Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Городищелыларның өйләренә чиста су килде

    Киң, тигез урам буйлап атлыйбыз. Бер якта күптән түгел генә сафка баскан Җиңү паркы, фелъдшер- акушерлык пункты, аларга каршы Мәдәният йорты урнашкан. Анда капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. Җирле үзидарә башлыгы Сергей Салифановның әйтүенә караганда, соңгы берничә елда авылның социаль йөзе танымаслык булып үзгәргән.

    Үткән ел файдалануга тапшырылган чиркәүнең алтынсу гөмбәзләреннән авыл өстенә нур сибелә. Урамнарның чисталыгына, төзеклегенә соклануымны сизепме Сергей Ананьевич: "урамнарны төзекләндереп бетердек дияргә дә ярый. Городищелылар былтыр да, быел да һәр кеше исәбеннән 300 әр сум акча җыйдылар. Рәхмәт аларга. 351 йортта 968 кеше яши, шуларның 462-се эшкә сәләтле. Ил төкерсә күл була,- ди халык. Шушы акчага урамнарны төзекләндердек. Киләсе елда 800 метр асфальт салырга планлаштырдык. Авыл уртасына чүп- чар җыю өчен контейнерлар куйдык. "Фламинго" җәмгыяте атнага ике мәртәбә аларны чистартып тора." Монда яшәүчеләр нинди сүз башласак та якташлары Николай Угасловның исемен телгә алалар. Урамнарны һәм ике күперне яңартуда да аның техникасы эшләгән икән. Әнә Җиңү паркындагы сигез миллион сумлык Монументын да Карелиядән гранит плитәләр кайтартып Николай Федоровичның төзүчеләре ясаган. -Ходайга шөкер, республика һәм район җитәкчеләре дә авылга йөз тоталар, төрле программалар кабул итеп социаль проблемаларны хәл итәләр. Авыл халкы зәңгәр газдан файдалана, быелның июнь аеннан башлап федераль программа нигезендә йортларны чиста чишмә суы белән тәэмин итү эшләре башланды, шушы максаттан ун километр чамасы озынлыкта 100 мм. диаметрлы торбалар салынды. Кырыктан артык йортка су кертелде.

    Быел Школьная, Ленин, Клуб һәм Николаев урамнарында яшәүче 130 лап гаилә чишмә суын эчәчәк. Алдагы елда су кертү эшен тулысынча төгәлләргә уйлыйбыз. Авылдашларыбыз иминлектә рәхәт яшәсен,- дип дәвам итә сүзен җирлек башлыгы. Городище авылы үзенең мул сулы чишмәләре белән горурлана да ала. Алтысының да үз исеме бар. Барысының да бер сәгатьтә күпме су бирүчәнлеге исәпләнгән. "Тюкин" исемле чишмәдән, мәсәлән, бер тәүлеккә 144 тонна су чыга икән. "Холодный источник" дигәне аны да узып китә, аның күрсәткече бер тәүлеккә 450 тонна. Кыскасы, мондагы алты чишмә тәүлек саен 900 тоннадан артык су бирүгә сәләтле. Аларны берләштереп ике каптаж ясалган. Яңа Чокалы һәм Яңа Элмәле авылларында яшәүчеләр дә мондагы чишмәләр суын эчә. Краннан су алучы Городище халкының шатлыгын әйтеп бетергесез.

    Александр Бушуев та үзенең куанычын яшерә алмый, безне өенә чакырып кранны ачты. Басым әйбәт, су чиста килә. Кер юу машинасын да алып куйганнар, су кайнарлату жиһазын да урнаштырганнар. "Үз күзебезгә үзебез ышанмыйбыз, нәкъ әкияттәге кебек, тормышыбыз шәһәрләшә бара түгелме соң? Моңарчы ел фасылының нинди булуына карамастан җәяүләп чишмә суына йөри идем, бүген ул безнең өйгә үзе килде. Рәхмәт ил башлыкларына, районыбыз җитәкчеләренә,- ди Александр Николаевич. Өйләргә су кертү эшен Ульяновск өлкәсенең Барыш шәһәреннән килгән осталар башкара. Җитәкчеләре Ринат Кадырметовның әйтүенә караганда, эшчеләр һәм сантехниклар җылы, коры көннәрдән күберәк файдаланып калырга тырышалар. Без биредә булган көнне 69 яшьлек Лидия апа Петрова йорты янында эш башланган иде. Гомере буе колхоз сыерларын сауган өлкән яшьтәге әлеге ханым да өй тирәсендә күбәләктәй очып йөри.

    Әйе, чиста су һәр йортка кирәк. Татарстан Республикасы бу тармак буенча зур эшләр башкара. Моның өчен кайбер саннарга күз салу да җитә. 2010- 2014 елларда әлеге программа гамәлгә кергәч, республикада барлыгы 1368 километр озынлыкта суүткәргеч торбалар сузыла, 145 су башнясы һәм 159 артезиан скважинасы төзелә. 2014 елда гына да Татарстанда 328,5 чакрым озынлыктагы суүткәргеч торбалар челтәре төзелгән, 28 артезиан скважинасы һәм 38 су башнясы файдалануга тапшырылган. Нәтиҗәдә, 45 районның 115 торак пунктында яшәүчеләр чиста су белән тулысынча тәэмин ителгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: