Гасыр кичкән Акъәби

Чүпрәле районы тарихта илне-көнне яхшырту, ямьләндерү өлкәсендә намуслы хезмәте белән хөрмәт казанган өлкән буын кешеләре белән лаеклы горурлана. Алар арасында гасыр кичкәннәре дә шактый. Иске Кәкерле авылында гомер кичерүче Мәүлидә апа Иматдинова шундыйлардан.
Мәүлидә апа мөселман календаре буенча Мәүлет аенда туа, кыз фамилиясе дә Мәүлетова аның. Шуңа да әнисе кызына матур итеп Мәүлидә исемен куша, озын гомерле, бәхетле яшәвен тели, ананың теләкләре тормышка да аша. Гомумән, балалары, якыннары әйтүенчә, Мәүлидә апаларның нәселләре озын гомерле. Авылда аның бертуган сеңлесе яши, быел ул да 95 яшен билгеләп үтәчәк. Әбиләре исә 110 яшенә җитеп вафат булган.
Бер гасырлык олы бәйрәме белән юбилярны котларга район башлыгы Александр Шадриков килде, Президентлар котлавын, бүләкләр тапшырды. Мәүлидә апага исәнлек белән гомер итүен, үткәннәре-күргәннәре өчен олы рәхмәтен белдерде.
Олы яшьлек юбилярның үзе турында сөйләгәндә, аның ачык күңелле булуын әйтергә кирәк. Балалары җырла әле әнкәй, дигәч тә, ул татарча, матур итеп, "Ага суларны" сузып җибәрде, Коръән китабыннан сурәләр дә укып бирде.
Мәүлидә апа 19 яшендә тормышка чыга, ире Нәбиулланың әтисе элек елларда волость башлыгы булып тора, тик тиф авыруыннан вафат булып, балалары ятим кала. Нәбиулла сугыш башлангач, 1941 елда, фронтка китә, әсирлеккә төшә, Германиягә озатканда, качып кала. 4ай Украина җирләре буйлап йөргәннән соң, ниһаять, партизаннар отрядына килеп кушылалар алар, аннары Украина фронтына эләгәләр. Набиулла абый атлар белән кораллар ташуга җаваплы итеп билгеләнә, бер задание вакытында минага эләгеп, аяклары каты җәрәхәтләнә, шуннан ул II төркем инвалид булып, 1945 елның август аенда, авылга кайта.
Сугышка киткәндә аның 3,5 яшьлек улы, 8 айлык нәни кызчыгы калган була. Иматдиновлар гаиләсендә барлыгы 8 бала үсә, бүген исә дүртесе генә исән. Йөзъяшәр Акъәбинең 9 оныгы, 14 оныкчыгы бар.
Ялгыз ике яшь бала белән калган Мәүлидә апаның сугыш еллары ачлыгы, ялангачлыгы белән истә кала. Кырда көрәк белән җир басалар, сыер җигеп салам ташыйлар, көндезге сменада эшләгән өчен ярты кило, төнге сменада эшләгән өчен 1 кило икмәк бирәләр ул вакытта. Сугыштан имгәнеп кайткан Нәбиулласы да тиз генә аягына баса алмый, аны тәрбияләү дә Мәүлидә апа җилкәсенә төшә. Шулай да уфтанмый, бүгенгәчә шушы сабырлыгын саклап, дәүләт тарафыннан төзелгән "ветеран өе"ндә матур гына яши. Балалары янәшәдә генә, киләләр, ярдәм итәләр.
"Аккан сулар кире кайтмый... яшь гомерләр дә шулай", дип җыр суза Мәүлидә әби. Һәм "никадәрле генә авыр булмасын, яшьлек-яшь чак, көчле чак шул ул",-дип өстәп куя.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 22:10Чүпрәледә "Хатын-кыз-милли илһам чыганагы" район бәйгесе узды Чара Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына, шулай ук 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде.2800
-
5 март 2021 - 11:17Матак урта мәктәбе мөгаллиме һөнәри бәйгедә катнашты Бәйгенең нәтиҗәләре март ахырында билгеле булачак.3200
-
5 март 2021 - 10:47Баскетбол буенча ярыштылар “Алтын” физкультура-савыктыру комплексында “КЭС - Баскет” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы узды.2800
-
5 март 2021 - 10:44Колпаков призына чаңгы ярышлары Район чаңгы базасында интернационалист-сугышчы, запастагы полковник, Чуваш Чүпрәлесе авылында туган Валерий Федорович Колпаков призларына чаңгы ярышлары узды.2300
-
5 март 2021 - 10:11Мөгаллимә Роза Роза Әһлиулла кызы Юсупованың бар гомере район тормышы белән бәйле.3400
-
5 март 2021 - 08:30Ана капиталы исәбеннән айлык түләүләр гариза нигезендә озынайтыла Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы яисә Пенсия фонды порталындагы шәхси кабинет аша тапшырырга мөмкин2800
-
4 март 2021 - 15:07Административ комиссиягә тәртип бозучы чүпрәлеләр чакырылды Утырышта административ тәртип бозулар буенча алты эш каралды.2700
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.9200
-
4 март 2021 - 09:03Якшәмбе көнне Иске Чүпрәле авылының үзәк урамнары ябылачак Хәрәкәт Май чабу бәйрәме үткәнлектән чикләнәчәк.3000
-
2 март 2021 - 15:01Чүпрәледә Россиянең атказанган рәссамы Миша Григорянның рәсем күргәзмәсе була Күргәзмә Россия Рәссамнар берлеге тарафыннан оештырыла.4800
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.19100
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!19000
-
24 февраль 2021 - 16:10Чүпрәле үзешчән сәнгать коллективы 3 нче урынны яулады “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“ уңаеннан оештырылган фестиваль-бәйге Апаста узды. Анда сигез районнан килгән һәвәскәрләр катнашты.4200
-
1 февраль 2021 - 13:24Эштә дә, ашта да бергә
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
5 март 2021 - 16:13Чүпрәле районында 8 Март алдыннан хатын-кызларны хөрмәтләделәрКүркәм традиция буенча, язгы бәйрәм - 8 Март алдыннан Чүпрәле районында хатын-кызларны хөрмәтләделәр.3000
-
5 март 2021 - 11:05Чүпрәле районы хатын-кызлар делегациясе Казанда тантаналы чарада катнаша"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясала.3900
-
3 март 2021 - 13:53Урман шавы - Чүпрәле районында яшәүче Мөбинҗан ага Мәхмүтовның тормыш җыры Кешенең тормышы табигать белән тыгыз бәйләнгән. Мөбинҗан Мәхмүтовныкы бигрәк тә. Чөнки ул яшеллек кочагында утырган Шланга авылында һәм урманчы гаиләсендә туган.12100
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.9200
-
3 март 2021 - 14:24ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институтында очрашу узды ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институтында Чүпрәле энциклопедиясе китабын тәкъдим иттеләр4200
-
5 март 2021 - 11:05Чүпрәле районы хатын-кызлар делегациясе Казанда тантаналы чарада катнаша "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясала.3900
-
5 март 2021 - 10:11Мөгаллимә Роза Роза Әһлиулла кызы Юсупованың бар гомере район тормышы белән бәйле.3400
-
5 март 2021 - 11:17Матак урта мәктәбе мөгаллиме һөнәри бәйгедә катнашты Бәйгенең нәтиҗәләре март ахырында билгеле булачак.3200
-
4 март 2021 - 09:03Якшәмбе көнне Иске Чүпрәле авылының үзәк урамнары ябылачак Хәрәкәт Май чабу бәйрәме үткәнлектән чикләнәчәк.3000
-
5 март 2021 - 10:12Гаилә бәхете – балалар белән Язмышларын авыл белән бәйләгән Айкиннар күптән түгел генә өченче балаларын алып кайттылар.3000
-
5 март 2021 - 16:13Чүпрәле районында 8 Март алдыннан хатын-кызларны хөрмәтләделәр Күркәм традиция буенча, язгы бәйрәм - 8 Март алдыннан Чүпрәле районында хатын-кызларны хөрмәтләделәр.3000
-
5 март 2021 - 10:09Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке – ана булуда Гөлия Рәмис кызы Нуртдинова тумышы белән Иске Чүпрәле авылыннан.2900
-
5 март 2021 - 08:30Ана капиталы исәбеннән айлык түләүләр гариза нигезендә озынайтыла Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы яисә Пенсия фонды порталындагы шәхси кабинет аша тапшырырга мөмкин2800
-
5 март 2021 - 10:47Баскетбол буенча ярыштылар “Алтын” физкультура-савыктыру комплексында “КЭС - Баскет” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы узды.2800
-
5 март 2021 - 22:10Чүпрәледә "Хатын-кыз-милли илһам чыганагы" район бәйгесе узды Чара Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына, шулай ук 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде.2800
-
4 март 2021 - 15:07Административ комиссиягә тәртип бозучы чүпрәлеләр чакырылды Утырышта административ тәртип бозулар буенча алты эш каралды.2700
-
5 март 2021 - 10:44Колпаков призына чаңгы ярышлары Район чаңгы базасында интернационалист-сугышчы, запастагы полковник, Чуваш Чүпрәлесе авылында туган Валерий Федорович Колпаков призларына чаңгы ярышлары узды.2300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика