгыз, укыгыз! Ышанычлы укучыларыбыз булу безнең күңелләргә дә дәрт өсти. 2016 елда да безнең белән калачак укучыларыбызга, газетабызга яздыручы район почта бүлеге хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Аерылышырга теләүчеләр белән дә хушлашмыйбыз-газетага язылырга беркайчан да соң түгел.

    Туган ягыбызда, туган җиребезне ямьләп, "Туган як" белән яшик!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Яжа ел
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: