Һөнәргә мәхәббәт-төрле чаралар аша

Күпләребез, мөгаен, телевизор экраннарыннан Александр Масляков алып барган КиВиН программасын яратып карыйдыр. Ә менә район мәдәният йортында үткән шундый чара КВН командалары белән күзгә-күз очрашу мөмкинлеге тудырды.
Хәер, ул телевизор экраннарыннан үтүче КВНнан күпкә аерылып торса да, уенда куелган таләпләр биредә дә үтәлде дип була. Бәйгедә катнашучылар республика районнары һөнәри училище студентлары иде.
-Бүгенге чараның әһәмияте чиксез зур. КВН яшьләрне берләштерә, дуслаштыра, аралаштыра. Аннан әлеге чара һөнәри училищеларда бары тик һөнәр алу белән генә шөгыльләнмәүне, ә укучыларның заманадан артта калмауларын, көлке, уен аша илебездә барган сәясәттә катнашуларын да дәлилли,-дип белдерде ТР Хезмәт һәм мәшгульлек министры урынбасары Азат Габделәхәтов.
Бәйгедә әлеге министрлык вәкилләренең тагын да булуы тикмәгә генә түгел иде (жюри составында министрлыктан Алсинә Сәлахова да бар иде). Нәкъ менә ТР Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы теләктәшлеге белән фестиваль берничә елдан бирле республика һөнәри училище укучылары арасында актив төстә үткәрелә икән. Һәм беренчел максат булып эшче һөнәрләрне һәм авыл җирлегендә хезмәт куючы белгечләрне популярлаштыру тора. Шул рәвешле предприятиеләргә эшче куллар тарту бурычы куела. Моннан тыш, училищеда белем алучы укучыларның җәмгыяви өлкәдә социаль активлыгын, сәнгати осталыкларын арттыру да - төп юнәлешләрнең берсе.
Әлеге хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов та ассызыклап: -Бүген чыннан да биредә иң актив, эрудицияле, гыйлемгә омтылган уенчылар, укучылар, җәмгыятебезнең яшьләре җыелган. Уңышлар сезгә, -диде.
КВН фестиваленә агымдагы елда старт бирелеп, инде аларның зонаара этаплары үтте.
Әйтергә кирәк, зонаара этапта 90 номерлы һөнәри училище командасы катнашып, призлы урынга лаек булды һәм менә ярымфиналда катнашу хокукы алды.
Район мәдәният йортында үткән фестивальнең әлеге ярымфинал конкурсында Арча, Кукмара, Мамадыш, Апас, Буа һәм башка районнардан килгән 15 команда катнашты.
Бәйгедә командалар үзләренең визит карточкаларын тәкъдим иттеләр, җәмгыятебездәге яңалыкларны көлкегә алып, аларны тамашачыга "Биатлон" конкурсы аша җиткерделәр.
Беренче уенчылар булып сәхнәгә хуҗалар-90 номерлы һөнәри училище укучылары чыкты. Аларның көндәшләре булып, Яшел Үзән, Буа, Кукмара районнарыннан килгән командалар көч сынаштылар. Икенче уенда сүз Мамадыш, Саба, Сарман районнары командаларына бирелде. Калган район командалары конкурстан тыш чыгыш ясадылар.
Яшьләр сәхнәдә "чеметеп", төрле темаларга шаярдылар. Күпчелек темалар гаилә, эш урыннарына, хастаханәдәге вакыйгаларга багышланган иде. Әлбәттә, ныклы әзерлек белән килгән командаларны жюри әгъзаларына сайлап алу җиңел булмады. Беренче уенчылар арасында үткән ярыштан соң, 1 һәм 2 урыннар Буа һәм Кукмара районнары командаларына бирелде. Икенче уенда исә, Мамадыш-2 урын, Саба, Сарман икесе дә 1 урынга лаек булдылар. Шулай итеп, әлеге район командалары финалга уздылар. Әлеге командалар Казан шәһәрендә узачак КВН бәйгесенең финалында чыгыш ясаячаклар.
-
22 февраль 2019 - 20:20Иске Кәкерле урта мәктәбе укучылары сугыш чоры баласы белән очраштылар Иске Кәкерле урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары сугыш чоры баласы Иматдинов Рифкать Абдрахман улы белән очрашу үткәрде. Күңелләрне нечкәрткән, яраларны кузгаткан очрашу булды бу.9300
-
22 февраль 2019 - 13:16Яңа Чүпрәледә яңа кибет ачылды Яңа Чүпрәле авылында көндәлек кирәк-яраклар белән сәүдә итү кибете ачылды. Бу вакыйга авыл халкы өчен көтеп алынган бүләк булды.2400
-
22 февраль 2019 - 13:15Чүпрәледә Ильмир Хәйбуллов истәлегенә хоккей ярышы узды “Алтын Барс” боз сараенда район мәктәпләре командалары арасында Ильмир Хәйбуллов истәлегенә алкалы хоккей буенча турнир үтте. Командалар составында 2001 һәм аннан соңгы елларда туган яшүсмерләр уйнады.1900
-
22 февраль 2019 - 13:12Кече Чынлыда иң көчле көрәшчеләр бил алышты Хезмәт ветераны, үзе дә оста көрәшче булган һәм шул ук вакытта көрәш ярышларында бик гадел хөкемдарлык иткән Мансур Рәимов истәлегенә уздырылган регионара турнирда йөзгә якын көрәшче катнашты.1900
-
22 февраль 2019 - 13:11Чүпрәледә “Ел сыйныф җитәкчесе” һәм “Ел педагог-оештыручысы” билгеле булды “Ел сыйныф җитәкчесе” конкурсы 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында үтте.2200
-
21 февраль 2019 - 14:35Рөстәм Миңнеханов: Путинның Юлламасында телгә алынган карарлар Татарстан өчен бик тә мөһим ТР Президенты Лаеш район Советының узган елда башкарылган эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган сессиясендә чыгыш ясады.12600
-
21 февраль 2019 - 10:5921 февраль-Халыкара туган тел көне Туган телем-иркә гөлем! Бу сүзләрне без башыбызны күтәреп,горурланып әйтәбез.19500
-
21 февраль 2019 - 08:432018 елда Казан Кремлен 3 миллионга якын турист килеп караган Татарстанга килгән туристлар арасында бигрәк тә Болгар музей-тыюлыгы һәм Зөя утрау-шәһәрлеге популярлык казанган.7400
-
19 февраль 2019 - 16:11ТР Президенты программасы буенча беренче балалар лагерьларын 2019 ел җәенә ремонтлаячаклар Балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт ясау буенча дәүләт программасы Рөстәм Миңнехановның шәхси инициативасы белән тормышка ашырыла.13200
-
19 февраль 2019 - 08:40Казанда WorldSkills-2019 илкүләм чемпионатында 1,6 мең кеше катнашачак Чемпионат ярышларының төп мәйданчыгы "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәге булачак.8100
-
17 февраль 2019 - 18:47Зур Чынлы урта мәктәбендә очрашу узды Җирдәге бөтен тереклекнең чишмә башы, чыганагы була. Кешенең дә шундый чишмәсе бармы? Бар, әлбәттә. Кеше өчен чишмә башы- аның ата-бабасы нигезе, гаиләсе, халкының гореф - гадәтләре, горурланырдай, искә алырдай шәхесләре.32100
-
15 февраль 2019 - 14:45Чуваш Шәйморзасы авылында яшәүче Галина апа Васильевага 90 яшь тулды Чуваш Шәйморзасы авылында яшәүче Галина апа Васильеваны белгәннәр арасында аңа сокланмаган кеше юктыр, мөгаен.25200
-
15 февраль 2019 - 14:44Иске Уби авылында яшәүче Елена апа Черновага 95 яшь тулды Иске Уби авылында яшәүче Елена апа Чернова өенә килгән кунакларны көлә-көлә каршы алды.27700
-
8 ноябрь 2018 - 19:21Ульяновск өлкәсендә яшәүче татарлар Казанда «Башваткыч» тапшыруында катнашты
-
15 октябрь 2018 - 19:44Татар Уби авылы турында җыр (Алинә Әсматуллова)
-
22 февраль 2019 - 13:10
-
23 февраль 2019 - 06:44Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаровның Ватанны саклаучылар көне белән котлавыХөрмәтле чүпрәлеләр, хәрби хезмәткәрләр һәм Кораллы Көчләр ветераннары!1000
-
22 февраль 2019 - 13:04«Һәр кешегә уңайлы яшәү шартлары!»Чүпрәле район Башлыгы М.Р.Гафаров белән әңгәмә14300
-
21 февраль 2019 - 10:5921 февраль-Халыкара туган тел көне Туган телем-иркә гөлем! Бу сүзләрне без башыбызны күтәреп,горурланып әйтәбез.19500
-
22 февраль 2019 - 13:04«Һәр кешегә уңайлы яшәү шартлары!» Чүпрәле район Башлыгы М.Р.Гафаров белән әңгәмә14300
-
21 февраль 2019 - 14:35Рөстәм Миңнеханов: Путинның Юлламасында телгә алынган карарлар Татарстан өчен бик тә мөһим ТР Президенты Лаеш район Советының узган елда башкарылган эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган сессиясендә чыгыш ясады.12600
-
22 февраль 2019 - 20:20Иске Кәкерле урта мәктәбе укучылары сугыш чоры баласы белән очраштылар Иске Кәкерле урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары сугыш чоры баласы Иматдинов Рифкать Абдрахман улы белән очрашу үткәрде. Күңелләрне нечкәрткән, яраларны кузгаткан очрашу булды бу.9300
-
22 февраль 2019 - 12:47Чүпрәле техникумында батырлык дәресе узды Чараның үткәрелүе дә тикмәгә түгел. Әле генә илебез халкы совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуына 30 ел тулуны билгеләп үтте.8600
-
21 февраль 2019 - 08:432018 елда Казан Кремлен 3 миллионга якын турист килеп караган Татарстанга килгән туристлар арасында бигрәк тә Болгар музей-тыюлыгы һәм Зөя утрау-шәһәрлеге популярлык казанган.7400
-
20 февраль 2019 - 20:50Чүпрәле муниципаль район Советының XXXIV утырышы узды Бүген Чүпрәле муниципаль районы Советының XXXIV-нче утырышы узды, анда 2018 елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде.5100
-
20 февраль 2019 - 19:33Чүпрәледә яңа “Чемпион” физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды Бүген районда яңа “Чемпион” физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды.4100
-
22 февраль 2019 - 13:16Яңа Чүпрәледә яңа кибет ачылды Яңа Чүпрәле авылында көндәлек кирәк-яраклар белән сәүдә итү кибете ачылды. Бу вакыйга авыл халкы өчен көтеп алынган бүләк булды.2400
-
22 февраль 2019 - 13:11Чүпрәледә “Ел сыйныф җитәкчесе” һәм “Ел педагог-оештыручысы” билгеле булды “Ел сыйныф җитәкчесе” конкурсы 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында үтте.2200
-
22 февраль 2019 - 13:12Кече Чынлыда иң көчле көрәшчеләр бил алышты Хезмәт ветераны, үзе дә оста көрәшче булган һәм шул ук вакытта көрәш ярышларында бик гадел хөкемдарлык иткән Мансур Рәимов истәлегенә уздырылган регионара турнирда йөзгә якын көрәшче катнашты.1900
-
22 февраль 2019 - 13:15Чүпрәледә Ильмир Хәйбуллов истәлегенә хоккей ярышы узды “Алтын Барс” боз сараенда район мәктәпләре командалары арасында Ильмир Хәйбуллов истәлегенә алкалы хоккей буенча турнир үтте. Командалар составында 2001 һәм аннан соңгы елларда туган яшүсмерләр уйнады.1900
-
23 февраль 2019 - 06:44Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаровның Ватанны саклаучылар көне белән котлавы Хөрмәтле чүпрәлеләр, хәрби хезмәткәрләр һәм Кораллы Көчләр ветераннары!1000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47502 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика