Җәйләү җитте, терлекчеләр алдына яңа бурычлар куела
Терлекчелек өчен үтә дә җаваплы һәм зур сынау чоры булып саналган кышлату айлары ниһаять артта калды. Елның биш айлык нәтиҗәләренә күз салсак, районыбыз терлекчеләренең бу айларда ирешкән кайбер уңышларын да күрәбез. Бу хакта хуҗалык җитәкчеләре һәм баш белгечләр белән үткәрелгән киңәшмәдә дә тәфсилләп сөйләшенде.
Гадәттәгечә, тармактагы хәлләрнең торышы буенча аналитик информацияне агро идарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов ясады. Аның сүзләренчә, быелның биш аенда товарлыклы сөтчелек фермалары 102419 тонна сөт җитештергән. Бу күрсәткеч үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганды 2237 тоннага артыграк. П.В. Дементьев исемендәге агрофирманың Кече Уби филиалы - 1635, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Городище филиалы - 798 һәм "Цильна" хуҗалыгы 693 центнерга артыграк продукция җитештерделәр. "Эталон Агро", П.В. Дементьев исемендәге агрофирманың Яңа Уби, Үзәк һәм Шигали, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Түбән Каракитә, Яңа Кәкерле, Иске Ишле, Иске Кәкерле һәм Яңа Элмәле филиаллары да былтыргыга караганда яхшырак эшләде. Шул ук вакытта "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Зур Аксу филиалы фермасында малларның продуктлылыгын 1135 центнерга киметтеләр. Май аенда район буенча уртача һәр сыердан 506 килограмм сөт савылды. Тотрыклы эшләп килүче "Цильна" җәмгыятендә, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Городище һәм Яңа Элмәле филиалларында ул күрсәткеч 772 һәм 710 килограммны тәшкил итте. Гомумән алганда, быелның биш аенда 4511сыерның һәркайсыннан уртача 2270 килограмм сөт савылды. Шушы чорда "Цильна" җәмгыяте терлекчеләре бер сыердан уртача 4095 килограмм сөт савып яңа рекорд куйдылар.
Мөгезле эре терлекләр симертү юнәлешендә дә беркадәр алга китеш бар. Биш айлык күрсәткечләр буенча симертүгә куелган һәр мөгезле эре терлекнең тәүлек саен уртача 721 граммга үсүләре тәэмин ителде. "Цильна" җәмгыятендә һәм "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Ишле, Чуваш Бизнәсе филиалларында малларның тәүлек саен уртача 886 - 876 граммга үсүләренә ирештеләр. Быелның биш аенда 2968 яшь үрчем алынган, шуның 520- се май аена туры килә. "Цильна" җәмгыятендә - 622, ягъни узган елның биш ае белән чагыштырганда 106 бозау артык туган. Киңәшмә барышында район башлыгы Александр Шадриков терлек азыгы әзерләүгә дә тукталды. "Печән һәм сенажны әзерләгәндә аларның сыйфатына аеруча нык игътибар бирергә һәм лаборатория контроле үткәрергә кирәк",- диде ул. Шуны да искәртим, малларны уңышлы кышлату өчен быелгы җәйдә 37515 тонна азык берәмлеге әзерләргә туры киләчәк, ягъни һәр баш терлеккә уртача 33 центнер азык запасы булдыру бурыч итеп куела. Шул исәптән, 12194 тонна концентрат, 7923 тонна - печән, 40749 тонна - сенаж, 47541 тонна - силос һәм 13583 тонна салам туплау мөһим. Азык әзерләү техникасының да старт сызыгында булуы шарт, диделәр утырышта. Чөнки берничә көннән барлык хуҗалыклар да күпъеллык үләннәрне чабуга керешергә тиеш. Эшне эленке - салынкы оештырган очракта "Эталон - Агро" җәмгыятендәге кебек үткән елгы тырмага басуың да ихтимал. "Безгә начар сыйфатлы азыклар кирәкми. Сөт - безнең төп керем чыганагы. Азык әзерләгәндә кайбер хуҗалыкларда печән ургычларның кискечләре начар көйләнгән, яисә механизаторларның бөтенләй тупас кискечләр белән эшләүләренә шаһит булырга туры килә",- ди агро идарәнең терлекчелек буенча киңәшчесе Айваз Абязов.
Киңәшмәдә "Цильна" җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуров, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасы директоры Фәрит Мөдәрисов, П.В. Дементьев исемендәге агрофирма җитәкчесе Иван Павлов һәм "Эталон - Агро" җәмгыяте директоры Сергей Никитинның информацияләре тыңланды. Соңыннан район башлыгы Александр Валерьевич киңәшмә эшенә йомгак ясап, май аенда терлекчелек тармагында күркәм нәтиҗәләргә ирешкән белгечләргә акчалата премияләр тапшырды. Әлеге бүләкләүгә "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Элмәле филиаллы директоры Феолит Садыйков, "Эталон - Агро" җәмгыятенең товарлыклы - сөтчелек фермасы мөдире Рәмис Әбдрәкыйпов, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Татар Бизнәсе филиалы ветеринария табибы Рафис Тимербулатов һәм "Цильна" җәмгыятенең көтүне яңарту буенча технологы Энҗе Саттарова лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев