Туган Як
  • Рус Тат
  • Гөлфинурга тиңнәр юк

    Район сыер савучыларының күмәк тырышлыгы белән бүген дәүләткә 85 тонна 700 килограмм югары сыйфатлы сөт сатыла. Үткән елның шул чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч 2 тоннага артыграк. Гомуми сатылган продукциянең 22 тоннасы шәхси хуҗалыкларга туры килә.

    "Цильна" хуҗалыгында бүген һәр савым сыердан тәүлек саен уртача 31 килограмм сөт җитештерелә. Бу күрсәткеч былтыргы белән чагыштырганда да 3 килограммга артык. Коллективта лидерлыкны үз кулларында нык тотучы терлекчеләр күп. Гөлфинур Тукаева (рәсемдә) шундыйларның берсе. Быелның 5 аенда ул үзенә тапшырылган 24 сыерның һәркайсыннан 4 тонна 210 килограмм (!) югары сортлы продукция җитештерде. Хезмәт алдынгысы хәзер дә көн саен тулаем 8 центнер сөт сава.

    -Эш күрсәткечләребез үзебездән тора, бөтен күңелеңне биреп эшләгәндә теләсә нинди максатка да ирешергә мөмкин. Безнең хуҗалыкта моның өчен барлык уңайлыклар да булдырылган. Әлбәттә, малларыбызның продуктлылыгы ашату-эчертү технологиясенең төгәл үтәлешенә бәйле. Гомумән, уңышларыбыз нигезендә һәр хезмәткәрнең үз вазифасына җаваплы карашы ята,-ди Гөлфинур.

    Малларны беренче савымга кадәр үк яшел азык белән тәэмин итү дә үз нәтиҗәсен бирә.

    "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Шланга, Яңа Элмәле, Яңа Кәкерле һәм "Низамов" хуҗалыгы сыер савучылары да бүген җәйге мөмкинлекләрдән оста файдаланырга тырышалар. Ни кызганыч, сөт терлекләренең продуктлылыгы бөтен фермаларда да тигез түгел, аерма җир белән күк арасы. "Чүпрәле-Азык" җәмгыяте үз канаты астына 4 филиалны алган. Шуларның өчесендә товарлыклы-сөтчелек фермалары бар. Һәр сыердан тәүлеккә уртача сөт җитештерү 10 килограммга да җитми. Алтынга алыштыргысыз вакыт файдасызга үтә түгелме? Бүген шушы кадәр генә сөт саву белән чикләнгән коллективлар кышлыгын ничек яшәрләр?

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: