Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпләмәсәк-сау яшәрбез...

    Агымдагы елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы, шул исәптән Чүпрәле муниципаль районы территориясендә, санитар- экологик чистарту буенча икеайлык башланды. Шушы чорда торак пунктларны, яр буйларын, урман полосаларын, гомумән, әйләнә-тирә мохитыбызны чүп-чардан арындыру, рөхсәт ителмәгән урыннарда хасил булган чүплекләрне ачыклау һәм аларны бетерү максат итеп куелды.

    Әйе, кышкы кар катламы никадәр калын булса да, яз үзенекен итә. Ә яз фасылы җитү белән адәм затының эш-мәшәкате дә бермә-бер арта. Барлык эшләрнең дә башында әйләнә-тирәдәге чүп-чарны җыю, ягъни санитар-экологик хәлне савыктыру тора. Буа шәһәре һәм Буа районы буенча "Роспотребнадзор" идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Илгиз Хафизов та әлеге икеайлык программасының шактый ук күләмле булуы турында сөйли.

    -Район территориясендәге торак пунктларда санитар-экологик чистарту ике айлыгы үткәрү турында Башкарма комитетның махсус карары бар. Аның нигезендә чаралар үткәрү планы эшләнде,-ди Илгиз Фәридонович.

    Экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәүчеләргә карата законның кырыслана баруын да белдерә. Хәзер административ җаваплылыкка тартылган гражданнар-1000-2000, ә вазифаи затлар 10 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф түләргә мөмкиннәр икән. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче юридик затларга карата аның тәэсире тагын да кырысрак. Әлеге закон таләбенә буйсынмаган мондый шәхесләр өчен ул 30 меңнән 50 мең сумга кадәр итеп билгеләнгән, яисә эшчәнлекне 90 тәүлеккә кадәр туктату да каралган. Юридик затларны исә 100 мең сумнан 250 меңгә кадәр штрафка тарту, яисә эшчәнлеген шулай ук 90 тәүлеккә кадәр туктату билгеләнгән. Чыннан да, мохит чисталыгын контрольдә тотучы республика органнары белдергәнчә, Татарстан территориясендә рөхсәт ителмәгән урында үткән елдан калган чүплекләр дә шактый икән.

    -Күләме ягыннан бик үк зур булмаса да, моңа охшаш чүплек чүмәләләрен Иске Чүпрәле авылының Ленин һәм Базар урамнары (Цильна елгасы кушылдыгы ярларында) ягында күрергә мөмкин,-ди "Роспотребнадзор" вәкиле.

    Дөрес, хәзер елга-ерынты буйларына чүп, тирес түгүчеләрне югарыда әйтелгән суммалар белән җәзага тартачаклар.

    -Каты көнкүреш калдыкларын ташлау өчен ел саен контейнерлар ясатабыз. Бүгенге көндә районда 180 контейнер бар. Әмма халык анда нинди чүп ташларга икәнлеген белми, белгән очракта да үзенә җайлы ягын карый. Ул контейнерларда нинди генә чүп күрмисең? Хәтта төзелештән калган йомычкаларга, бакчадан кисеп чыгарылган агач ботакларына кадәр бар. Шуны искәртим, контейнерларга ташлана торган чүп целлофан пакетларга тутырылган булырга тиеш. Яз айларында чүп ташу машинасы көчәйтелгән режимда эшләячәк,- ди җаваплылыгы чикләнгән "Фламинго" җәмгыяте җитәкчесе Альфред Низамов. Әлеге җәмгыять белән килешү төземи торып, контейнерларны файдаланучылар да бар. -Квитанция буенча үзвакытында, ягъни билгеләнгән срокта акча түләү тәртибен дә бозалар,- ди ул.

    Редакциягә шалтыратып бу хакта үзләренең моң- зарын җиткерүчеләр дә бар. Әле шушы көннәрдә генә Яңа Чүпрәле авылыннан бер агай, мәсәлән, безнең белән элемтәгә керде. "Каты көнкүреш калдыкларын ташлау өчен контейнерлар безнең урамда да бар. Уңайлыгын әйтеп тә тормыйм. Әмма язгы- җәйге чор башлангач, күршеләрем үк теләсә нинди чүпне-яраганын да, ярамаганын да шунда ташыйлар,- ди ул борчылып.

    Моңа хас очракларның барысын да санап китеп булмый, әлбәттә. Тик шулай да, кайберәүләргә "ак белән караны аерырга күптән вакыт", диясе килә. Һәркайсыбызның нинди дәрәҗәдә культуралы булуы нәкъ шунда чагыла да инде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: