Туган Як
  • Рус Тат
  • Гриппка каршы бердәм көч белән

    Грипп авыруына каршы иң нәтиҗәле чараларның берсе ул-прививка. Иммунизациянең мондый төре соңгы ун елда авыруны 10 мәртәбә киметергә мөмкинлек биргән. Шуңа да һәр оешма һәм предприятие җитәкчеләре үз хезмәткәрләрен авырудан саклау өчен вацинация үтүне максат итәргә тиеш.

    Әлеге фикер муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов җитәкчелегендә санитар-эпидемиягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында әйтелде. Утырышта 2011-2012 ел эпидемия сезонында грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияне кисәтү, профилактикалау һәм аны дәвалау турындагы мәсьәләләр каралды.

    -Күпләр гриппка каршы прививканың нәтиҗәлелегенә ышанмый. Тик юкка. Чөнки прививканың иң нәтиҗәле чара булуын күптән расладылар. Аннан дарулар белән генә дәваланган өчракта авырудан өзлегүләр калырга мөмкин. Инде килеп, шунысын да әйтергә кирәк, ел сан дәүләт халкыбыз сәламәтлеген саклау өлкәсендә күпләп акча сарыф итә икән, димәк юкка түгел, дип белдерде Айрат Җәлалов.

    Әлегә район буенча грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияле авырулар теркәлмәгән. Әмма үткән сезонда авыруларның киң җәелүе нәтиҗәсендә кайбер белем бирү учреждениеләре укуларны туктарырга мәҗбүр була. Ул чакта авыруның 857 очрагы теркәлә. Гомумән грипп авыруы республикада ел саен 50,5 процент күләмендә җәмәгатьчелекнең барлык яшь группалары арасында теркәлә.

    -Грипп авыруының иң куркыныч чоры февраль айларына туры килә. Шуңа да привиканы ясату вакыты сентябрь һәм октябрь айларында төгәлләнү өстендә булырга тиеш, юкса нәтиҗәсе булмаячак. Бүгенге көнгә планда каралган профилактик иммунизация ясау 61 процентта башкарылды. Беренче чиратта, профилактик прививкалар мәгариф, медицина, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрг ясала. План буенча каралган 2310 кешегә прививка федераль бюджеттан каралган вакцинаның тоткарлануы нәтиҗәсендә ясалмый тора. Ноябрь аеның беренче атналарында әлеге эшне тулысынча башкарып чыгарбыз дип уйлыйбыз,- диде утырышта Роспотребнадзор идарәсенең Буа территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Илгиз Хафизов. Ул, шулай ук теләүчеләр өчен грипп авыруыннан түләүле прививкалар ясау мөмкинлегенә тукталып үтте.

    Моннан тыш, Илгиз Хафизов белем бирү, халыкка хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә һәм оешма-предприятиеләрдә һава температурасының режимы сакланырга тиешлегенә басым ясады. Балалар учреждениеләрендә ул 18-24 градусны тәшкил итәргә, ә оешма, предприятиеләрдә 21 градустан да түбән булмаска тиеш.

    Эпидемиолог табиб ярдәмчесе Адилә Сабирҗанова вакцинацияләүнең аеруча мөһим булуы, даруханәләрнең грипп авыруын дәвалау өчен кирәкле дарулар белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителгәнлеге, грипп авыруының кискен очраклары ачыкланганда тикшерү өчен анализларны ТР эпидемиология һәм гигиена үзәгенә җибәрү мөмкинлегенең барлыгы турында сөйләде. Шулай ук, грипп авыруының киң җәелгән очрагында хастаханәдә өстәмә койка-урыннарның булдырылуы хакында бәян итте.

    Утырыш ахырында грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияне кисәтү масатыннан карар кабул ителде. Карар сәламәтлек саклау оешмаларының, мәгариф учреждениеләренең, оешма, предприятиеләрнең грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләрне профилактикау максатыннан бердәм эш планын булдыруны таләп итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: