Туган Як

Чүпрәле районы

Рус

Тат

Чув
Көн темасы

“Халык контроле” эшли

ТРның uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гражданнардан "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьләр кабул ителә.

Билгеле булганча, әлеге мәгълүмат системасын булдыру ТРда дәүләт хакимияте башкарма органнарының һәм җирле үзидарә органнарының эшчәнлеген камилләштергәндә гражданнар фикерләрен исәпкә алуны тәэмин итү максатыннан чыгып башкарылды.

Шулай итеп, хәзер һәркем юл хуҗалыгы, мәгариф, медицина, социаль хезмәт күрсәтү, төзекләндерү, экология һ.б. өлкәләрдәге проблемалар турында дәүләткә "сөйли" ала.

Моның өчен ТРның uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кереп, үзегез яшәгән җирлек, я булмаса республика буенча югарыда әйтелгән өлкәләрдәге борчыган мәсьәләләр турында хәбәр калдырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәясәт